Шушы аралашуның нәтиҗәсе буларак, саха кардәшләребез бераздан үз телләрендә хәзерге татар шагыйрьләренең шигырьләреннән тупланган җыентык нәшер итте. Аны нәни генә антология дип тә атарлык. Шигырьләрне тәрҗемә итәргә өлкән буыннан алып яшьләргә кадәр танылган шагыйрьләр җәлеп ителгән.
Газинур Морат белән икебез саха кардәшләр тарафыннан «Олы кар сөенече» («Благодать большого снега») дигән халыкара шигърият фестиваленә чакырылгач, без, әлбәттә, анда булып кайткан яшьләрнең безгә юллама бирүен аңладык. Рәхмәт аларга да, хуҗаларга да! Яшьләр салган сукмактан да атлавы рәхәт. Саха кебек олы кар дөньясында сукмакларның әһәмияте исә тагын да зур.
Безне иң беренче нәүбәттә Саха Республикасы җитәкчеләренең үз әдәбиятларына яхшы мөнәсәбәте, кайгыртучанлыгы сокландырды. Төрле яклардан килгән шагыйрьләрне беренче көнне үк республика Башлыгы үзе кабул итте. Республиканың мәдәният һәм рухи үсеш министры да бездән аерылмады. Төрле очрашуларда аның, очкынланып китеп, саха телендә яттан шигырьләр укуын ничек онытасың?! Без шаккаттык, тик саха язучыларына бу хәл гадәти иде, ахрысы. Түрәләргә мөкиббән китү юк монда. «Элеккесе әйбәтрәк иде», – дип, кайсыдыр сукранып та алды.
Мәктәпләргә таралдык. Милли телләргә каршы һөҗүмнең кыравы аларга да тигән, билгеле. Әмма Казан белән чагыштырганда кечкенә генә Якутскида бишме-алтымы милли гимназия эшли, барлык фәннәрне дә сахача укыйлар. Мин барган гимназиянең уку-укыту эшләре мөдире булып республикада танылган шагыйрь Рөстәм Канженкин эшли иде. Яше утыздан әле генә ашкан, көче ташып тора. Укучыларның, бер-бер артлы чыгып, үз шигырьләрен укуында Рөстәмнең (сахалар да бу исемне кушалар икән!) өлеше, һичшиксез, зур.
Мәктәптәге бер зал нәкъ якутларның элеккеге тирмәсен хәтерләтә, анда этнографик әсбаплар, гөмбәзе каядыр өскә, җиде кат күккә ашкына, керүгә үк, саханың тарихи һавасы сине урап ала. Сахалар үзләренең тарихларына шулкадәр игътибарлы, мөкиббән, сакчыл; алар өчен ул – үткәннәр генә түгел, бүгенге чынбарлык та. Менә, кинәт дөмбәренә сугып, озын чәчле кам безне алышка чакырыр сыман. Шигъри алышка инде, әлбәттә! Бераздан без аның камлавын ишеттек тә. Тамак төбе белән җырлауны да тыңладык.
Чын-чынлап саха шигъриятенең тәмен тойыйм дисәң, сахаларның ватанын – кар дөньясын, кодрәтле Лена елгасын, иксез-чиксез тундраны, боланнар көтүен, төньяк котыпны күрергә кирәк. Шул чагында гына әлеге шигъриятнең якалары чишүле иркенлеген, кар сагышын, ярларны тутырып аккан гайрәтен аңлап буладыр.
Саха шигърияте самими, ихлас, монда артык бизәкләү, купшылык юк. Төньяк табигатенең кырыслыгы да хас аңа. Лирика эпик вакыйгалар белән үрелеп бара. Болар барысы да халык авыз иҗатыннан, үлемсез олоңхолардан килә. Әлбәттә, саха шагыйрьләре дөнья әдәбиятының казанышларын да яратып куллана, ләкин ул казанышлар, сурәтләү чаралары, әверелеш кичереп, карларга төренеп, нәкъ сахача яңгырый башлый.
Тамырлар нык. Кырыс җирдә үскән каен монда артык зифа булмаска да мөмкин, ләкин тамырының һәр тармагы газиз туфрагына шундый береккән, суырып кара! Билгә каганнар, Күлтәгиннәр, Чыңгызлар бүгенге саха яшәешенең тәңреләре булып янәшәдә яши, тормышның һәр өлкәсенә тәэсир итә. Алар ничек шигырьгә күчми калсын? Бигрәк тә яңа буынның иҗатында алар өскә чыга – милли горурлыкны тарихи мифларсыз уятып булмый, күрәсең.
Әлбәттә, саха да, шәһәр тормышына күчкәч, берничә буыннан соң үзгәрә, күбесе башка мәдәният җәтмәсенә эләгә. Ничә гасырлар дәвамында аларны балык белән туендырган җәтмә түгел бу. Анда күңелне алдый торган башка ризыклар. Тозаклар да гомер-гомергә урман җәнлекләренә куелган капкын-фәлән түгел, бөтенләй башка тозак. Ләкин табигать үз баласының асылын саклап калырга теләп тартыша, карыша…
Басым зур, глобаль дөнья капшавычлары монда да корбан кармалый. «Без һәрвакыт сезгә карыйбыз, – диде түрәләрнең берсе, – татарлар югары мөнбәрдән үз сүзен әйтсә, без сезне сүз белән дә, эш белән дә һәрвакыт хупларга әзер. Аркадаш халыклар без!» Әйе, сахада аркага пычак кадау гадәте юк. Тыл өчен борчылмаска була. Түрәнең сүзе хак: милли мәгарифне, милли мәдәниятне кысуга каршы Татарстан үз сүзен әйткәндә, безнең күрше тугандаш халыклар авыз йомып торганда, сахаякутлар һәрвакыт безнең белән бер сүздә булды.
Семён Даниловның туган авылыннан кузгалганда, караңгы төшкән иде инде. Милли киемле чибәр саха кызлары безне озатып калды. Кул болгыйлар, җырлыйлар. Үзәкләрне өзәрлек моң, безнең төрки күңелне назлый торган сүз агышы. Әйтелеше үзгә, әмма якын ул, яхшылап колак салсаң аңлашыла да сыман. Хәер, аны аңлар өчен, төрки телләрнең чагыштырма грамматикасын белү кирәк түгел, болай да аңлашыла – туганлык турында бу җыр, кардәшлек турында…
Читать дальше