Үзиреклелек тәрҗемәченең оригинал телен яхшы белмәве яки бөтенләй белмичә сүзгә-сүз эшләве аркасында да була: тәрҗемәче, оригиналны аңлап бетермәгәнлектән, кайбер урыннарны бозып тәрҗемә итә яки, фантазиясен эшкә җигеп, язучы урынына үзе өстәп яза.
Нинди генә сәбәпләр булмасын, үзиреклелек чын, дөрес тәрҗемә принциплары белән сыеша алмый, һәм ул тәрҗемә практикасыннан бөтенләй төшеп калырга тиешле башбаштаклык күренеше итеп санала. А. Агатов сүзләре белән әйткәндә, тәрҗемәчегә чикләнмәгән ирек бирү тәрҗемәнең тәрҗемә икәнлеген онытуга китерә. Тәрҗемәченең иреклелеге икенче нәрсәдә – оригиналны югалтусыз бирү өчен, туган телдә тиешле чаралар эзләп табуга чикләнмәгән хокукы булуда. Димәк, тәрҗемәченең иҗат иреклелеге оригиналны – аның мәгънәсен, эчтәлеген, сәнгать үзенчәлекләрен – башка телдә мөмкин кадәр тулы итеп бирү өчен тиешле тел чараларын сайлап алу мөмкинлегендә.
Оригиналны икенче телдә дөрес, тулы гәүдәләндерүнең төп һәм беренче шарты – тәрҗемәченең ике телне дә камил белүендә. Бик яхшы тәрҗемә итү өчен, оригинал һәм тәрҗемә телләренең әдәби формаларын гына түгел, халыкның сөйләм телен, диалектларны һ. б.ны да белергә кирәк. Кыскасы, тәрҗемәче ике телне дә бөтен тулылыгы, нечкәлеге белән белергә тиеш.
Шуның өстенә тәрҗемәчедән оригиналда сурәтләнгән халыкның тормышын, тарихын (әгәр дә оригинал матур әдәбият әсәре яки, әйтик, тарих китабы икән) һәм, гомумән, оригиналда сүз барган вакыйга-хәлләрне шактый әйбәт белү таләп ителә.
Тәрҗемәдә бик әһәмиятле принципларның тагын берсе шуннан гыйбарәт: тәрҗемә дөрес, аңлаешлы, әдәби телдә булырга (аңлы рәвештә кертелгән гади сөйләм элементларын исәпкә алмаганда), тел нормалары бозылмаска, шуның өстенә матур әдәбият тәрҗемәсенең теле оригинал теле кебек үк җанлы, образлы, бай, эмоциональ булырга тиеш.
Йомгаклап әйткәндә, тәрҗемәнең төп принциплары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
• Тәрҗемәдә оригиналның эчтәлеген, мәгънәсен һәм идеясен максималь тулы, төгәл бирү зарур.
• Тәрҗемәдә оригиналның форма үзенчәлекләре, автор стиле, сәнгатьлелек, милли үзенчәлеге (матур әдәбият тәрҗемәсендә) мөмкин булганча тулы гәүдәләнергә тиеш.
• Тәрҗемә оригиналга стиле буенча һәм эстетик яктан тиң булганда гына матур була.
• Хәрефкә-хәреф тәрҗемә булырга тиеш түгел.
• Тәрҗемә – иҗади процесс.
• Тәрҗемәченең иҗат иреге – оригиналны тулы гәүдәләндерү өчен тел чараларын сайлауда чиксез зур мөмкинлекләр булуда.
• Тәрҗемәченең үзиреклелеге, башбаштаклыгы дөрес, төгәл тәрҗемә принципларына каршы килә.
• Тулы кыйммәтле тәрҗемәгә ирешүнең төп һәм беренче шарты – тәрҗемәченең ике телне дә: оригинал һәм тәрҗемә телләрен бик яхшы белергә тиешлеге. Тәрҗемәчедән шулай ук тәрҗемә ителә торган материалның эчтәлеген белүе, анда сөйләнгән вакыйга-хәлләрдән хәбәрдар булуы да таләп ителә.
• Тәрҗемә теле әдәби нормаларга туры килергә, аерым алганда, матур әдәбият тәрҗемәсенең теле оригиналдагыча җанлы, бай, эмоциональ булырга тиеш.
Тәрҗемә теориясе һәм практикасы өчен тәрҗемәнең төп берәмлеге яки тәрҗемәнең беренче элементы дигән төшенчәне билгеләү әһәмиятле, чөнки кайбер мәсьәләләрне дөрес яки ялгыш хәл итү әлеге төшенчәне төрлечә аңлауга бәйләнгән.
Бөтен әсәрне, текстны, хәтта бер битне генә дә тоташ тәрҗемә итеп булмый. Шунлыктан тәрҗемәче, гадәттә, оригинал текстын билгеле бер кисәкләргә, берәмлекләргә бүлгәли дә аларның мәгънә һәм сәнгатьлелек эчтәлеген икенче телгә шулай ук аерым берәмлекләр ярдәмендә күчерә. Әнә шул берәмлекләрне – тәрҗемә берәмлекләре дип, аларның иң күп кулланылганын исә тәрҗемәнең төп берәмлеге дип йөртәләр.
Л. Бархударов фикеренчә, телдәге һәртөрле берәмлек – фонемадан алып бөтен бер текстка кадәр – тәрҗемә берәмлеге булып тора ала. Шул ук вакытта тәрҗемә берәмлеге бер текст эчендә үк даими үзгәреп тора – ул әле сүз, әле сүзтезмә, әле җөмлә була. Бу фикер практикада раслана.
Тәрҗемәнең төп, чагыштырмача даими берәмлегенә килгәндә, теориядә бердәм фикер әлегә юк. Андый берәмлек – В. Россельс сүзләре белән әйткәндә, текстның тәмамланган кисәге яки текст кисәге; Е. Эткинд һәм Л. Н. Соболевча – фраза; В. Е. Шор, Н. И. Фельдман, С. Фәйзуллин фикеренчә – җөмлә, кайбер галимнәр карашынча – период (тезем).
Текстның тәмамланган кисәге яки текст кисәге дигән төшенчә аермачык түгел, шунлыктан аны төп берәмлек мәгънәсендә куллану тәрҗемә методларын эшләү өчен максатка ярашлы була алмый: ул үзирекле тәрҗемәгә юл ача.
Читать дальше