Чаптарлары булса, ияр җитми,
Яу чабарлык гайрәт, егәр җитми;
Алтын Урда кебек чорлар җитми…
Милләт уятырлык җырлар җитми…
Хәтерләрне бер туздыру җитми,
Камчы җитми, бер сыдыру җитми…
Сүнгән рухны бер кыздыру җитми…
Бүген безгә бер сызгыру җитми…
Үз арабыздагы берлек җитми,
Көрлек җитә бездә, хөрлек җитми…
Киңәшергә затлы бүрек җитми…
Безгә һаман акыл кереп җитми.
Шул җитмәгәннәрне аңлау җитми…
Хәлләребез, әйе, бик тә җитди…
Шушы уйлар баштан һич тә китми…
Бу шигыремә дә нидер җитми…
03.01.2018
Карлар ява, карлар ява,
Көннәр яктырсын диеп,
Күңелләр дә көннәр кебек
Көн дә ак торсын диеп…
Карлар ява, ак карларга
Без дә соклансын диеп,
Шушы аклык күңелләрдә
Озак саклансын диеп…
Карлар ява, бала-чага
Карда уйнасын диеп,
Олылар да кар яуганда
Бераз уйлансын диеп…
Карлар ява, гашыйклар да
Сөеп туймасын диеп,
Берсен-берсе яратканнар
Тизрәк туйласын диеп…
Карлар ява, карт шагыйрьнең
Йөрәге янсын диеп,
Шушы матурлык турында
Бер шигырь язсын диеп…
07.01.2018
Бик моңланган чаклар була,
Уйланган чаклар була,
Кулларыңа гармун алып
Уйнаган чаклар була.
Мин тартуга, моңнар тула
Гармунның күрегенә,
Гармунымның күрегенә,
Үземнең күңелемә…
Моңнар тулы гармунымның
Тышы да һәм эче дә.
Күңелдәге моңны гына
Ишетми бер кеше дә…
Югыйсә гармундагы моң
Минем моңнарым бит ул.
Шул моңнарны тибрәндергән
Күңел кылларым бит ул…
Хәзер инде моңланмаган
Чакларым сирәк була…
Моңланганда, шушы иске
Гармуным кирәк була.
09.01.2018
Сүрән генә, сүлпән генә
Ай нурына күмелде төн…
Өтеп ала күңелне төн…
Бигрәк суык бүгенге төн…
Ай моңаймый, ай пошынмый…
Бүген кышкы ай шушындый…
«Тыныч йокы!» диеп, минем
Колагыма ул пышылдый.
Нинди гүзәл төн буласы!..
Юк янымда ярым гына.
Юк, мин генә түгел икән…
Ай да бүген ярым гына.
19.01.2018
Акрын гына кояш байый,
Кызарып та алланып…
Күз дә алмый торам, шушы
Гүзәллеккә алданып.
Бу гүзәллек – күзләремдә,
Бу гүзәллек – йөземдә…
Бу гүзәллектән аз гына
Матураям үзем дә.
Бу гүзәллек – бу хәятнең
Искитмәле мизгеле!
Бу мизгелне сизә фәкать
Күңелләрнең сизгере…
Тик юк инде бу гүзәллек,
Бу гүзәллек – кичәге…
Фотода – шул гүзәллекнең
Кечкенә бер кисәге.
Тиз дә уза гүзәл мизгел,
Кабатланмый да бүтән…
Ә мин һаман, и хыялый,
Кабатланыр дип көтәм…
20.01.2018
«Язларымнан, җәйләремнән…»
Язларымнан, җәйләремнән,
Әйе, ераклашам…
Акрын гына көзләремә,
Әйе, яраклашам…
Якыная бара көзгә
Рухым, җаным, тәнем…
Хәзер инде ныграк тоям
Көзнең гамен, тәмен…
Көзләр ныграк чагылдыра
Күңел халәтемне…
Тагын хисләргә бирелдем, –
Ну шул гадәтемне…
13.10.2013–21.01.2018
Юлларыма карлар ява,
Туктамый бер минут та…
Яннарыңа бара алмыйм:
Мин бер суда, бер утта.
Яшьлектә дә юлларымда
Йә яңгыр, йә кар иде.
Яннарыңа карлар ерып
Барган чаклар бар иде…
Карамас идем карына…
Ах, яшь чакларым булса!
Очар идем яннарыңа,
Ах, яшь чаптарым булса!
Бара алмыйм яннарыңа…
Бер туңам да бер янам!
Син көт инде… Кар-бураннар
Туктар әле берзаман…
25.01.2018
Каеннарга кыш килешә,
Каеннар матур кышын.
Каеннарым нурга күмә
Күңелнең эчен, тышын…
Каеннар – кышкы агачлар,
Каеннар – кар төсендә.
Ак карлар да ак каеннар
Кышның бөтен төшендә…
Безнең якта таңнарны да
Ак каеннар аттыра,
Ак каеннар яктысыннан
Көннәр тизрәк яктыра…
Ә шулай да каеннар да
Көтәләрдер язларны…
Алар әле белми минем
Нинди шигырь язганны.
Әгәр белсәләр, яныма
Килерләр иде очып,
Алырлар иде уратып,
Йөртерләр иде кочып…
Читать дальше