Воскресенский урамында бәйрәмчә күңел ачып йөриләр. Көр атлар җигелгән зиннәтле фаэтоннарга купшы киемле ханымнар, симез купец хатыннары үзләренең бала-чагалары белән утырган. Аларның ашыгыч эшләре юк, шуңа күрә ашыкмыйлар; кучерлар да атларга тик ара-тирә генә чөңгереп куйгалыйлар.
Коляның йөрәге әрнеп куйды. Әнкәсен искә төшерде… Әнкәсенең гомер эчендә бер затлы күлмәге булмады. Болар шикелле күңел ачып йөрергә аның вакыты да юк. Тизрәк гимназияне бетерәсе иде. Серёжа абзыкае кебек, землемер булып алыр иде. Әнкәсе турында бик-бик кайгыртыр иде. Михнәт күрүдән котылыр иде бичаракай…
– Син нәрсә, көпә-көндез төш күреп утырасың? – дигән таныш тавышка ул уянып киткәндәй булды. Башын күтәреп караса – каршысында күм-күк күзле Серёжа Аксаков басып тора. Серёжа белән бергә аның тәрбиячесе Евсеич – мәһабәт кыяфәтле карт та килгән.
– Йокламыйм, уйга калганмын, – дип, оялчан гына елмайды Коля. – Утырыгыз!
– Уйга калгансың… – дип кабатлады Серёжа аның сүзен. – Кайберәүләр уй-хыялдан көләләр. Ә миңа калса, хыяллану – бик яхшы гадәт.
Коля да җанланып киткән сыман булды. Иптәшенең сүзләре аның күңеленә ятты. Ләкин оялчан холкы аңа сүз куертырга ирек бирмәде. Ул арада Евсеич та үзенең барлыгын сиздерде:
– Серёжа, сез биредә бик озакламагыз, ярыймы?.. Григорий Иванович кая булса да чыгып китмәгәе дим… Мин базарга барып кайтам. Хушыгыз!..
– Григорий Ивановичны син күптән беләсеңме? – дип сорады Коля, Евсеич киткәч.
– Гомер буе беләм кебек… ике ел инде, – дип, бик җанланып сөйләргә кереште Аксаков. – Бәлки, миңа гына шулай озак булып тоеладыр?.. Теге чакны Казанга мине әнием белән әтием китерделәр. Алар гимназиядә Упадышевский Василий Петровичны гына беләләр иде. Мине берәр яхшы тәрбияче карамагында пансионга урнаштырырга дигәч, Василий Петрович безнең физика укытучысы Иван Ипатьевичны тәкъдим итте. Шуннан мин аңарда яшәп калдым.
– Григорий Ивановичта түгелмени? – диде Коля, гаҗәпләнеп.
– Тукта, ашыкма, – диде Серёжа, көлеп. – Запольскийда шактый гомер яшәгәннән соң, берчак ул үзенең ярәшкән кызы янына өйләнергә китеп барды. Шуннан мин вакытлыча Григорий Иванович тәрбиясенә күчтем.
– Вакытлыча гынамы?
– Вакытлыча гына шул. Ә шулай да хәзер ул миңа абыем кебек. Беләсеңме, кем ярдәм итте? Ибраһимов.
– Ибраһимов! – дип кычкырып җибәрде Коля, шатлыгын кая куярга белмичә. – Ул быел да безне укыта. Латиннан түгел хәзер, югары арифметикадан һәм телдән керә. Дәрестә үк шигырь язарга өйрәтә, күнегүләр ясата. Шәп кенә уйлап чыгарган малайлар бар. Ә үзе нинди матур яза! Русларың бер якта торсын!
– Әлбәттә, шулай, – диде Серёжа. – Син беләсеңме икән, аны бит Казанның беренче шагыйре дип атыйлар. Мәскәү университетында укыган чакны ук славян теленең грамматикасын язган. Немецчаны һәм французчаны да шәп белә. Җитмәсә, үзе математик!
– Сиңа ничек ярдәм итте соң ул? – диде Коля, иптәшенең исенә төшереп.
– Әйе бит әле! Үзең беләсең, ул, дәрес биргәндә, һәрвакыт йөренеп тора. Ә мин класста яңа укучы идем. Шуннан бу минем янга килде дә сорау артыннан сорауны яудырырга тотынды. Башта славян грамматикасын сорады, аннан рус теленә күчте: һәр бүлектән сорый бу миннән. Җавап бирә-бирә хәлдән тайдым. Ә ул, башын селкә-селкә, елмаеп йөрүен белә. Кинәт минем кулдан менә шулай эләктерде дә, – Серёжа утырган урыныннан сикереп торды һәм Коляның кулына ябышты, – класс буйлап алып китте. Кая алып барганын да белмим. Ә ул мине беренче өстәл янына алып килде һәм шунда утыртты: «Менә сезнең урыныгыз шунда булырга тиеш!» – ди. Мин утырдым.
– Шәп булган! – дип куйды Коля, сөенеп. – Бик шәп. Ләкин Григорий Ивановичның ни катнашы бар соң монда?
– Нишләп булмасын? Ибраһимов бит Григорий Ивановичның иң якын дусты, әле Мәскәү университетында укыган чакта ук бертуганнар кебек яшәгәннәр. Аларның минем турыда кайгыртулары да уртак булды. Белдеңме инде? Запольский кайткач, киредән аның өенә күчтем, ә Григорий Иванович йөрәгемдә гомерлеккә калды.
Серёжа бераз вакыт дәшми торды һәм күңел түрендә яткан серне әйтергә булды, ахрысы:
– Григорий Ивановичтан күчкән чакта елаган да идем әле, – диде. – И орышты, и орышты үземне Григорий Иванович! «Нәрсә, Иван Ипатьевич кырысрак мөгамәлә кылыр дип куркасызмы?» – ди. Аның өчен түгелен… – Серёжа тотлыгып торган сыман булды. – Аны яраткан кебек, Иван Ипатьевичны үз итә алмаячагыңны ничек әйтәсең? Кайгыдан укуымның да рәте китте, шуның аркасында язын югары класска имтихан тапшыра алмадым.
Читать дальше