Тәбриз – тау сыртына камыр төсле, тәбикмәк шикелле җәелеп урнашкан кала. Мәчет манаралары урман сыман, гөмбәз астына качкан сарай-пулатлары санап бетергесез. Диварларының яртысы – бүрәнә, калган өлеше – комташ. Ул комташ диварлар мәңге яулый алмас, мәгърур кыя булып күренгәндер, Туктамыш үзе дә, ике кул – ике канатның сәрдәрләре булып килгән Идегәй белән Хазбулат та, хәтта мәрхүм Ырыс нәселе, адым саен ханның күз уңында йөрергә тырышкан Тимер Котлык белән Коерчык та югалыбрак калды.
– Җәяүлеләрне һөҗүмгә ташласак, ярты гаскәрне диварга менгәнче үк кырдыртып бетерәбез. Нинди корбаннарсыз ысул уйлап табасы соң? – дип мөрәҗәгать итте Туктамыш хан, барча төмәнбашларны да үз чатыры янына җыеп алгач.
Карабәк үзе белән Көңгер җигәнен дә ияртеп килгән иде. Яшьрәк түрә һәрчак ордым-бәрдем. Карабәк җиң очыннан да эләктереп өлгермәде, яу әтәче сыман, Көңгер чәчрәп чыкты:
– Әйдә, берьюлы биш туптан ядрәләр вә сиртмәле аткычтан [41] Сиртмәле аткыч – катапульта.
шәрҗир [42] Шәрҗир – эченә җир мае тутырылган чүлмәк.
ташлап карыйк. Диварлары нинди камырдан әвәләп өелгәндер, шуны сыныйк әүвәл. Безнең яктан бер генә дә корбан булмаячак.
Туктамыш туплар белән яу йөргән сәрдәр түгел. Аның өчен төп юаныч – кылыч, ук орышы. Гәрчә… гәрчә андый орышларда да үзен Бату хан яки Сүбүдәй баһадир итеп танытканы юк бит, Сауран яныннан өч мәртәбә көч-хәл белән генә чыгып качкан бәндә. Башка бәкләр бүлдерә күрмәсен дип, бик тиз кул изәде.
– Мәйлең, шайтан утың илә котсыз калдыр, әйдә. Безгә зыян килмәс…
Мәгарәдәй сузылган тынлыктан соң әүвәл колак ишетмәгән гарасат, аннары шул ук мизгелдә янартау төкереге шикелле утлы көлтәләр дә китереп оргач, Тәбриз эчендәгеләр генә түгел, хәтта боҗра булып яткан урдалылар да өнсез-ушсыз калды. Туп һәм сиртмәле аткычлар өчәр тапкыр телгә килүгә үк, каланың инеш ягындагы комташ диварлары ерымнар өстенә черек койма төсле ишелде дә төште. Анда берьюлы бишәр йөзлек алайларны һөҗүмгә ташлардай капкалар да хасил иде инде, Туктамыш хан әмер бирергә дә өлгерә алмады бит. Дивар өстендәге биек манарадан ап-ак әләм чыгарып болгадылар. Ул да түгел, манарадан олы күпер төште, җайдак пәйда булды.
– Төмәннәрне яуга ташламагыз! Солтанымыз янә Баһдад әтрафына чыгып качты. Тәбриз каласы Туктамыш ханга бигать китерәчәк!..
И күндәмнәр, имеш. Мәгърур ханга тугрылык вә буйсынучанлык күрсәтәләр, имеш! Соңарганнар, күрәзәлек кыла белмәгәннәр. Гап-гади сәрдәрләре ике йөз илле сандык көмеш төяп кайтса, шушы мизгелдә үзен Чыңгыз хандай җиһангир итеп тоя башлаган Туктамыш коры антка гына риза буламы соң!
– Алга, алга! – дип үкерде Туктамыш, үзен үзе белми котырынып. – Минем алда тез чүкмәгән өчен бу каланың нигезен калдырмагыз!
Тәбризне сигез тәүлек буена тол хатынны көчләгән шикелле акыртып таладылар. Әйтерсең лә Тәбриз – яраланып янга ауган ат йә бер дөя, ә Туктамыш яугирләре – кансыз сунарчылар. Сарай-пулатлары гына түгел, таланмаган келәт, җимерелмәгән лапаслары да калмады бугай. Кан исеннән котырынган ирләр кыз-кыркынны, яшь-җилкенчәк барча егетләрне ялан-кырга куды.
– Йөз мең саугат [43] Саугат – сугыш әсирләре. Тарихи язмаларда әсирләр саны 200 мең итеп күрсәтелә.
әзер! – дип җавап тотты күккә ашкан Идегәй.
– Урдага куыгыз да барча олысларга бүлеп таратыгыз! – дип әмерләде җиде кат болытлар өстендә йөзгән Туктамыш хан.
– Монда безнең кулга Камал Хуҗи ләкабле бер әсән дә килеп капты бит әле, олуг ханиябез, – дип аптыратты аны яраннары. – Ап-ак чәчле, чап-чал сакаллы булса да, нык күренә үзе. Ул дәрвишләр, суфилар кеби үк әүлия бит инде, аның җыруын барча гавам мөкиббән китеп тыңлый. Аны нишләтәбез?
Туктамыш, умарта күченнән котылырга җыенгандай, тиз-тиз кул селтәде:
– Соң, әүлиямы, әсәнме – ул да саугат инде. Җырулары йөрәккә май шикелле ярап куюы бар, Сарайга озатыгыз. Ил-көн хакындагы уйлардан арыган мәлдә бер тыңламый калмам…
Тәбриз көлтә-көшелләрдән бушатылган ындыр табагы шикелле тәмам такыраеп калгач, куян күрсәткән ау этләре урынына Урда җайдакларын янә өсләттеләр.
– Миранда илә Нәкыйчәвән калалары да безгә бигать җырлый. Аларын да идән чыпталарына тикле туздырабыз!..
Баһдад каласы ягыннан килеп өлгергәндә, Аксак Тимер үтә нык соңарган, Туктамышның әсирләрне куып кайтучы төп гаскәре Дәрьял тарлавыгын да, Тимер Капканы да кичкән иде инде. Котырынган әмир кайту юлындагы Туктамышның сыртын каплап баручы койрык төмәннәргә ыргылып карады да, үләксәдән тәм тапмаган ау этләре сыман кире борылып, Карабахта кыш кунарга калды.
Читать дальше