Array Collective work - Якут шигърияте антологиясе

Здесь есть возможность читать онлайн «Array Collective work - Якут шигърияте антологиясе» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: literature_20, Поэзия, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Якут шигърияте антологиясе: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Якут шигърияте антологиясе»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

«Төрки әдәбият» сериясеннән дөнья күргән бишенче китапта классик һәм хәзерге заман якут, ягъни саха шагыйрьләренең шигырьләре татар теленә тәрҗемәдә тәкъдим ителә.
Мәңгелек туңлык хөкем сөргән ерак тарафта көн күрүче кардәш төрки халыкның ялкынлы хисләре, тирән тойгылары һәркем күңеленә хуш килер.

Якут шигърияте антологиясе — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Якут шигърияте антологиясе», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Еракта каралып урман күренде дә акрын гына офыкка кереп югалды. Ботакларына чүпрәк тасмалар бәйләнгән ялгыз агач, изгелеген сакларга теләпме, әллә аерылу сагышыннанмы, юл читендә моңсуланып йөзен каплады. Кичке караңгыда да аклыгын җуймаган кырда бер учак кабынды. Нәни генә учак югыйсә, ә үзе шушы караңгыда җир белән күкне тоташтырып тора.

Өмет бар әле, утыбыз сүнмәгән…

«Кунак ашы – кара-каршы» дигән әби-бабаларыбыз. Без дә, саха шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп, шушы җыентыкны укучыбыз кулына тапшырабыз. Саха учагының җылысы, ылыс исе, төньяк елгасының сулышы аларда.

Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык шагыйре

Якут атка атланса…

Якут әдәбиятын чагыштырмача яшь язма әдәбиятлар рәтенә кертәләр. Безнең әдәбиятка нигез салган бөек Алексей Кулаковский – Өксөкүлээх ХХ гасыр башында «Баянай әфсене» шигырен бастырып чыгара, шул вакыттан якут язма әдәбиятының тарихы башлана да.

Якут, ягъни саха халкының, башка төрки халыклар кебек үк, беренче чиратта олоңхо-эпосларда теркәлеп калган, борынгы гасырлар төпкеленә китә торган шигъри традициясе бар. Безнең 30 мең шигъри юлдан гыйбарәт булган борынгы эпосыбыз эчтәлек, метафора, телгә алынган кече һәм зур хәрәкәтләрне детальләштерү, серле йолалар, канкойгыч сугышлар һәм мәхәббәт аңлатулар ягыннан караганда, шул дәрәҗәдә тирән ки, бу, бер яктан, халыкның дөньяга карашын күрсәтә, икенче яктан, аның рухи һәм көнкүреш тормышы энциклопедиясе булып тора. Олоңхода без Айыы аллалары пантеонын, Яхшылык һәм Яманлык чикләрен, йолалар уздыру эзлеклелеген, эчтәлеген һәм мәгънәсен, гореф-гадәтләрнең асыл тамырларын табабыз… Монда батырларның сугышы гына тасвирланмый, ул – Галәмнең барлыкка килү тарихы, биредә халыкның намусын һәм дәрәҗәсен тәшкил иткән әхлакый кыйммәтләр югары күтәрелә. Олоңхоның космик колачы кешегә үзен ком бөртеге итеп тоярга, ләкин шул ук вакытта дөнья һәм кешелек язмышы, гуманизм һәм әхлакый принциплар өчен җаваплы булырга этәрә. Дөнья халыклары эпосларын, шул исәптән Платон Ойунскийның «Ашкынучан Нюргун Батыр» олоңхосын тәрҗемә иткән күренекле тәрҗемәче Владимир Державин әйтүенчә: «Якут олоңхосы Гильгамешка туган тиешле… Тыйнак горурлыкка ия якутлар нинди хәзинәләре барлыгын белмәгәннәр…» Шундый зур байлыгы булган саха милләтенең халык авыз иҗаты традицияләре шигъри генә булмаган, ә фәлсәфи гомумиләштерүләргә кадәр барып җиткән. 2005 елда якут героик эпосы – олоңхо – ЮНЕСКО тарафыннан кешелекнең материаль булмаган мәдәни мирасы шедевры дип игълан ителде.

Әлеге вакыйгада хәзерге галимнәрнең биниһая оештыру эшчәнлеге дә чиксез, шул ук вакытта иң беренче чиратта монда олоңхоның кануни текстын әзерләп калдырган Платон Ойунскийның, эпосны рус теленә тәрҗемә итүне һәм китап итеп бастырып чыгаруны оештырган Семён Даниловның тырышлыгы аеруча зур.

Бездә «Якут атка атланса, җырчыга әверелә» дигән киң танылу алган мәкаль бар. Җайдакның тайга, баткаклыклар, сазлыклар аша озын юл узуы моңа сәбәпче булган. Ләкин якут озын юлны кыскарту өчен генә җырламаган – атта сәфәр кылу тормыш кыйммәтләре, шатлыклар һәм уңышсызлыклар турында фәлсәфи уйлануларга да этәргән. Ул бар көченә җырламаган, уйланып һәм гомумиләштереп, әкрен генә моңланган… Һәм шушы вакытта ул иҗатчыга әверелгән!

Тарихи яктан якут әдәбияты кыска вакыт аралыгында үсә – бер гасыр эчендә якут язучылары барлык жанрларны да үзләштерә, социологик, идеологик, кеше яшәешенең фәлсәфи тирәнлегенә караган киң темалар даирәсе билгеләнә. Фәлсәфи күзаллау күбрәк легенда һәм риваятьләрне әдәби әсәргә күчерү белән бәйле. Фольклор традицияләренең асылыннан чыгып караганда, якут әдәбиятында иң алда шигърият бара. ХХ гасырның 20–30 нчы елларында җыручы-импровизатордан шагыйрьгә күчү процессы бик тиз башкарыла, ягъни җыру традициясе якут шагыйрьләре иҗатында дәвам итә. Төрки шигырьнең борынгы традициясе буларак, иҗекнең архаиклыгы бүгенге көндә дә саклана. Ә аллитерация ХХ гасырның 50–60 нчы елларына силлабик шигырь белән алышына. Ләкин аллитерация якут шигыреннән беркайчан да юкка чыкмый, силлабик шигырь төзелешендә ул строфа эчендә, ахыр чиктә соңгы иҗектә сакланып килә. Бүген, минем карашымча, аллитерация яңадан туу чорын кичерә – күп кенә яшь шагыйрьләр аны якут шигъриятендәге иң мөһим алым дип саный һәм, мөмкин булганча, яңача куллана.

Якут һәм татар язучыларының дуслыгына нигез күптән салынган. Уртак тамырлы әдипләребез һәрвакыт бер-берсенә тартылган. Якутиянең халык шагыйре Семён Данилов 50 нче еллар уртасында Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укыган һәм Зәки Нури белән дус булган. Семён Петровичны аның белән иҗади дуслык кына бәйләмәгән, алар бер-берсенә ышанган һәм иҗтимагый-сәяси тормышта күп мәсьәләләр буенча фикерләре туры килгән чып-чын аркадашлар булганнар. Алар алышкан хатлар саклана. Ул хатларда күпме йөрәк җылысы, ышаныч һәм бер-береңә тугрылык бар…

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Якут шигърияте антологиясе»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Якут шигърияте антологиясе» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Якут шигърияте антологиясе»

Обсуждение, отзывы о книге «Якут шигърияте антологиясе» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x