Тәрҗемә практикасында оригиналдагы мөстәкыйль җөмләләрне берләштереп, кушып бирү очраклары да бар. Берләштерелгән җөмләләр, гадәттә, күләмнәре белән зур түгел һәм төзелешләре буенча гади булалар. Җөмләләрне берләштерү мондый факторларга бәйле: 1) җөмләләр арасында бәйләнеш бик тыгыз; 2) җөмләләрдә фикер бердәмлеге бар; 3) җөмләләрдә фикер тәмамланмаган; 4) берләштерүне стиль кагыйдәләре таләп итә; 5) берләштерүне тәрҗемә теленең грамматик үзенчәлекләре таләп итә. Бу факторлар аерым-аерым да, бергә дә килергә мөмкин. Мәсәлән: Небо прояснилось. Сразу стало светло (Н. Носов) җөмләләрен кушып тәрҗемә итү (Күк йөзе ачылып, дөньялар яктырып китте) ике фактор белән аңлатыла: 1) җөмләләр арасында тыгыз бәйләнеш бар (алар үзара сәбәп-нәтиҗә мөнәсәбәте белән бәйләнгән); 2) татар теле синтаксисына кечкенә күләмле ике гади җөмләне -ып/-еп хәл фигыль кушымчасы ярдәмендә берләштерү хас.
Түбәндәге мисалда да берничә факторның бергә килүен күрәбез:
Вот в чём, собственно, смысл моей профессии. Приносить радость людям, приближать осуществление их мечты («Т. н.»). – Кыскасы, монтажчы һөнәренең асылы менә шунда, ягъни кешеләргә шатлык китерүдә, хыялларын тормышка ашыруны тизләтүдә («Т. х.»).
Ләкин оригинал конструкцияләрен кушып тәрҗемә итү белән мавыгырга ярамый. Югыйсә бу теманың башында ук әйтелгән принцип – оригинал җөмләсе мөмкин булганча сакланырга тиеш дигән принцип – бозылачак.
ТӘРҖЕМӘ ТЕОРИЯСЕНЕҢ ЛЕКСИКА МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ
Төрле телләрдәге сүзләрнең гомуми һәм үзенчәлекле сыйфатлары һәм аларның тәрҗемәдә чагылышы
Сүзләрне тәрҗемә итү ысуллары төрле телләрдәге үзара тәңгәл сүзләрнең башка берәмлекләр белән бәйләнешендәге лексик мәгънәләренең үзенчәлекләренә нигезләнә.
Аларның төп мәгънәсендәге даими тәңгәллеге яки тәңгәл булмавы һәм бер телдән икенче телгә тәрҗемә иткәндә эквивалентлыгы яки эквивалент булмавы турыдан-туры сүзгә һәм аның лексик мәгънәсенең билгеләренә бәйле.
Сүзнең асылын ачып бирү аның грамматик һәм лексик мәгънәләрен билгеләү өчен нигез булып тора.
Сүзнең лексик мәгънәсе төп ике фактор белән билгеләнә. Беренчесе – сүзнең предмет һәм күренешләрнең гомуми һәм әһәмиятле билгеләре чагылыш таба торган төшенчә белән бәйләнештә булуы. Икенче фактор – һәрбер сүз телнең башка элементлары белән шундый мөнәсәбәтләрдә була: ул мөнәсәбәтләр әлеге сүзнең теге яки бу күренешләрне билгеләү өчен кулланылыш мөмкинлекләрен һәм аның башка лексик берәмлекләр белән бергә килә (бәйләнешкә керә) алуын хәл итә.
Сүзнең мәгънәләрен әлеге факторларга нигезләнеп билгеләү төрле телләрнең сүзләрен чагыштырып өйрәнүдә, аларның гомуми һәм үзенчәлекле сыйфатларын ачып күрсәтүдә һәм тәрҗемә мәсьәләләрен дөрес хәл итүдә зур роль уйный.
Төрле тел сүзләренең охшаш, бертөрле лексик-семантик сыйфатлары барыннан да бигрәк аларның туры, ягъни төп, беренчел, бәйсез, номинатив мәгънәләрендә чагылыш таба. Һәм киресенчә, үзара бәйләнештәге телләр сүзләренең аермалы лексик-семантик үзенчәлекләре, нигездә, күчерелмә, ягъни икенчел, фразеологик һәм синтаксик яктан бәйле, экспрессив-синонимик мәгънәләрендә чагылыш таба.
Сүзләрнең номинатив мәгънәләре – нигездә, предмет, сыйфат, эш-хәрәкәтләрне һ. б.ны атау өчен файдаланыла торган мәгънәләр. «Сүзнең номинатив мәгънәсе, – дип яза В. В. Виноградов, – аның башка мәгънәләренең һәм кулланылышларының терәге һәм иҗтимагый аңлаешлы нигезе».
Сүзнең лексик мәгънәләренең бу төрләре үзара бәйле, бер-берсенә керешәләр һәм берсен берсе тулыландыралар. Шуның өчен дә төп һәм номинатив мәгънәләрне, гадәттә, гомумиләштереп, номинатив мәгънә дип атыйлар, һәм аннан чыганак һәм номинатив мәгънәләр аңлашыла.
Нәкъ менә шушы – барыннан да күбрәк парадигматик һәм барыннан да азрак синтагматик яктан нигезләнгән төп номинатив мәгънә аркасында, төрле телләрнең семантик структуралары еш кына туры килми торган күп мәгънәле сүзләрен чагыштырып була. Д. Н. Шмелёв әйткәнчә, «бер телдәге сүзнең икенчел мәгънәләре икенче телдәге сүз үрнәгендә бу сәбәпле барлыкка килергә мөмкин: бу сүзләр, аларның гомумән семантикаларында аерма булуга карамастан, нәкъ шушы мәгънәләре буенча тиңләштереләләр дә инде».
Төп номинатив мәгънәле сүзнең предметны (күренеш, эш-хәрәкәт, сыйфатны һ. б.) турыдан-туры күрсәтүе, ягъни төшенчә белән туры бәйләнештә торуы, төрле телләрдә күп сүзләрнең төп мәгънәләрендәге тәңгәллекләре хөкем сөрүгә нигез була, һәм бу күренеш, бер телдән икенче телгә тәрҗемә иткәндә, төрле тәңгәллекләр билгеләргә мөмкинлек бирә.
Читать дальше