Мәгълүмат чараларында да, башка төрле материалларда да дистәләрчә еллар буе кисәтү сүзе актив кулланылып килә. Бу – предупредить сүзен ялгыш тәрҗемә итү нәтиҗәсе.
Предупредить сүзенең дә берничә мәгънәсе бар. Берсе – кешене нәрсәдән булса да кисәтү, саклау, нәрсә турында булса да алдан хәбәр итеп кую. Мәсәлән, баланы, шырпы белән уйнамасын өчен, ут чыгу ихтималы барлыгы турында кисәтеп кую. Икенчесе – алдан күрелгән чаралар ярдәмендә нәрсәне дә булса, мәсәлән, берәр төрле авыруны булдырмый калу. Өченчесе – берәр хәл булганчы, нәрсәне булса да алдан эшләп өлгерү, мәсәлән, берәр вакыйга булганчы, тиешле әзерлек күреп өлгерү. Татар телендә бу мәгънәләрнең һәркайсын белдерерлек аерым чаралар бар. Ләкин кайбер тәрҗемәчеләр, күпчелек очракта сүзнең мәгънәләрен ачыклап һәм тиешле тәңгәллеген эзләп тормыйча, һәрвакыт бер сүз – кисәтү сүзе белән генә эш итәләр. Мәсәлән: Һава торышына бәйле чирләрне кисәтүдә төрледән-төрле физиотерапия процессларыннан да шәбрәк чара юк («В. Т.»); Төп максат – хокук бозуларны кисәтү («В. Т.»). Беренче җөмләдә чирләрдән саклануда, икенчесендә хокук бозуларны булдырмау дисәң, татарча дөресрәк булыр иде.
Учиться сүзенең мәгънәләре татар телендә уку һәм өйрәнү сүзләре белән бирелә. Әмма кайбер каләм ияләре бу хакта онытып җибәрә: Ниндидер яңа нәрсә белән шөгыльләнә башлаганчы, башта моңа укырга кирәк («В. Т.»). Тексттан аңлашылганча, монда сүз өйрәнү турында бара, димәк, өйрәнергә кирәк булырга тиеш.
Рус телендәге сократить сүзе кыскарту, киметү, азайту мәгънәләрен белдерә, һәм аларны татарча шул сүзләр белән бирергә кирәк тә. Ләкин соңгы вакытларда матбугатта һәр очракта да кыскарту сүзе кулланыла: Күп санлы хезмәткәрләрне кыскарта башларга мөмкиннәр («В. Т.») (дөресе – киметә (азайта) башларга мөмкиннәр); Мәктәпләр кыскаргач, авылда төпләнгән укытучы чит җирләргә чыгып китәргә мәҗбүр була («М. җ.») (мәктәпләр кимегәч яки азайгач кирәк); Шушы кыска гына вакыт эчендә Татарстан китап нәшрияты… (аз гына вакытта кирәк).
Армиягә чакырылгач исә, Айрат хыялына кабат якынайды («Ш. К.»). Монда сүз армиягә алыну турында бара, һәм җөмлә Армиягә алынгач… рәвешендә төзелергә тиеш иде.
Чара барышында … Президент академикларны … таныштырды («В. Т.»). Чара мероприятие сүзенең уңышсыз калькасы буларак күп урында ялгыш кулланыла һәм аңлашылмый да: ул һәр конкрет очракта тиешле тәңгәллек белән белдерелергә тиеш – әлеге очракта сүз Фәннәр академиясе утырышы турында бара һәм җөмлә дә Утырыш барышында… формасында булырга тиеш иде.
20 июнь көнне Лесхоз авылында театрлар сабантуеның өченчесе үткәрелде. Алдагылары Әлдермештә һәм Арчада булган иде («В. Т.»). Бу җөмләдә журналист ал белән артны бутаган. Сүз үткән сабантуйлар турында бара һәм аларны шулай үткәннәре яки элеккеләре дип әйтергә кирәк иде: алар берничек тә алдагы була алмый.
Камил Зыятдинов республика халкына социаль ташламалардан баш тартмаска чакырып мөрәҗәгать итте («Ш. К.»). Бу җөмләдә сүз халыкны өндәү турында бара, һәм текст та …халкына …баш тартмаска өндәп мөрәҗәгать итте рәвешендә булырга тиеш. Тәрҗемәчеләр, журналистлар, гомумән, күбесенчә өндәү урынына ялгыш чакыру (русча призыватьның уңышсыз калькасы) сүзен кулланалар.
Авыл җирлекләрен тотрыклы төстә үстерү – ил иминлегенең нигезе («В. Т.»). Монда җирлек ялгыш кулланылган: авыл җирен яки авылларны кирәк иде.
Мөслимә хатын-кызларының беренче пленумы… җанлы үтте («Ш. К.»). (Ни өчендер мөселман хатын-кызлары түгел, ә мөслимә хатын-кызлары?!)
Остаз министры Ли Куан Ю килгәнен хәбәр иткән идек («В. Т.»). (Кем була торгандыр ул остаз министры – аңлашылмый!)
Элек мондый шартларда шөгыльләнү өчен Финляндия, Швеция һәм Канадага барырга мәҗбүр булганнар («В. Т»). (Нәрсәне аңлатадыр шөгыльләнү бу очракта – аңлашылмый: аны конкретлаштырып язарга кирәк иде.)
…операция аркасында кан агышы тулысынча торгызылды («В. Т.»). Кемнеңдер кан әйләнеше (йөреше) туктап торган икән дип уйларга мөмкин, шуңа күрә кан йөреше дияргә кирәк иде.
Яшьләр хәзер аракыны шешә тамагыннан гына эчәләр («Т. х.»). Рус телендәге горло (горлышко) сүзен ялгыш тәрҗемә итү нәтиҗәсе: шешә авызыннан дияргә кирәк иде.
Татарстанның кече һәм зур елгаларында… (радио). Татарча кече (яки олы) елга булмый: кечкенә елгаларында дип әйтергә кирәк.
Мәгълүмат чараларында көн урынына һава сүзен куллану гадәткә керде. Бу – рус телендәге погода сүзен ялгыш тәрҗемә итү нәтиҗәсе: ул татарча һава (һава хәле) яисә көн дип тәрҗемә ителә. Саф татарча җылы көн, салкын көн формасы кулланылырга тиеш. Әмма монда туган тел нормасы бозыла: Декабрьдә җылы, җепшек һавалар да күзәтелә («Ш. К.») (җылы, җепшек көннәр дә була дип әйтелергә тиеш).
Читать дальше