1 ...8 9 10 12 13 14 ...27 Развитие, рост сүзләрен мәгълүмат чараларында күпчелек очракта үсү дип тәрҗемәләштерүдә дә механик эшләү чагыла. Мәсәлән, кайбер тәрҗемәчеләр инициативасы белән гарантияләр дә, саннар, җинаятьләр, бәяләр дә, руда чыгару да, журналларның тиражы да һәм тагын башка шундый күп нәрсәләр үсә. Мондый сүзтезмәләрдә татар теленең кагыйдәләре бозылмасын һәм мәгънәгә зыян килмәсен дисәң, гарантияләр ныгый, саннар арта, бәяләр күтәрелә һ. б. дияргә кирәк.
Оригинал сүзенә тәңгәллек сирәк очракларда гына табылмый. Андый хәл, нигездә, икенче бер халыкның көнкүрешендә яисә төшенчәләрендә булмаган җирле көнкүрешне белдерә торган сүзләрне тәрҗемә иткәндә була. Гомумтаралган күренешләрне, әйберләр, эшләр, хисләр, тойгылар һ. б.ны белдерә торган сүзләрне тәрҗемә итү, гадәттә, зур кыенлык тудырмый. Хәзерге милли телләрнең үсә баруы чорында бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү, аерым алганда, оригиналның лексик чараларына тәңгәллекләр табу мөмкинлекләре арта бара. Мәсәлән, Совет властеның беренче елларында татар телендә кулланылган күп кенә чит тел сүзләренең хәзер тәңгәллекләре бар.
Телләрнең лексик-семантик системаларының милли үзенчәлекләргә ия булуы лексик чараларны тәрҗемә итү эшен катлауландыра. Тәрҗемә процессында ике тел сүзләре арасында төрле характердагы мөнәсәбәтләр урнаша һәм тәңгәллекләр табыла.
Беренчедән, оригиналның бер сүзенә тәрҗемә телендә берничә сүз туры килә. Мәсәлән, голова татар теленә бер очракта баш, икенчесендә башлык, өченчесендә хуҗа, дүртенчесендә башлы кеше (вот это голова! – менә бу башлы кеше!), бишенчесендә акыл (человек с головой – акыллы кеше), алтынчысында ми (у него же нет головы – аның мие юк бит) һ. б. күптөрле сүзләр белән тәрҗемә ителергә мөмкин (без монда голова сүзе белән килгән фразеологик берәмлекләрне исәпкә алмыйбыз).
Икенчедән, оригиналның берничә сүзенә тәрҗемә телендә бер сүз туры килә: 1) переводить, 2) передавать, 3) воспроизводить, 4) воссоздать – тәрҗемә итү; 1) рождаться, 2) пробуждаться, 3) зарождаться, 4) возникать һ. б. – туу; 1) дыра, 2) отверстие, 3) пробоина, 4) брешь, 5) глазок – тишек; 1) есть, 2) кушать, 3) разъедать, 4) размывать, 5) подмачивать, 6) кусать – ашау һ. б.
Өченчедән, төп нөсхәнең бер составлы сүзенә – тәрҗемә телендә кушма яки тезмә сүз, кушма яки тезмә сүзенә бер составлы сүз туры килә. Структур яктан лексик чаралар арасында башка төрле тәңгәллекләр дә булырга мөмкин, әйтик, кушма сүзгә – кушма сүз, тезмә сүзгә – тезмә сүз һ. б. Мәсәлән: крикун – бушбугаз; ладонь – уч төбе; несбыточный – тормышка ашмаслык; мгновенно – күз ачып йомганчы; домработница – асрау; время от времени работать – эшләштергәләү; боеприпасы – сугыш кирәк-яраклары; однобокий – берьяклы.
Тәрҗемәдә оригинал сүзләренең мәгънәләре бозылу,
табигый булмаган, ясалма сүзләр куллану
Тулы кыйммәтле тәрҗемә принципларының иң әһәмиятле шарты – оригинал сүзен башка телдә дөрес бирү. Чыганак тел сүзенә зур саклык белән карап, тәрҗемә телендә аңа төп-төгәл туры килерлек тәңгәллек табу – оригиналның мәгънәсен һәм стиль үзенчәлекләрен тулы бирүдәге иң беренче таләп. Андый тәңгәллекне табуга исә югарыда сөйләнгәннәрне һәрвакыт истә тотып эшләгәндә генә ирешергә мөмкин. Русчадан татарчага тәрҗемә ителгән материалларда оригинал сүзенең мәгънәсен контекстка карап билгеләмәү, сүзлекләрдә теркәлгән эквивалентлар белән генә эш итү аркасында, беренчедән, мәгънә хаталары китә, икенчедән, авыр аңлаешлы яки бөтенләй аңлаешсыз, кытыршы әйләнмәләр, ясалма сүзләр барлыкка килә. Моңа мисаллар күп:
Сафин Илдарның һәм Әхмәтҗанов Альбертның мәкерле хәрәкәтләре барып чыкмый («Т. х.»); – Рейган, – диде ул шул ук программа буенча ясаган чыгышында, – мондый хәрәкәтләр өчен шәхси җаваплы, һәм ул аларны туктатырга тиеш («В. Т.»). Бу җөмләләрдә хәрәкәт сүзе дөрес кулланылмаган, ялгыш мәгънә нәкъ шуның нәтиҗәсендә килеп чыккан. Действие сүзенең берничә мәгънәсе бар. Шуларның берсе – кешенең гамәлләре, эшләре, икенчесе – физик җисемнәрнең, кеше әгъзаларының, бөҗәкләр һ. б.ның төрлечә хәрәкәтләнүе, нинди дә булса энергия сарыф ителү. Беренче мәгънә татар телендә эшләү, эш сүзләре белән, икенчесе хәрәкәтләнү, хәрәкәт сүзләре ярдәмендә белдерелә. Китерелгән җөмләләрдә действие беренче мәгънәдә – кешенең аңлы эше мәгънәсендә кулланыла, һәм аны татарчага эш сүзе белән (мәкерле эшләре, мондый эшләр өчен) бирергә кирәк иде. Тәрҗемәченең бу очрактагы хатасы – действие сүзенең контексттан аңлашыла торган мәгънәсен исәпкә алмауда һәм ул мәгънәне төгәл бирерлек сүз тапмауда.
Читать дальше