Алар җиңел генә биеп киттеләр. Нияз шул арада Көлемсәрнең исемен дә сорап өлгерде. Үзенекен дә әйтте:
– Менә таныштык та, – диде ул, Көлемсәрне биленнән ныграк кысып, сүзен дәвам итте:
– Мин сезне яхшы җырчы гына дип уйлаган идем. Сез әле менә дигән биюче дә икәнсез.
– Көләсез?!
– Ышаныгыз, чын күңелдән әйтәм.
Көлемсәр, бу сүзләрнең дөреслеген белергә теләгәндәй, Ниязның күзләренә күтәрелеп карады. Мондый күзләр алдый аламы соң! Аларның якын итеп, ничектер иркәләп, үз итеп карауларын Көлемсәр да аңламыйча, сизмичә булдыра алмады.
Көлемсәргә Ниязның күзләре генә түгел, аның бераз тузгып, дулкынланып торган чем-кара чәчләре дә, килешле борыны да һәм елмаю кунган иреннәре дә ошады. «Чынлап та, сөйкемле икән», – дип уйлап алды Көлемсәр.
– Сез дә бик җиңел биисез, – диде Көлемсәр.
– Сезгә әйтәсе сүземне авызымнан алып әйттегез. Сезнең белән бию җиңел дә… рәхәт тә.
Тора-бара биючеләрнең рәте сирәгәйде. Биюдән туктаган парлар Көлемсәр белән Ниязны күзәтә башладылар. Зал уртасында Көлемсәр белән Нияз гына калды.
– Безне күзәтәләр, – дип пышылдады Нияз һәм мондагы яшьләр өчен таныш булмаган «па»лар ясый-ясый биюендә булды. Көлемсәр дә, бу «па»ларны бик тиз отып алып, егеттән калышмый иде.
Музыканы туктату турында уйламыйлар да иде әле.
Көлемсәрнең озак биюдән башы да әйләнә башлады. Ләкин бу аны ашкындыра гына иде. Тәрәзә яныннан әйләнеп үткәндә, Көлемсәр стена янына баскан бер кешенең: «Син бу парны гына кара. Бер төптә өлгергәннәрмени?» – дип, күршесенә әйтүен аермачык ишетеп калды. Бу сүзләрдән соң ул бераз уңайсызланып та куйды.
Музыканың соңгы аккордлары яңгырады. Нияз биюне аякларын бер-берсенә шапылдатып бәреп, Көлемсәргә башын иеп тәмамлады.
Аларның биюләрен хуплап кул чабулар яңгырады…
Икенче көнне иртүк Нияз, леспромхоз директорына ияреп, урманга чыгып китте. Алар башка урманчылар белән бергә Яшел алан пунктында поезддан төштеләр. Паровоз урманны яңгыратып кычкыртты да, тирә-якны шаулатып, яңадан кузгалып китте. Бары тик көпчәкләр гөрелдәве генә көзге урман тынлыгында байтакка кадәр аермачык ишетелеп торды.
– Әйдә, кем, Нияз, урман эченнән генә үтәрбез, – диде Бәдри ага. – Аннан турырак.
Директор, көмеш тасма кебек рельслар сузылган юлдан бер якка төшеп, туп-туры куе урман эченә алып бара торган тар сукмакка борылды. Байтак вакыт дәшми-тынмый барганнан соң, Бәдри ага үзенең гадәтенчә сөйләнә башлады:
– Бүген кичен производство киңәшмәсендә бик җитди мәсьәләне хәл итәсе бар… Җитди мәсьәлә!.. – Ул тынып калды. Ләкин озакка түгел яңадан сүзгә кереште: – Бу турыда мин иң активист кеше булып саналган сал агызу мастеры Лапитов картка да әйтеп караган идем, ул да авыз эченнән генә: «Н-нда-а!..» – дип мыгырданып куйды.
Нияз сүзгә кушылмады. Леспромхозга бирелгән көзге-кышкы сезон планының көткәннән бик күпкә артык булуын һәм һәркемнең дә бары тик шул турыда гына сүз йөртүен ул кичә үк ишеткән иде инде.
Сукмак тайгак ылыслар белән капланган. Бары ара-тирә генә, юл аркылы боргаланып яткан еланнарны хәтерләтеп, шәрәләнгән тамырлар күренгәлиләр.
Директор алдан бара. Ул калкурак буйлы, таза гәүдәле, ярым хәрби киемнән. Үзен үзе тотышы, солдатларча нык һәм тигез атлавы аның армиядә хезмәт иткәнлеген сиздереп тора иде.
Алар урманның иң куе җиренә барып керделәр. Югарыда, агач башларын дулкынландырып, көчле җил исеп куйды. Андый чакта үзеңнән-үзең каерылып өскә, шау-шу килгән якка карыйсың. Анда ниндидер көч үзенең күзгә күренмәс мәһабәт кулы белән агач башларын сыйпап үтә кебек. Төз агачлар шаулап әле бер якка авышалар да, кабаттан тураеп, икенче якка иеләләр.
Бу шаулау вакыты-вакыты белән якынлашып килүче диңгез штормына охшап куя, ә кайчакта авыз эченнән генә җырланган ниндидер моңлы, сүзсез җырны хәтерләтә.
Урман шаулавыннан ук елның нинди вакыты икәнлеген ялгышмыйча белергә була. Бу инде язгы урманның күңелле, шат һәм дәртле шаулавы да, шулай ук җирнең сулыш алуын хәтерләткән куе, тоташ җәйге урман сөйләшүе дә түгел. Бу – буранлы салкын кышның якынлашып килүен сиздереп торучы көзге урман гүелдәве иде.
Нияз, шактый вакыт сөйләшмичә баргач, сүз башлады:
– Колак салыгыз әле, Бәдри ага, урман шаулый… Ишетәсезме?
Бәдри ага җавап кайтармады, бары тик елмаеп куйды һәм, «Шулаймыни?» дигән кебек, тавыш килгән якны эзләгән булып, тирә-якка каранып алды.
Нинди генә агачлар юк биредә! Менә Кырым тополенә охшаган куе һәм вак ботаклы карагай агачлары. Шунда ук үзләренең ныклыгы һәм озак яшәүләре белән дан тоткан мәһабәт имәннәр, эре яфраклы өрәңгеләр. Бераз читтәрәк күктә йөзгән ак болытларга таба ашкынып үскән зифа буйлы, алтын кәүсәле наратлар тезелеп киткән.
Читать дальше