Семён Данилов Зәки Нуриның партизан хикәяләрен, «Таныш булыгыз» дигән балалар китабын якут теленә тәрҗемә иткән. Казанга килгәч, Зәки абый белән өч төн буе яңа һәм иске китаплар, киләчәккә планнар турында сөйләшеп утырганнар. Һәм, әлбәттә, татар халык ашларыннан да авыз иткәннәр, аларда Семён Петрович якут ашлары белән ох-шашлык күргән. Зәки Нури да Якутскта яшәүче дустында кунак булган, 1975 елда ул Россия әдәбияты көннәренә килгән…
Татар әдәбияты классиклары Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Зәки Нуриларның әсәрләре якутча яңгырады. 2017 елда бездә якут телендә «Хәзерге заман татар шигърияте антологиясе» дөнья күрде. Бу җыентыкта Клара Булатова, Гәрәй Рәхим, Ренат Харис, Рәдиф Гаташ, Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Зиннур Мансуров, Мөхәммәт Мирза, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Ленар Шәех, Лилия Гыйбадуллина, Рифат Сәлах һәм Рүзәл Мөхәммәтшин кебек талантлы татар шагыйрьләренең шигырьләре урын алды. Әлеге искиткеч татар шигърияте шәлкемен Казан университеты профессоры Фоат Галимуллинның саллы фәнни мәкаләсе ачып җибәрде. Зур булмаган шушы томлык кардәш татар халкы шигъриятенең якут укучысы йөрәгенә юл табуын аермачык күрсәтеп тора.
Дөрес, узган гасырның 90 нчы елларыннан соң аралашу кимеде, ләкин якут һәм татар халыкларының үзара мөнәсәбәтенә яшьләр яңа сулыш өреп җибәрде. Яшь шагыйрьләребез Казанда узган төрки шигърият фестивалендә катнашты, ә яшь татар шагыйрьләре Якутскта узган «Олы кар сөенече» халыкара шигърият фестиваленең кадерле кунаклары бул-ды. Шунысы таң калдыра: нәкъ менә яшь якут шагыйрьләре Гаврил Андросов белән Рөстәм Каженкин һәм татар язучылары Ленар Шәех белән Рөстәм Галиуллин беренчеләрдән булып дустанә мөнәсәбәтләрне кире кайтардылар, ә хөрмәтле Ркаил Зәйдулла белән Газинур Морат ике төрки халык каләм ияләренең дуслыгын ныгыттылар. Гасырлар төпкеленнән килгән борынгы бәйләнешләрне яңартканнары һәм җанландырганнары өчен без аларга рәхмәтле. Төрки туганнарыбызга тартылу һәрвакыт йөрәкләребездә яшәде бит!
Әлеге зур булмаган «Якут шигърияте антологиясе»нә без якут әдәбиятының нигез ташларын салган классикларыбыз:
Алексей Кулаковский – Өксөкүлээх, Анемподист Софронов – Алампа, Платон Ойунскийларның әсәрләрен керттек. Алардан соң совет чоры якут шигърияте классиклары: халык шагыйрьләре Владимир Новиков – Күннүк Уурастыырап, Семён Данилов, Леонид Попов һәм Моисей Ефимов шигырьләре килә. Аннары бүгенге көн якут шагыйрьләренең шигъри шәлкеме тәкъдим ителә. Бигрәк тә яшьләребез иҗатына аерым игътибар бирәсем килә, чөнки алар белән бергә якут шигъриятенә үткәнгә һәм киләчәккә башка тарихи күзлектән карауның шифалы җилләре, нечкә лиризм һәм борынгы җыруларыбызның аһәңнәре килеп керә…
Без, хәзерге заман якутлары, күптән атлардан борынгы бабаларыбызның төшенә дә кермәгән «Боинг»ларга күчеп утырдык һәм гаять ерак араларны якынайтып яшибез. Алыс юлга җыенган чын күчмә халыкларга, җайдакларга хас булганча, бүгенге көндә безнең әйтер сүзебез һәм җырлар җырыбыз бар. Кем әйтмешли, юл булса, җыр була ул! Хәерле сәгатьтә!
Наталья Харлампьева, Якутиянең халык шагыйре
Якут әдәбиятының классик шагыйрьләре
Алексей Елисеевич Кулаковский – Өксөкүлээх Өлөксөй (1877–1926) – якут язма матур әдәбиятына нигез салучы, саха халкының рухи юлбашчысы, мәгърифәтче, шагыйрь, фәлсәфәче, фольклорчы һәм этнограф.
Ул Таатта олысының Дьохсогон авылында дөньяга килә. 1897 елда Якут реаль училищесын тәмамлый. Революциягә кадәр олысның инородецлар управасында укытучы, язучы, подрядчы булып эшли. Вакытлы хакимият тарафыннан Якут өлкәсенең Верхоян округы буенча комиссар итеп билгеләнә. Совет чорында фольклор җыю белән шөгыльләнә, матур әдәбият секциясен җитәкли, Якут АССРның Мәгърифәт наркоматында әдәби тәрҗемә комиссиясенең әгъзасы була, Якут педагогика техникумында укыта. 1925 елда Якут АССР хакимияте тарафыннан Баку шәһәрендә үткән беренче Тюркологлар корылтаена җибәрелә.
А. Е. Кулаковскийның иҗат чыганагы халык шигъриятеннән һәм рус классик әдәбиятыннан гыйбарәт. Ул, зур шәхес һәм күпкырлы талант иясе буларак, беренчеләрдән булып халкының, илнең һәм планетаның язмышын бердәй бәйлелектә тасвирлап, милләтенең иҗтимагый һәм көнкүреш тормышын эзлекле бәян итеп, милли характерларның әдәби типларын, әхлакый кыйммәтләр күзлегеннән чыгып, аларның үзара бәйләнешләрен, мөнәсәбәтләрен булдырып, шигъри юлларга сала. Вакыт белән сыналган, хәзер дә актуальлеген югалтмаган халык фәлсәфәсен югары поэзия биеклегендә укучыга тәкъдим итә.
Читать дальше