Мин еш кына синең хакта уйлыйм,
Ул уйлардан булмый котылып.
Синең белән, әткәй, бер ирләрчә
Сөйләшәсе килә утырып.
Ә сөйләшер сүзләр күп җыелган,
Мөлдерәмә алар җанымда…
Түгелергә тора күңелемдә…
Син генә юк минем янымда.
Синнән башка узды балачак та,
Синнән башка узды яшьлек тә…
Син мәңгегә балачакта калдың,
Кайталмадың күпме дәшеп тә…
Син истә дә, син истә дә түгел,
Белмим инде ниләр әйтергә?
Син яшь булып калдың күңелләрдә,
Япь-яшь булып калдың хәтердә.
Хыялларда калдың, сагышларда,
Шигырьләремдә һәм җырымда…
Син җанымда, әткәй, җанымдагы
Иң кадерле газиз урында.
Ишетәсең микән син, юк микән
Минем сиңа ниләр әйткәнне?..
Җитмешемдә сагынамын сине –
Кырык бердә киткән әткәмне…
7.09.2018
Мин сезнең белән бергәләп
Бер сафта атлаучыгыз!
Кирәктә – мактаучыгыз мин,
Кирәктә – яклаучыгыз!
Мин сезнең якын кешегез,
Мин сезнең якташыгыз!
Кирәк чаклар бик күп була,
Мине дә яклашыгыз!
Мин сезнең бер туганыгыз,
Мин сезнең юлдашыгыз!
Бер туфрактан, бер үк судан
Безнең бит юл башыбыз!
Якташларым, мин бит сезнең
Зимагур бер улыгыз!
Мин сезнең ханыгыз түгел,
Мин сезнең бер колыгыз!
Мин сезнең бер абыегыз,
Мин сезнең бер энегез!
Безнең бит бер нәселебез,
Безнең бит бер телебез.
Мин сезнең Уралдашыгыз,
Мин сезнең Сөндәшегез!
Теләсәм дә була алмам
Мин сезнең көндәшегез.
Бергә гомер кичерәбез –
Мин сезнең чордашыгыз.
Җырыбыз – бер, минем белән
Әйдәгез җырлашыгыз!
Мин сезнең бер җырдашыгыз,
Мин сезнең бер моңыгыз!
Бергә гомер кичерәбез,
Мин сезнең чордашыгыз.
Мин сезнең гомерлек бер
Иптәшегез, дустыгыз!
Дуслык кадерен белергә
Сез үзегез куштыгыз!
Кирәк булса тәнкыйтьләгез,
Кирәк булса мактагыз!
Салып кына таптамагыз,
Нахак бәла такмагыз!
Укыгыз мине, тыңлагыз,
Җиткәнче сабырыгыз!
Яратасызмы сез, юкмы,
Мин сезнең шагыйрегез!
Иркәләгез, кирәк чакта
Миңа бармак янагыз!
Кайчак көләч, кайчак елак…
Мин сезнең бер балагыз!
Мондый көннәр бик озакка
Сузылыр төсле иде,
Көннәребез гел рәхәттә
Узылыр төсле иде…
Миңа әле дә бу җәйләр
Озын, озындыр төсле…
Юк шул инде, җаным сизә:
Көннәр бозылыр төсле…
Күкнең дә төсе үзгәрә…
Элекке түгел төсле.
Үзгәрә дә куя көннәр…
Гел минем күңел төсле.
Яңгыр исләре дә килә,
Исә яңгыр җилләре…
Әйтәм аны агачлар да
Төн буена җилләде.
Көннәр бозылыр төсле шул…
Сулкылдап куя тәнем…
Татып та кала алмадык
Кояшлы җәйнең тәмен.
10.09.2018
Ничә көннәр ятам инде
Мин түшәмгә карап.
Әгәр болай озак ятсам,
Минем эшләр харап…
Булмый болай ятуымны
Берничек тә аклап…
Мин түшәмгә карап ятам…
Түшәм монда ап-ак.
Аклык та арыта икән,
Булмый озак карап.
Минем болай ятуларым
Китте озаккарак…
Үз-үземне тиргәп ятам…
Ахмак, димен, ахмак…
Дөнья тормый актан гына,
Түгел шул ул ап-ак…
Әлбәттә, аклык – яктылык,
Чисталык һәм пакьлек!
Аклык та арыта икән…
Менә сиңа аклык…
10.09.2018
Монда һәркемнең үз чире,
Һәркемнең үз уколы.
Һәрберсе чирле булса да,
Монда һәркем «укалы»…
Монда бик «тәртипле» халык,
Монда беркем шауламый.
Сиңа табиблардан башка
Беркем комачауламый,
Ачуыңны да чыгармый,
Нервыңда да уйнамый…
Телефоныңны сүндер дә
Ят, берни дә уйламый.
Кайчан ятар идең әле
Дөнья белән күзгә-күз…
Югыйсә көннәр буена
Бер кирәксез сүз дә сүз…
Әгәр бик уйлыйсың килсә,
Уй кемдә дә җитәрлек.
Бер уйласаң, ул уйлардан
Башлар Себер китәрлек…
Менә ничә көннәр инде
Кич була таң ата да…
Ни уйларга белми ятам
Мин шушы палатада.
10.09.2018
Туган якта туган авылым бар,
Авылымда туган өем бар.
Күңелемдә үзем белән бергә
Туган җырым, туган көем бар.
Туган якның иркен кырлары бар,
Яшел чирәме бар аунарга…
Сагынырга әти-әнием бар,
Якташлар бар мине аңларга.
Читать дальше