Иҗадилык тәрҗемә ителә торган материалның төрле жанрларында төрле дәрәҗәдә чагыла. Матур әдәбият тәрҗемәсендә, бигрәк тә поэтик тәрҗемәдә, күбрәк сурәтләү чаралары, образлылык элементлары белән эш ителгәнгә, иҗадилык башка төр материаллар тәрҗемәсендәгегә караганда шактый көчлерәк була. Фәнни әдәбият һәм аеруча эш кәгазьләре тәрҗемәләрендә, күбрәк терминнар белән эш ителгәнгә, иҗадилык чагыштырмача кечкенәрәк урын ала. Ләкин анда да сүз сайлау, җөмлә төзү мөмкинлекләре шактый зур.
Тәрҗемә теориясе һәм практикасы өчен тәрҗемәченең иҗат иреге белән үзиреклелеген, башбаштаклыгын бутамау, алар арасында чик үткәрә белү бик әһәмиятле.
Тәрҗемәче иҗаты бары тел өлкәсенә генә карый. Оригиналның эчтәлегенә, мәгънәсенә, сәнгатьлелегенә, стиль үзенчәлекләренә килгәндә исә, тәрҗемәче иҗаты турында бернинди сүз булуы мөмкин түгел. Тәрҗемәченең бурычы – оригиналның эчтәлеген, авторның фикерләрен, стилен икенче телгә мөмкин кадәр тулы, төгәл итеп күчерү. Тәрҗемәнең асылы шуннан гыйбарәт. Бу принципиаль әһәмияткә ия. Югыйсә кайбер тәрҗемәчеләр, иҗат иреге дигән төшенчәне ялгыш аңлап яки белә торып, оригиналны үзләренә ошаганча үзгәртәләр. Нәтиҗәдә әсәрнең мәгънәсе бозыла, автор стиле югала, ул тәрҗемәче кулы белән алмаштырыла. Монда инде тәрҗемәче иҗаты тел өлкәсенә, оригиналны икенче телгә мөмкин кадәр тулырак бирү максатында тел чаралары эзләү, сайлауга гына кайтып калмый, бәлки оригиналның бөтен эчтәлегенә, образларына, сурәтләү чараларына һ. б.га кагыла. Ягъни оригинал, тәрҗемәче теләгәнчә үзгәртелеп, яңадан эшләнелә.
Тәрҗемә тарихында авторны «төзәтү», әсәрне «бизәү», «шомарту» хәлләре шактый күп булган. Россиядә XIX гасырда «үз табигатеңә җайлаштыру» принцибы белән тәрҗемә итү зур урын алып торган. Андый тәрҗемә нәтиҗәсендә, әйтик, Көнбатыш язучылары руслаштырылган, әсәрләрдәге вакыйгалар Россия җирлегенә күчерелгән, Париж – Мәскәүгә, Пьер Иванга әверелдерелгән. Мондый төзәтүнең, ягъни әсәрнең үз җанын алып икенче җан кертүнең чын тәрҗемә эше белән бернинди уртаклыгы юк. Шунлыктан әдәбиятның алдынгы вәкилләре «төзәтеп» тәрҗемә итүләрне тәнкыйтьләп килгәннәр. Мәсәлән, А. С. Пушкин «матурайтып» тәрҗемә итүләргә каршы чыккан, тәрҗемәдә оригиналның милли сәнгать үзенчәлеген сакларга кирәк һәм мөмкин дип санаган, моны үзенең тәрҗемә практикасы белән раслаган.
Тәрҗемәченең иҗат иреге турында В. Г. Белинский сүзләре дә бик әһәмиятле. Ул, В. А. Жуковскийның мәгълүм формуласы белән бәхәскә кереп, тәрҗемәче иҗаты тел өлкәсеннән ары китмәскә тиеш дигән фикер белдерә: «Проза тәрҗемәчесе – кол, шигырь тәрҗемәчесе – көндәш, диләр. Көндәш дип әйтү яртылаш кына дөрес: тел, стиль, шигырь юлы, кыскасы, әйтелеш буенча гына көндәш, ләкин фикер, эчтәлек буенча түгел. Монысында ул – кол. Тәрҗемәче таланты ул – форма таланты, чит әсәрләрнең рухына төшенү һәм аларның матурлыгын тою сәләте булганда гына, әлбәттә».
Үзирекле тәрҗемә итүнең сәбәпләре берничә. Шуларның беренчесе укучылар чит әдәбият әсәрен туган телләрендә укысыннар, җиңелрәк үзләштерсеннәр, тулырак аңласыннар иде дигән теләктән гыйбарәт. XIX гасырда Россиядә үзенә күрә бер принципка әверелгән «төзәтеп» тәрҗемә итүнең нигезендә шушы сәбәп яткан.
Икенче сәбәбе тәрҗемәченең оригиналны ошатмыйча, теге яки бу урынын килештермичә, үзе теләгәнчә төзәтүендә, аерым урыннарын кыскартуында яки бөтенләй төшереп калдыруында. Мондый хәл хәзерге вакытта, мәсәлән, Россия халыклары телләреннән, шул исәптән татарчадан русчага тәрҗемәләрдә шактый еш күренә. Кайбер рус тәрҗемәчеләре, үзләренең иҗат иреген, тәрҗемәче хокукын кирәгеннән артык кулланып, чама хисен югалтып, тәрҗемә итә торган әсәрләрне үзләре теләгәнчә төзәтәләр, үзгәртәләр. Мәсәлән, Россия халыклары телләреннән рус теленә тәрҗемәләрнең кайберләре үзирекле эшләнә һәм шуның нәтиҗәсендә әсәрләрнең милли колориты, сәнгать көче кими.
Тәрҗемәченең үзиреклелегенә китергән сәбәпләрнең тагын берсе тәрҗемә эшенең авырлыгында: кайчак хәтта бер телдә әйтелгән фикерне икенче телдә белдерү үзеңчә, яңача әйтүдән дә кыен була. Менә шул сәбәпле кайберәүләр тәрҗемә итәсе урында язучы өчен иҗат итә башлыйлар. Бу хакта «Илиада» әсәренең (Гомер) тәрҗемәчесе Н. И. Гнедич гыйбрәтле сүзләр әйтеп калдырган: «…үзирекле тәрҗемә оригинал өчен түгел, тәрҗемәче өчен файдалырак… Бизәү, дөресрәге, Гомер шигырен безнең төскә буяп җибәрү бер дә авыр эш түгел, ул купшырак, зиннәтлерәк булып күренәчәк һәм безгә ныграк ошаячак, ләкин аны нәкъ Гомердагыча итеп, начаррак та, яхшырак та итмичә саклау – шактый кыен эш. Тәрҗемәченең вазифасы һәм хезмәте (бу хезмәт җиңел түгел) менә шуннан гыйбарәт. Квинтилиан моны аңлаган булган: «Шундый ук итеп эшләүгә караганда арттырыбрак эшләве җиңелрәк».
Читать дальше