Габдулланың тәхеттә бишектәге сабый бала кебек тын да чыгармыйча утыруы да, Мамай кубызына биеп йөрүе дә олыс бәкләренә ошап җитми. Мукшы җиреннән Гарәбшаһ куып җибәргән Сәркиз белән Болгардагы Тугаш атлы бер бәк Урда ханының мәркәздәге сараена килде. Зарлары койма-капкалары җимерелеп беткән тол хатыннарныкыдай гел әрнүле.
– Илдә хаким бетте, яклаучы-саклаучы юк. Ата – улын, ана кызын белми. Ханнар туктаусыз алышынып торган тотрыксыз дәвердә яшәүдән дә бәхетсезрәк, өметсезрәк замана юк икән. Һәрбер түрә үз ягына каера, һәрбер олыс хуҗасы, ил казнасын талап, ана каз шикелле, бар байлыкны үз канаты астына туплауны хуп күрә. Алга карап, ил турында уйлап яшәү бетте. Ил өстендә хуҗа берәү генә булса, ул йортын талатмас, аны үз улына төзек, бөтен, берәгәйле итеп калдырып китү өчен ут йотар иде. Ә болай, ай саен йә атна саен хан-таҗдарлар алышынып торгач, ул вакытлы хакимдарлар ил турында кайгырта димени?! Аларга бит үз гомерләре, үз тәгамнәре якын. Талап калыйк, баеп калыйк дип, сасы көзән сыман котыралар. Яфрак ярып, яшь үсенте җибәреп утырган ямь-яшел агачларга су да сибүче юк. Ә сипмисең икән, йөзьяшәр имәннәр белән йөзьяшәр карагайлар да коргаксып егыла ул…
Боларның һәрбер сүзе кайнар энә урынына Габдулланың җанын өтеп ала, ул утлы таба өстенә утыртылган кебек боргалана, кыбырсый иде. Мукшы белән болгар халкы исеменнән килгән бу ике илченең дә һәр фикере якын аңа, күңеленнән алар белән ризалаша да иде. Ләкин авыз ачып җавап кайтарырга бер җае да юк бит. Сарайның һәр ишеге, һәр ярыгы саен эче мәкер белән тулы Мамай мирзаның уяу шымчылары тыңлап тора. Илчеләргә шәфкать күрсәттеңме, кичен сине Мамай җанкыярларының тотып суюы бар.
Илчеләрнең дә җавап көтә-көтә тәкате корыгандыр, иң беренче булып мукшы Сәркиз урыныннан купты.
– Сазаган кыз, чит-ят бала ярсып еласа да, ул сабыйны үз кулына алмас, аны юатмас, ди. Кара гавам хәлен җиде кат болытлар өстендә йөзгән хаким каян белсен? Иллә мәгәр барча адәмнәр дә сугым малы сыман бер карусыз түгел. Ятим бала җылынырга учак тапмый калмас. Үз илеңдәге чишмәне корытсалар, бичара бәндә балалары күршедәге сасыган күл суына ирен тидереп булса да сусауны киметә ул…
Сәркиз бәкнең кинаясе юкка булмаган бит, ул Мәскәү кенәзе Дмитрий чатыры астына баш тыккан да шунда чукынган, ди. Ә Тугаш бәк чәнечкеле дә, күмерле дә булган башка юлны сайлаган. Болгар илендәге пырдымсыз һәм үҗәт татар түрәләре Шәйбан олысыннан Хәсән атлы әмирне чакырганнар да, күмәк кубып, күз ачып йомган арада Сарай диварлары янына килеп җиткәннәр.
– Мамай дәвере бетте, безнең кулда – Алтын Урда өчен яңа тәсбих. Без Бирдебәк йә Хызыр хан шикелле җанкыярлар түгел. Алтын Капка ачык, Габдулла ханны чыгарып җибәрегез. Кан коймыйбыз. Ә Сарай тәхетенә үзебезнең ханны, Хәсән ханны кертеп утыртабыз.
Мамай-икейөзнең нәкъ мәркәзгә килгән чагы иде, ул дивар өстеннән даладагы төмәннәргә күз салды да ашыга-кабалана итекләрен киде.
– Боларның исәбен санап бетергесез. Кала эчендәге өч мең ясавылны алар тәгаменә калҗа итеп ташлыйк та Хәзәр капкасы аркылы ипләп кенә качыйк. Бүген безнең өчен күктә кояш тотылды. Иншалла, ул иртәгә кабат чыкмый калмас…
Мамай белән Габдулла хан әүвәл бергәләшеп Кырым тарафына чыгып качкан иде, ярты юлны үткәнче үк кабих мирзада яңа мәкер туган. Габдулла Кырымда җилән итәгендәге тузаннарын да кагып өлгермәде, Сарай хозурыннан утлы хәбәр килде:
– Мамай, Үкәк каласындагы бар гаскәрен күтәреп, Сарай өстенә барган. Хәсән кабат Болгар ышыгына чыгып качкан. Мамай мирза исә Сарай тәхетенә Мөхәммәт Бүләк атлы ханны күтәргән, ди…
Габдулла ул вакытны, япь-яшь, сау-сәламәт көенә «талак» сүзе белән куылып кайткан бәхетсез киленнәр шикелле үкси-үкси, идәннәрне, чирәмнәрне төйде. Яраланган бүрене көтүендә дә бер дә яратмыйлар, кайтып күрендеме – ботарлап үтерәләр. Әнә шуңа күрә ул кабат әтисенең олысына – Актүбәгә әйләнеп кайтмады. Мин-минлеген һәм ярсуын учларына бикләп, Кырымда калды.
Беренче чапкын, әллә нинди утлар эчендә яндырмыйча, тиз әйләнеп кайтты.
– Туктамыш хан, иң ерак почмакларга да чапкын куып, бик күп әмир вә бәкләрне янына җыеп алган. Кайсына яңа кала, кайсына олау-олау бүләк биреп, һәрберсен үзенең кыйбласына таба аудара, ди. Гади антны гына азсына, зур корылтай җыеп, ул гомумбигать китертергә, үзен каһан итеп күтәртергә исәп тота икән.
– Анысын мин күптән чамаладым, – дип, Карабәк ияк кагып куярга гына мәҗбүр булды. – Берьюлы ике Урдага йөгән ташлый алгач, Туктамыш бигате кешенеке төсле генә булмас инде…
Читать дальше