Хәсәнне ул яңадан туйда гына күрде. Ләкин инде Карабәкнең анда бер гаме юк, аны Идегәйнең кыяфәте җәлеп иткән иде. Нинди галәмәттер, утыз яшен тутырып килгән Идегәйдә моннан биш ел элек югалган Мамай мирза чалымнарын шәйләп шаккатты ул. Карабәкнең күңел көзгесе генә шулай, анда үч бар дип кенә нәтиҗә ясар идең дә бит, юк, әйгенәм, әнә бер үк төрле гәүдә, бер үк буйлар. Тегесе дә базыграк гәүдәле иде, әмма төптән юан. Бу да нәкъ шул. Соңгы елларда Мамайның чәче сирәкләнеп, баш түбәсе пеләшләнеп бетте. Идегәй яшь әле, аның чәчләре сагыз кебек ялтырап, бөдрәләнеп тора. Моның йодрыклары бала башы чаклы, беләкләре имән кәүсәсе сыман. Хәер, Мамай мирза да алышларда, орышларда бер дә сынатмады. Күз кабаклары, мөгаен, беркадәр аерыладыр. Мамайның күз кабаклары каш астыннан ук шешенеп, керфекләре өстенә төшеп яткан иде. Югыйсә Идегәйдә дә кысык күзләр, әмма каш астыннан төбәлгән карашында – яшен, ут бураны. Юк, бу бер сайлаган юлыннан чигенә торган йә төлке сымак койрык болгап йөрүче аумакай бәндә түгел. Туктамыш аңардан ни өчен кияү ясарга омтылуы аңлашыла. Әйе, ул Балтыкчының җанын кыйган өчен нык үкенгән һәм гөнаһын юмакчы булып кыланадыр булса кирәк. Идегәйне үз ягына аударса, аңа ияреп, барча мангыт кабиләсе, мал көтүе төсле, Туктамыш хан чатыры астына кереп баса. Ләкин менә Идегәйнең үзенә хан кияве булу ниләр өчен хаҗәт? Ул ни ота?..
Туй шәп итеп ягылган мунча кебек кыза-җанлана башлагач, бары да аңлашылды. Төп «туй бүләге» хакында Туктамыш хан үзе торып әйтте:
– Мин Идегәй киявемне үземнең угылым дип игълан итәм, һәм дә ки ул олуг хан чирүендәге сул канатның башлыгы итеп билгеләнә!
– Афәрин! Машалла! – дип үкерде барча ялагай, соран яраннар.
«Хурлык, оят!» – дип төзәтте күңеленнән генә зиһене булганнары.
Билгеле ки, алар берсен берсе ишетмәде.
Олыс чигенә аяк басканнар гына иде, атын сары күбеккә батырган чапкын каршы алды.
– Сөенче, сөенче, олуг әмиремез, синең угылың бар! Алтынчәч бикәмез сине таза, бөтен бәби илә көтә!
– Әттәгенәсе! Мәгыйшәтнең иңгә канат куя торган мондый сәгадәт чаклары да була икән! – дип, ияреннән сикереп, Карабәк бәхет китергән чапкынны кочагына алды. – Менә мондый сөенеч хакына яшәсәң дә була!
Олаулар ягына борылып күз салса, Айзирәкнең иреннәре кыстыбый читләре шикелле бүлтәйгән шул.
– Көнләшмә син, көнләшмә, җанкисәгем! – диде Карабәк, инде Айзирәкне арба өстеннән төшереп. – Синең дә менә шушылай мине сөендерер чакларыңны көтәм!
Ә ияргә менгәч, барыбер түзә алмады. Иелеп кенә Айзирәкне яңагыннан үпте дә чаптарының касыгына төртте.
– Мин китим, кулларыма алып багыйм инде тизрәк!..
Болгарның диварлары күптән сукыр түгел, яннан куян йөгереп узганны да ярканатлар төсле шәйләп тора. Карабәк ташкирмән эченә аяк баскан иде, аны Алтынчәч тә, кырнак кызлар белән ясавыллар да ихатага тезелеп каршы алдылар. Алтынчәчнең кулларында – ефәк биләүләргә биләнгән тиңсез бүләк. Актарып интекмәсен, җайсыз тиюе бар дигәннәрдер инде, сабый йөзен ачык калдырганнар. Биләү авызында кызгылт яңак, почык борын, бармак башыннан да җыйнаграк ике сызык ирен. Карабәкнең каткан уч төпләрен, кайнар сулышын да сизенгәндер инде, һич тә көтмәгәндә сабый күзләрен ачты. Аннары, нигә мине кисәтми-нитми күрсәтәсез дип рәнҗегән кебек, шактый яңгыравык тавыш белән елап җибәрде:
– Ү-у-ә-ә, ү-у-ә-ә!
Сабый тибенүгә, ефәк биләү астыннан арыш саламыдай сары чәчле нәни баш ачылды. Үзен тыеп тора алмыйча, Карабәк таш кирмәнне тутырып шатлык чәчте:
– Минем малай туды, минем угылым бар! Үзем кебек каралар рәтендә йөрмәсен дип, мин аңа Алтынбәк дигән шанлы исем кушам!
– Сугыш-казалар күрмәсен, бәхет-сәгадәт эчендә гомер кичерергә язсын бу нарасыйга, – дип, артта ясавылларның кайсыдыр пышылдады.
– Улыма орыш-афәтләрсез, түбәнлек-хурлыкларсыз гомер язса иде! – дип кабатлады Карабәк…
Теләкләре Ходай Тәгаләнең «амин» дигән чагына туры килмәгәндер, ике ай чамасы вакыт узуга ук, Сарайдан – Туктамыш ханнан – күңелгә ук булып кадалырдай хәбәр җибәрделәр.
– Аксак Тимер әмир миңа бигать китергән, алай гына да түгел, хәтта аркадаш булырга ант сулары эчкән Харәзем мәмләкәтенә бәреп кергән. Аның мәркәзе Үргәнечне яуламакчы булып, бер ай буе камап интеккән дә, теше үтмәгәч, кире борылган, ди. Иллә мәгәр, Кабул ягындагы пуштуннар илә әфганнарның фетнәсен бастыруга, кабат Үргәнечне тезләндерергә ният кора икән. Үргәнечтәге Сөләйман суфига ярдәмгә бер-ике төмән чирү җибәрмичә булмас. Күмәк карар чыгару өчен диванга дәшәм!..
Читать дальше