Кызларның берсе сүз кыстырып куйды:
– Көндез шәм яндырып эзләсәң дә диң, Бәдри абый.
Бар да шаулашып көлешеп алдылар.
Нияз бәйрәмчә киенгән кызларга карап алды. Алар, каш астыннан гына өздереп карап, «чибәр егет икәнсең» дигән сыман, хәйләкәр генә елмаялар иде.
Бәдри ага һаман кулларын селти-селти сөйләнә бирде:
– Кунакларны каршы алу, озатуга караганда, күңеллерәк нәрсә, шулай бит, кызлар? – Бәдри аганың ирен кырыйларында елмаю чагылып китте. –Тик кызганычка каршы, барлык кунаклар да бертөсле булмыйлар. Әйтик, тизрәк шылу ягын чамалыйлар.
Директор, бераз алгарак иелә төшеп, баскычтан менеп килүчеләр арасыннан Зарифны эзләде. Бик тә әһәмиятле сүз әйтергә җыенгандай, тамагын кырып куйды, бераз тик торды. Башкалар да тынып калды. Шуны гына көткән Бәдри ага ясалма җитдилек белән сүзен дәвам итте:
– Шулай моннан берничә ел элек бер егетне каршы алдым мин. Йә, мин әйтәм, егеткәй, бөтенләйгә кайттыңмы, дим. Әйе, ди бу. Эш сагындырды, рәхәтләнеп туйганчы эшлисем килә, ди. Безнең хезмәт фронтындагы җиңүләребезне хәтта дошманнар да танырга мәҗбүр булдылар, ди. Шул бөек эшкә катнашасым, үземнән лаеклы өлеш кертәсем килә, ди. Шул теләк белән кайттым, ди.
Бәдри ага, борын астыннан гына елмаеп, «Әйе, андый хәл булган иде шул» дигән сыман, башын түбән иеп, тигез генә атлаучы Зарифка карап алды.
– Бик шәп, мин әйтәм, бик шәп! Синең елгылар күптән инде армиядән кайтып бетте, дим. Көтә идем мин сине. Әллә, мин әйтәм, бөтенләй кайтмаска иттеме икән дип тә борчыла башлаган идем, дим. Юк, Бәдри ага, ди бу, үзем теләп калган идем. Алай булса, мин әйтәм, рәхим ит! Менә сиңа леспромхоз, теләсәң кем булып эшли бир. Теләсәң, мин әйтәм, мастер итеп куям. Моторларны да яхшы беләсең; теләсәң шофёр, тракторчы булып та эшли аласың. Безнең урман промышленностеннан бернинди профессия дә артмый. Токарьлар да, слесарьлар да, электриклар да, механиклар да, балта осталары һәм столярлар да, хәтта паровоз йөртүче машинистлар да…
Директорның сүзен раслап куйган кебек, якында гына паровоз гудогы яңгырады. Барысы да тавыш килгән якка борылдылар.
Дулкынланып торган диңгезгә охшаган күгелҗем урман өстеннән ак болыт булып бөтерелеп төтен күтәрелә иде. Күп тә үтми, озын-озын агачларны «хлыст» килеш төягән тар тимер юл поезды күренде.
Бәдри:
– Машинистлар, да, кондукторлар да, мин әйтәм, кирәк. Кыскасы, безнең урман промышленносте киң тармаклы, зур хуҗалык, дим. Әгәр дә инде, мин әйтәм, начальник-фәлән булырга телисең икән, рәхим ит. Берничә айга курска барып кайт та бетте китте… Шулай тату гына сөйләшеп, шушы тирәләргә җиткән идек инде, әй. – Директор куе нарат урманын кисеп туп-туры леспромхоз посёлогына таба сузылган таш юлга ишарә ясады. – Минем, Бәдри ага, ди бу, планнарым икенче төрлерәк иде шул, ди. Дөресен әйтәм, ди, күңелем ниндидер зуррак, әһәмиятлерәк эш тели, ди… Менә сөйләшеп кара син аның белән! Юк, юк!.. Мин аның башка җиргә китүенә үпкәләмәгән дә булыр идем. Мәкаль дә бит, кеше акылын ишет, үз акылың белән эш ит, ди. Тик безнең эшне аның шулай юкка чыгаруына, шулай, үзе әйтмешли, «ниндидер әһәмияткә ия булмаган эш» итеп санавына, әлбәттә, түзә алмадым. Ничек инде ул алай, мин әйтәм, кем, энекәш, дим?
Кем бакчасына таш атылганын Зариф шундук шәйләп алды. Чынлап та, ул чакны, үзе дә сизмәстән, кеше хәтерен калдырырлык сүз ычкындырып ташлаган иде шул. Аның бая директор искә алган сүзләре карт урманчыга шулкадәр нык тәэсир иткән иде, аны тәмам чыгырыннан чыгарган иде. Зариф ялгышканын үзе дә сизеп алган иде, ләкин соң иде. Хәтерендә: Бәдри ага үзеннән дә битәр урман өчен рәнҗеп яңа бишьеллык планнарның урман промышленносте алдында гаять зур һәм әһәмиятле бурычлар куюы турында, халык хуҗалыгы өчен агачның ташкүмер, нефть, металл кебек үк кирәклеге хакында кызып-кызып сөйләп киткән иде.
Әле хәзер дә шул вакыттагы сүзен дәвам иткән төсле «теге егет»не шелтәли иде директор:
– Әгәр ул егет тирә-ягына бераз гына күз салса да, андый сүзләрне сөйләмәгән булыр иде. Йә, әйтегез әле, безнең урман продукциясеннән тыш нинди генә промышленность эшли ала?.. Җавап бер: бер генә төрле промышленность та эшли алмас иде. Безнең урман поездларны чаптыра, пароходларны йөздерә, самолётларны очырта. Җир астыннан ташкүмер, рудалар чыгара; иң югары маркалы корычлар коя… Озын сүзнең кыскасы шул: колхозның иң гади арбасыннан алып могҗизалы моңнар чыгаручы музыка кораллары патшасы скрипкага кадәр агачтан эшләнгән…
– Сез, чынлап та, урман патриоты икәнсез, – диде Нияз, директорның сүзен бүлеп.
Читать дальше