Конферансье Көлемсәр башкарачак номерны игълан итте:
– Татар халык көе «Кара урман»…
Аның соңгы сүзләре көчле кул чабулар эчендә күмелеп калды. Бераздан шау-шу басыла төште. Шулвакыт арткы рәтләрдә хәрәкәт башланды, эскәмияләр шыгырдап куйды. Көлемсәр артта басып торучылар арасыннан Бәдри аганың таныш түгел бер егет белән, иелә-иелә халыкны ерып, әкрен генә алга таба үтүен күрде. Бәдри аганың концертка килүе Көлемсәрнең күңелен тагын да күтәреп җибәрде.
Алдагы рәтләрдә утырган егетләр аларга урын бирде. Бәдри ага, кояшта уңган кепкасын салып, сирпәйгән чәчләрен рәтләде дә Көлемсәргә карап елмайды һәм, күз кыскан сыман, ияк кагып куйды: хәзер инде, янәсе, башласаң да ярый.
«Шушы егет турында әйткәннәр икән», – дип уйлады Көлемсәр. Әле концерт башланыр алдыннан гына, автокран белән вагоннарга агач төяп торучы Люба Синицина, сәхнә артына йөгереп кереп: «Кызлар! Менә дигән чибәр егет килде. Концерттан соң, чур, беренче булып аның белән үзем танцевать итәм», – дип сикеренгәләп куйган иде.
Тәмир сыздырып уйнап җибәрүгә, зал тынып калды. Урамда буш прицебын шалтыратып узып киткән машинага да берәү дә игътибар итмәде, моңлы, көчле аһәңле көй агыла башлады.
Карурманнарга кердем,
Сызылып таңнар атканда шул –
Карурман кергәч…
Җыр халык белән шыгрым тулы бөркү залдан, ачык ишек һәм тәрәзәләр аша посёлокның тынып калган урамнарына ташып чыкты. Айның көмеш урагы урман өстендә хәрәкәтсез калган. Әйтерсең ул да бу җырны тыңлар өчен туктаган. Утлары сүндерелгән зал тәрәзәләреннән тышкы яктагы барлык нәрсә аермачык булып күренә иде. Әнә тәрәзәгә орынып, яшь каен агачы үсеп утыра. Ул йомшак кына искән җилдән дә тәрәзәгә таба иелә, әйтерсең лә аның да шаулап торган кара урман турындагы илһамлы җырны ишетәсе килә.
Ә җыр, тамашачыларның барлык хисләрен, тойгыларын яулап, һаман агыла да агыла:
Яратам урманда
Кошлар сайравын ла,
Нарат шаулавын…
Концерттан соң танцылар буласын белеп, яшь-җилкенчәк өйләргә таралмады. Шул арада кранчы Люба сәхнә артына йөгереп керде дә, Көлемсәрне кочаклап үпкәннән соң:
– Шундый, шундый матур җырладың, менә инде искитәрлек булды, – диде. Аннары чытлыкланып: – Хәзер мин кунак егете белән танцевать итәм, – дип, иптәш кызлары алдында киемнәрен рәтли-рәтли бераз бөтерелде дә кергәндәге кебек үк күз иярмәс тизлек белән сәхнә артыннан атылып чыгып та китте.
Көлемсәр залга чыкканда, урындыклар җыештырылган, идән су бөркеп себерелгән иде. Беренче вальс яңгырады. Яшьләр беркавым бии башларга кыймыйчарак тордылар. Ләкин бу тартыну озакка сузылмады. Менә уртага беренче парлар чыктылар һәм салмак кына хәрәкәтләр ясап әйләнә дә башладылар. Әкренләп биючеләр белән бөтен зал тулды:
«Люба, чыннан да, теге үзе әйткән «чибәр егет» белән бии микән», – дип, Көлемсәр залны караштыра башлады. Ләкин биючеләр арасында ул Любаны да, кунак егетен дә күрмәде. Көлемсәр җилкән кебек кабарып җилфердәгән тәрәзә пәрдәсен җыеп кыстырып куйды да саф һава бөркеп торган ачык тәрәзә янында басып калды. Күктә ай йөзә. Тик ул хәзер шактый югары күтәрелгән, хәтта бераз кечерәйгән кебек күренә иде.
Кемнеңдер искәрмәстән: «Мөмкинме?» – дип дәшүеннән Көлемсәр сискәнеп китте. Аның янында кунак егете басып тора иде.
– Рәхмәт, – диде егет, Көлемсәрнең күзләренә карап. – Сезнең җырлавыгызның ничек тәэсир итүен аңлатырга мин сүзләр таба алмыйм. Сезнең җырыгыз тормыш кебек гүзәл, мәхәббәт кебек көчле…
«…Тормыш кебек гүзәл, мәхәббәт кебек көчле». Бу сүзләр Көлемсәр өчен яңа булып тоелдылар. Көлемсәрнең бик күп җылы сүзләр ишеткәне бар, тик болары кебек күңелне җилкетеп куярлык серлеләрен хәтерләми. Башка вакытларда ул: «Алай ук түгел лә инде», – дип, кулын гына селтәгән булыр иде, ләкин хәзер Ниязга ничек дип җавап кайтарырга да белмичә аптырап калды. Егетнең серле итеп, бизәкләп әйтелгән бу сүзләренә каршы алай дип кенә җавап кайтару, ничектер, коры, урынсыз, хәтта ямьсез чыгар төсле тоелды аңа.
Нияз да вакытын белеп әйтелгән комплиментының Көлемсәргә ничек тәэсир итүен ачык сизенде һәм үзенең серле итеп сөйләшә белүеннән канәгатьләнеп тә куйды булса кирәк.
Көлемсәрнең биисе килми иде. Көне буе эштә булу, сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынланулардан ул шактый арыган иде. Бу минутта аның шулай тын гына, ачык тәрәзә янында иптәшләренең биегәнен генә карап торасы килә иде… Ләкин, Ниязга күтәрелеп карау белән, ул каршы килә алмады. Тирә-яктан аларга кызыксынып карап торучы кызларга күз төшереп алды да, ризалыгын белдереп, кулын Ниязга сузды.
Читать дальше