Ауропадагы бер ил миңа
Аеруча куркыныч тоела.
Аның омтылышларын күреп,
Ирексездән Карашымны читкә алам,
Чәчләрем үрә тора,
Бала йоннарым кабара....
Ул – Германия.
Күрәм аны –
Зирәк акыллар империясен,
Ауропаның иң түрендә утыручыны,
Үзәген биләүчене… күптәннән.
Ул тапкыр вә талантлы.
Аның аксөякләре үтә горур,
Хакимлек итүчеләре – тәкәббер,
Башка халыкларны санга сукмаучан,
Җитлегеп бетмәгәннәр дип санаучан,
Хәтта танылганнарын да.
Үз үкчәләре астында
Күрәләр барын да.
Көчле илләргә дә
Мыскыллы караш ташлыйлар.
Илләр арасында ул
Иң мәгърифәтлесе,
Завод-фабрикалары хәтсез,
Алар көн-төн эшли туктаусыз,
Һәм алар белән сәнәгатьчеләрнең
«Дөньяда бер мин генә көчле» дип яшәүче
Ерткыч ыруы идарә итә,
Алар мир үгезе булып үкерә,
Ат сыман кешни-кешни,
Үрле-кырлы сикерә.
Ул шултиклем тәкәбберләнгән ки,
Күкне штык белән
Төртеп тишәргә уйлаган.
Утыз ел элек үк
Империя генераллары
Сугыш башларга план корган,
Кораллар койган Һәм бу дөньяның
Астын өскә әйләндерергә
Әзер торалар.
Хакимнәре сөйли:
«Барлык ханлыкларны, халыкларны,
Ыруларны, кымыз ясагандай,
Гөбедә язар җай барып чыкса,
Дөньяда бер без генә хакимлек итәр идек.
Халыкларның бәхетле тормышын,
Бөек державалар язмышын,
Аяк астына салып, измәдәй изәр идек.
Дөньяның тоткасына,
Кендегенә әверелер идек.
Һәм, кымыз кәсәсен тибеп түккәндәй,
Бөтен кешелек ыруын
Эт типкесендә йөртер идек.
Һәм, әлбәттә, бөтен Җир шары
Безгә, хуҗаларга, салым түләр иде», –
Дип уйлый алар…
Дом-дом-дом!..
Дом-ини-дом!..
Фәнил Гыйләҗев тәрҗемәсе
Анемподист Иванович Софронов – Алампа (1886–1935) – якут язма матур әдәбиятына нигез салучыларның берсе, лирик шагыйрь, драматург, прозаик, публицист, саха халкының рухи юлбашчысы.
Ул Таатта олысының Дьохсогон авылында туа. Ытык-Күөл чиркәү-мәхәллә мәктәбен тәмамлый, шуннан соң Якутск шәһәрендә миссионерлар мәктәбендә белем ала. Абыйсы – укытучы Василий Иванович ярдәме белән Якут реаль училищесы программасын үзләштерә. Революциягә кадәр Якутск типографиясендә, «Якут өлкәсе» һәм «Якут тормышы» газеталарында хәреф җыючы булып эшли, балык промышленносте өлкәсендә хезмәт итә. Иҗтимагый-мәдәни тормышта активлык күрсәтә: театр һәм әдәби түгәрәкләр оештыра, якут телендә газета-журналлар чыгара. Совет власте урнашканнан соң, якут телендә дөнья күрә башлаган «Манча-ары» (1921) дип аталган беренче дәүләт газетасы һәм «Чолбон» («Чулпан», 1926) әдәби-нәфис журналының редакторы, Милли драма театры комиссары һәм Дәүләт киносы директоры итеп билгеләнә. «Холбос» дигән Булуң кооперативлар берлеге факториясен җитәкли. Гражданнар сугышы вакытында Якут халык-революцион ирекле отрядының сәяси бүлеге башлыгы урынбасары була.
Әдәби иҗат белән 1912 елдан шөгыльләнә башлый. Мәкаләләр, И. Крылов мәсәлләренең тәрҗемәләре – аның беренче иҗат җимешләре. «Ватан» исемле беренче шигыре бүген дә классик якут шигърияте үрнәге булып тора.
Алампа шигърияте чын күңелдән сөйләп бирү һәм җанны кузгатырлык көтелмәгән импровизацияләрдән, шагыйрьнең вазифасы турындагы әсәрләрдән, гражданлык һәм мәхәббәт лирикасыннан гыйбарәт. Алампа, җанында «Аллаһы салган очкын»ны йөртүче зат буларак, дөньяның каршылыклы халәтен үз шигъриятендә ачып сала.
1928 елда Алампа, милләтчелектә гаепләнеп, Архангельск шәһәренә сөргенгә сөрелә. Туган җиренә 1934 елда әйләнеп кайта һәм 1935 елда каты авырудан соң вафат була.
Ытык-Күөл авылындагы гимназия, Якутск шәһәрендәге һәм Таатта олысындагы урамнар А. Софронов исемен йөртә. Ытык-Күөл авылындагы «Хадаайы» музей-утарында шагыйрьгә һәйкәл куелган.
Туган илем ята кар астында,
Кабер туфрагына төренгәндәй,
Йөгерек елгамны боз каплаган –
Авырлыктан тын алалмый тора.
Минем яшел һәм караңгы тайгам
Кардан бүрек киеп йоклаган.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.