Аның 1900 елда басылып чыккан «Баянай әфсене» шигыре якут язма матур әдәбиятының беренче үрнәге булып исәпләнә. Киләчәкне алдан күреп язылган «Кам төше» поэмасы һәм данлыклы «Якут интеллигенциясенә хат» әсәре бүген дә актуальлеген югалтмый. Аларда автор якут халкын якынлашып килгән дөньякүләм кризиска һәм сугышларга каршы торырга, башка бөек халыклар белән бертигез рәткә басарга өнди.
Саха (Якутия) Республикасы Президенты М. Е. Николаевның 1992 елның 3 март Указы нигезендә Якутия халыкларының рухи мәдәниятен яңадан торгызуга зур өлеш керткән эшчәнлек өчен Саха (Якутия) Республикасының А. Е. Кулаковский исемендәге Дәүләт премиясе гамәлгә куела. Таатта олысының Дьохсогон гомуми белем бирү мәктәбенә, Якутсктагы Халыклар дуслыгы йортына, Якутск һәм Вилюйсктагы урамнарга А. Е. Кулаковский исеме бирелә. Якутсктагы Дуслык мәйданында һәм Та-атта олысының Ытык-Күөл авылында аның һәйкәлләре куелган.
Әй егетләр!
Әй кызлар!
Мин, биектә булган көе
Киләчәккә караш ташлап,
Дөньяга колак салдым,
Рухландым, илһам алдым –
Яшәү мәгънәсен аңладым.
Диңгез өстендә җылынып,
Зифа дуга сыман бөгелеп,
Көнчыгышта
Америка материгының
Шәйләнә сырты.
Анда яшәүче таза бәдәнле,
Нык беләкле, зирәк акыллы
Елгыр кешеләр һәрьяклап
Безнең тарафка
Күз ташлап йөз тотты.
Ни сәбәпледер, без, якутлар,
Аларны нык кызыксындыра
башладык.
Аларның уй-фикерләрен
Биләп алдык.
Әлеге фикерләр Баш түбәбезгә
Кунып җилпенә…
Шул мәл күз карашымны
Авыр сулаучы
Эре дулкыннар тарафына –
Охот диңгезенең көньягына
Юнәлдердем.
Шунда
Су уртасында
Бүленеп калган
Утрауларны күрдем.
Анда яшәүчеләрнең
Тормышы мәшәкатьле,
Яшәү рәвеше үзенчәлекле…
Үзләре төп сыман,
Буйлары кыска.
Егәрлекле, җитез,
Хезмәттә тырыш
Японнар болар.
Тик нигәдер самурай халкы да
Җаны-тәне белән
Материкка тартыла…
Хозурымны төньякка юнәлдердем –
Һәр көз саен ак чөй булып
Очучы кошлар юлына.
Күкне иңләп кыштан качучы
Торна вә ләкләкләр юнәлешенә…
Бу тарафта кемнәр гомер сөрүен
Җентекләп күзләдем.
Киемнәре ефәктән тукылган,
Башлары – такыр,
Күзләре ярык сыман тар.
Хатыннарының тәпиләрендә
Матурлык өчен
Гарипләндергеч
Калыплары бар.
Үзләре кырмыска күчедәй
Ыгы-зыгыда кайнап чыгалар,
Саны-исәбе юк аларның.
Нужа куудан, авыр эштән
Йончыган бу затларның
Йөзләре шулай ук
Безгә таба борыла.
Куллары шулай ук
Бу тарафка сузыла…
Дом-дом-дом!
Дом-ини-дом!..
Дом-дом-дом!
Дом-ини-дом!..
Шуннан Һинд океанының
Һималай тауларын
Әйләнеп үткәч тә,
Кыргыз җирләренә тимичә,
Фарсы туфракларына кагылмыйча,
Төрек иленә якын килмичә,
Урал тауларының дәү сырты артында
Җәйрәп ятучы дәү Россиягә
Текәлде карашым.
Алдын Каспий диңгезе терәткән,
Яннан Кара диңгез каймалап алган,
Аннан уратуын Урта диңгез дәвам иткән,
Хәтта Кызыл диңгезгә тикле үк барып җиткән.
Атлантик океан исә
Башына гүя яулык бөркәндергән.
Усал суыклар кагылмаучы,
Кышкы михнәтләрдән иза чикмәүче,
Күп вакыт җылылык бөркүче,
Шат, көләч, зәңгәр күкле,
Яшел чирәмгә,
Чәчәкләргә күмелгән җәйле,
Җирнең балкып торучы үзәге,
Иң татлы өлеше,
Әйтерсең лә планетаның киң маңгае,
Мәһабәт, бәхеткә тиенгән
Мәңгелек Ауропа!
Ул туксан гасыр бөек,
Сиксән гасыр шанлы,
Җитмеш гасыр алдынгы,
Иркен булып, җәелеп утыра.
Җирнең бу өлешендә
Халыклар саны хәтсез,
Милләт, ыру вә кабиләләр күп.
Аларның иң өлгерләре
Фән белән җенләнгән.
Шактый үрчегәннәр,
Шул сәбәпле халыклар
Үзара туктаусыз
Әрләшеп-талашып,
Алданып-алдашып,
Бер-берсе белән
Гел дәгъвалашып,
Һәлакәт каршында
Сыналып,
Кысрыкланып яши.
Без хәерчеләргә борылып,
Кызыгып карарга вакытлары да юк,
Безгә бер эшләренең төшкәне дә юк.
Безнең якларны күз алдына да
Китерә алмыйлар.
Әйтерсең лә без аларга
Балыкчының кирәксез җиһазы,
Яки бишенче тәгәрмәч сыман.
Инглизләр үз империяләрен
Җитәкләү белән мәшгуль.
Аларның хакимияте
Белеп эш йөртә,
Төрле ысуллар белән
Хәрәмләшеп,
Башка илләрне Үзара талаштыра
Һәм, җәнҗал чыкканын көтеп,
Азактан чит куллар белән
Үз кесәсен калынайту җаен таба.
Көчлеләрне үзара бәрелештерә дә,
Үзе чиста куллы булып кала,
Мәкерле караш белән
Читтән генә бага.
Берсеннән-берсе явыз,
Ыржайган тешле
Илләрнең, империяләрнең
Үзара бәрелешен Күзәтә
һәм Читләрнең фаҗигасеннән
Файда күрә.
Фабрикантлар, биржевиклар –
Иң тәмле телемне үзенә эләктерә…
Читать дальше