Чишмәләре чыңлый колагымда,
Шул чишмәләр җырлый җанымда.
Мин чишмәләр булып җырлый башлыйм,
Бик кайтасы килгән чагымда.
Балачакта калган җырлар искә төшә
Сагынганда, күңел тулганда.
Кайтам әле, кайтам, кайтуымны
Көтеп торучылар булганда.
Мондагыларның күбесе
Минем кебек карт-коры…
Үз-үземне тиргәп ятам:
«Өйдә генә яткыры!»
Картларны алып киләләр
Бу больниска пачкалап…
Йөри алар коридорда,
Акрын гына баскалап…
Көнгә әллә ничә кабат
Анализ тапшыралар…
Кашыкларын тотып, аннан
Ашарга ашыгалар.
Ә аннары уколга йә
Туалетка китәләр,
Яталар, нидер йоталар…
Көн дә шулай итәләр.
Яннарында ак халатлы
Япь-яшь кызлар мәш килә…
Кызларны күргәч,
картларның
Күзләренә яшь килә…
Элекке батыр егетләр,
Элекке чибәр кызлар…
Бу картларны күргәч, йөрәк
Үзеннән-үзе сызлар…
Үземнең дә ул картлардан
Бер дә артык җирем юк:
Нинди генә ярам юк та,
Нинди генә чирем юк…
Исәннәргә картлык килә…
Мин аны белеп ятам.
Юк, картлардан көлеп ятмыйм,
Үземнән көлеп ятам…
12.09.2018
Тән өйрәнгән – атна саен
Мунчаны көтеп ала…
Мунча миче дөрләп яна,
Эссесе өтеп ала!
Су салуга чыжлап тора,
Җырлап тора ташлары!
Мунча хәзер бигрәкләр дә
Кирәк була башлады…
Шартлап яна каен утын,
Кулда – каен пиннеге!
Мунча кергәндә күренә
Ир-егетнең кемлеге!
Аркаң гына чыдасын да,
Пиннек кенә чыдасын!..
Мунчадан сихәтләнеп тә,
Яшәреп тә чыгасың!
Сафланасың, чистарасың…
Кулда – юкә мунчала…
Әй җәмәгать, җитәме соң
Үзең яккан мунчага!
Нәкъ менә минеке кебек
Шәп мунча сирәк шул ул…
Тик мунча, Тукайча әйтсәк,
Җанга да кирәк шул ул!
15.09.2018
Ә шулай да дөнья матур,
Ниләр генә дисәк тә.
Дөнья матур нишләсәк тә,
Янсак та һәм көйсәк тә…
Ничек гаҗәпләнмисең ди
Тылсым төсле бу эшкә –
Бу җиргә туу бәхете
Төшкән безнең өлешкә!
И дөньяның нигъмәтләре!
И дөньяның рәхәте!
Бу бит безгә дигән дөнья,
И Ходайның рәхмәте!
Рәхмәт укыйк әнкәйләргә
Һәм Ходайның үзенә! –
Тумаска да мөмкин идек
Бу якты җир йөзенә…
Ә шулай да дөнья матур!
Ул гел матур халәттә!
Матурлыкны аңлый белсәң,
Күрә белсәң, әлбәттә…
15.09.2018
(«Нур» театрында узган кичәмдә шагыйрә Зөлфия Ханнанова миңа бер кәрзин алма бүләк итте.)
Күчтәнәч алып килгәнсең!
Зур бер кәрзин! Туп-тулы!
Алмаларың карый минем
Күзләремә туп-туры…
Кәрзинеңә матур булып
Тезелгән иде алар,
Агачтан түгел, күңлеңнән
Өзелгән иде алар!
Бер карадым алмаларга,
Бер карадым күзеңә,
Алмаларың бигрәкләр дә
Охшаганнар үзеңә…
Бу алсу алмаларның да
Күңелләре актыр, ак…
Кайсын сайларга да белми
Озак тордым аптырап.
Зур бер кәрзин кызыл алма!
Юк, авыр тоелмады.
Казаныма алып кайттым,
Берсе дә коелмады…
Синең кызыл алмаларың
Төшә дә гел исемә,
Һаман да йөрим исереп
Алмаларың исенә…
10.11.2018
Әллә нинди генә көн бу:
Ни якты, ни караңгы.
Әллә болыт, әллә томан
Каплады күз карамны.
Әллә нинди хиссезлек бу,
Әллә нинди төссезлек,
Күңелемне биләп алды
Әллә нинди көчсезлек…
Мәңге шулай булыр төсле,
И күңелсез, и шыксыз…
Күңелем минем ялангач,
Күңелем бер ышыксыз.
Бүген бертөсле шикелле
Күңелем дә, көнем дә.
Күңелемне юатырга
Юк янда беркемем дә…
Көне шундый шул, югыйсә
Мондый идеммени мин?
Мондый гына юкка-барга
Яндым-көйдеммени мин?
Көннән генә булса ярый…
Башка сәбәп булмасын.
Күңелем дә, моңланса да,
Болай гына моңлансын…
Тузаннарын да туздырдык,
Гармунын да сыздырдык…
Бер дә узмас кебек иде,
Бу елны да уздырдык.
Күз ачып йомган арада
Бу ел да үтеп китте.
Гомеремнең йомгагын ул
Чуалтып, сүтеп китте…
Гомерләребезне тагын
Без бер яшькә озайттык!
Өстәлә өсте-өстенә…
Бу елны да озаттык.
Бу юлы да сизелмәде
Бу елның да узганы…
Хәтерләрнең сандыгына
Салып куйдык без аны.
Читать дальше