Махмут Хасанов - Көзге йолдызлар астында

Здесь есть возможность читать онлайн «Махмут Хасанов - Көзге йолдызлар астында» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Көзге йолдызлар астында: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Көзге йолдызлар астында»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Язучы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәхмүт Хәсәновның бу китабына «Көзге йолдызлар астында» һәм «Урман шаулый» исемле повестьлары тупланды. Алар укучыларга әдәби мирас буларак тәкъдим ителә.

Көзге йолдызлар астында — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Көзге йолдызлар астында», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Ә ник?..

– Урманны шулкадәр яратуыгызга күрә әйтәм…

– Урманны яратмаска мөмкинме соң?! Борын-борын заманнардан бирле ул кешене туйдырган, һәртөрле куркыныч хәлләрдән саклаган. Урман – дәва ул, сәламәтлек чыганагы. Күкрәгеңне тутырып сула әле бер урман һавасын. Ипигә ягып ашарлык бит, билләһи. Бөек рус галиме Менделеев әйткән: урман утырту – илеңне дошманнан саклау шикелле үк изге эш, кешеләрнең урманга карата булган мөнәсәбәте буенча илнең культура дәрәҗәсен билгелиләр, дигән. Менә нәрсә ул урман!..

Директор бу сүзләрне шундый ягымлылык, шундый хис белән әйтте ки, кызлар да, Зариф та, Нияз да тын гына тыңлап барган җирләреннән каршыда калын стена булып калыккан урманга күтәрелеп карарга мәҗбүр булдылар. Шунда кызларның бер чаярагы, әллә «теге егет»нең Зариф икәнлеген сизенеп, әллә болай гына кызыксынып:

– Бәдри абый, сез әйткән егет урманда калдымы соң? – дип сорап куйды.

Бәдри ага җай чыгуга сөенеп тәртәне тиз генә икенче якка борып куйды. Барысы да, бигрәк тә бер кырыйданрак атлап килүче Ниязга ишетелерлек итеп:

– Урманга бер килгән кеше кире китә алмый ул, – диде.

Сөйләшә-сөйләшә, алар леспромхоз посёлогына ничек кайтып җиткәннәрен сизми дә калдылар.

Кызлар туп-туры клубка киттеләр. Бәдри ага Зарифның хәзер нишләргә җыенуы белән кызыксынды.

– Урманга китәм, – диде Зариф.

– Ничек? Концертта булмыйсыңмыни?

– Була алмам, ахрысы.

– Көлемсәреңне дә тыңлый алмыйсың, алайса?

– Башка вакытта. Эшләр бик тыгызланып китте әле. 308 нче делянканы иртәгә үк лесхоз кабул итеп алырга тиеш. Үкчәгә басып баралар бит. Делянканы кисеп китәргә дә өлгермибез – анда инде яңа яшь урман утыртылган була. Ә делянкада әле берничә штабель чыгарылмаган агач бар. Ике трелёвка тракторын шунда билгеләгән идем. Килү белән берсе туктаган. Чокерлары тузган. Түбәнге склад мастерскоенда да таба алмадым. Яңаны ясарга заказ биреп калдырган идем…

Зарифның китәргә йолкынып торуын күргән директор сүз озайтмады.

– Бар, алайса, – диде дә үзе кунак егете белән конторага таба борылды.

Зариф:

– Машина яки поезд туры килсә, бәлки әле кайтып та җитәрмен, – дип, механика мастерскоена таба атлады.

Көлемсәр тойгыларыннан әле һаман да арына алмый иде. Гаҗәп хәл! Бүген ул үз исеменең игълан ителүен түземсезлек белән көтеп алды. Леспромхозның карт урманчысы – хәзер конторада төнге каравылда торучы Бикмүш бабай – скрипкада татар халкының борынгы көйләрен башкарганнан соң, конферансье – клуб мөдире, – ниһаять, Көлемсәрнең исемен игълан итте. Халык кул чабарга кереште. Көлемсәр сәхнәгә чыкты. Кул чабулар тагын да көчәйде. Ул, сәхнә уртасында торган артлы урындык янына җиткәч, тыйнак кына баш иде. Аның озын авыр толымнары күкрәгенә шуып төштеләр. Көлемсәр аларны кул аркасы белән генә җилкәсенә этәреп куйды.

Иптәшләренең шат, көләч йөзләрен күрү Көлемсәрне дәртләндереп җибәрде. Балкып торган сәхнәдә аның ак челтәр якасыннан кояшта тигез булып янган яңакларына ниндидер тонык нур сирпелгән. Ул Көлемсәрнең йөзен тагын да ачыграк итеп, матуррак итеп күрсәтә иде. Бөдрәләнеп торган чәч бөртекләре арасыннан, тамып төшәргә торган чык тамчыларына охшап, кечкенә генә алкалары җемелдиләр…

Шул арада гармунчы Тәмир Солтанов та урындыкка чыгып утырды.

Киң җилкәле, тәбәнәгрәк буйлы, түгәрәк йөзле бу егетне леспромхозда бер генә дә белмәгән кеше юк. Тугыз-ун яшеннән әти-әнисез калып ятим үскәнлектән, аңа, укуын ташлап, урманга эшкә йөрергә туры килде. Шул елларда ук инде ул, кучер булып, кул арасына керә башлады. Леспромхоз директоры Бәдри аны беренче тапкыр төнлә белән урманнан кайтып килгәндә очраткан иде. «Ничек соң, егет, – диде ул, зурлар кебек арбадан аякларын салындырып утырган Тәмиргә. – Төнлә белән йөрергә шүрәлеләрдән курыкмыйсыңмы?» Тәмир исә эре генә: «Шүрәлеләр белән бала-чаганы гына куркыталар», – дип җавап кайтарды. Бәдри чын күңелдән рәхәтләнеп көлгән иде. Шуннан бирле директор аны үз малае кебек ярата башлады, аның турында һаман кайгыртты. Ул аны укытырга да теләгән иде, тик Тәмир аяк терәп каршы торды. «Бераз эшлим әле…» – диде. Хәзер Тәмир үзе дә кеше ярдәменә мохтаҗ түгел инде, тәмам егет булды. Алдынгы эшчеләрдән санала. Рәсеме Почёт тактасыннан төшми, узган сезонда комсомолга керде…

…Көлемсәр, Тәмирнең чын гармунчылар кебек тырыша-тырыша тезенә чуар корама ябуын күреп, көлеп җибәрә язды. Әллә зурлар белән бик иртә аралашудан инде, Тәмир вакыты-вакыты белән үзен бераз эрерәк тотарга ярата иде.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Көзге йолдызлар астында»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Көзге йолдызлар астында» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Көзге йолдызлар астында»

Обсуждение, отзывы о книге «Көзге йолдызлар астында» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x