Махмут Хасанов - Көзге йолдызлар астында

Здесь есть возможность читать онлайн «Махмут Хасанов - Көзге йолдызлар астында» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Көзге йолдызлар астында: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Көзге йолдызлар астында»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Язучы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәхмүт Хәсәновның бу китабына «Көзге йолдызлар астында» һәм «Урман шаулый» исемле повестьлары тупланды. Алар укучыларга әдәби мирас буларак тәкъдим ителә.

Көзге йолдызлар астында — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Көзге йолдызлар астында», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Якында гына пароход кычкыртты. Ул да түгел, вак куаклыклар белән капланган текә кыя артыннан үткен борыны белән су ярып килүче пароход күренде. Ул, ярдагы пассажирларны сәламләгәндәй, бер-ике сузып кычкыртты да пристаньга якынлаша башлады.

…Пароход артында эре-эре дулкыннар кала. Алар, лачындай ак пароходтан ерагайган саен сүнә барып, ярга таба тәгәриләр. Дулкыннарның кайберләре бая пароходны каплап торган текә кыя күләгәсенә дә барып җиткән, кояш нурында кызгылт-сары төскә кереп тәгәрәгән дулкыннар күләгәдә куе яшел төстәге җыерылган бәрхеткә охшап калганнар.

«Зур пароход Мәскәүдәндер», – дип уйлады Зариф һәм, пароходның исемен белергә теләп, аның ак күбекләр уйнатып әйләнгән көпчәге өстендәге хәрефләрне караштырды.

Пароход дебаркадер янына килеп туктау белән, пристань җанланып китте. Берәүләр төште, алар урынына яңа пассажирлар утырды. Каршы алу, озату ыгы-зыгысы башланды. Ниһаять, кырмыска оясы кебек кайнаган пристань тынып калды. Пароход та, шуны гына көткән кебек, сузып бер кычкыртты да Каманы урталай ярып югарыга менеп китте.

Зариф аны борылмадан күмелгәнче күзләп торды да ярдан түбәнгә атылды. Ул, пристань янына тукталмыйча, туп-туры Түбәнге склад конторасына китмәкче иде дә, леспромхоз директоры Бәдри ага очрап туктатты. Аның янында бер кулына чемодан тоткан, икенче беләгенә плащ салган таныш түгел бер егет тә бар иде.

– Менә, Зариф, таныш бул, – дип сөйләп китте Бәдри ага. – Иптәш… – Директор янындагы егетнең фамилиясен онытып та өлгергән иде булса кирәк, тотлыгып калды. – Иптәш безнең леспромхозга Киевтан урман промышленносте институтыннан килгән. Диплом эше язарга…

Бәдри аганың бу сүзләрендә үз леспромхозы өчен горурлануы сизелеп тора иде, гүя ул: «Күрдеңме, безнең леспромхозга тәҗрибә уртаклашырга киләләр. Ә син леспромхоз леспромхоз инде ул дигән буласың. Юк, егетем, бер дә алай түгел!» – дип әйтергә тели иде.

Зариф, исем-фамилиясен әйтеп, кулын сузды. Таныш булмаган егет тә, чемоданын җиргә куеп, Зарифка кул бирде:

– Нияз Галимов.

Бәдри ага үзенең шулай вакытлы-вакытсыз Түбән складка төшеп йөрүенә зарланган кешедәй сөйләнә башлады:

– Көз җиттеме, шул шкиперлар белән талашудан бушап булмый, билләһи! Шуны әйтәм әле: телеграмма артыннан телеграмма яудырып, ялынып-ялварып баржа аласың, анда да әле эшләп кинәндерәселәр түгел. Яртылаш төягән килеш таярга чамалыйлар, хәерсезләр. Сай, баржаны утырту куркынычы бар, имеш… – Бәдри ага, шкипер белән әйтешүен дәвам иткәндәй, тавышын күтәрә төшеп өстәп куйды: – Йоклама, күзеңне ачыбрак карап бар, берни дә булмас…

– Ничек, җайладыгызмы соң? – диде Зариф.

– Рәтләнде әнә… – Ул зур баржа ягына күрсәтте. Анда бер-берсенә ялганган транспортёрлар буенча штабельләр яныннан баржага таба фанерга дигән юан авыр каен чүрәкләре агыла иде. Директор сүзен дәвам итеп өстәп куйды:

– Үзем төшеп яхшы иткәнмен әле. Менә иптәшне дә очраттым…

Директор әледән-әле леспромхоз ягыннан килә торган юлга караштырып алгалый иде.

– Конторага шалтыраткан идем, машина каядыр чыгып киткән, кайту белән җибәрергә куштым. Хәзер килеп тә җитәр инде…

Кунак егете текә ярларга, төз наратларга күз йөртеп алды да:

– Еракмы соң? – дип сорап куйды. Леспромхоз посёлогының күп булса өч-дүрт чакрым чамасы ераклыкта икәнен белгәч:

– Бәлки, урман эчләтеп кенә атлый торырбыз, – дигән тәкъдим кертте. – Әйберләр дә авыр түгел, урманыгыз да бик матур күренә.

– Әһә, урман дисең, алайса! – Директор кулларын угалап куйды. – Урман диген, әй! Менә монысы миңа ошый, ичмаса. Дөрес, кем, Нияз энем! Урманны сөяргә, яратырга кирәк…

Алар басып торган баскычтан күтәрелеп килүче бер төркем кызлар күренде. Кызлар, килеп җитәрәк үзләренә таныш булмаган егетне күреп, адымнарын әкренәйттеләр дә бер-берсенә сораулы караш ташладылар. Кызларга хас шуклык белән кычкырып исәнләшкәннән соң, араларыннан берсе, Бәдри аганың бернинди улы юклыгын белсә дә:

– Нәрсә, иптәш директор, әллә улыгыз кайттымы? – дип шаяртып сорап куйды.

– Шулай шул, кызлар! Улым кайтты. – Директор хәйләкәр генә күз кысып алды да сүзен дәвам итте. – Кече улым. Моннан ике ел элек олы улым «кайткан» иде. Әйеме, Зариф?!

Алар, кызларга ияреп, такта басма буйлап югарыга таба күтәрелә башладылар. Менүчеләрне озаткандай, басмалар күңелле генә шыгырдап калалар иде.

Бераз менгәч:

– Ничек, кызлар, концертка барасызмы? – дип сорады директор. Аннары кунак егетенә таба борылды. – Менә, Нияз, таныша тор. Безнең леспромхоз кызлары. Кара син аларны!.. Бездәге кебек кызларны җылап эзләсәң дә табалмассың…

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Көзге йолдызлар астында»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Көзге йолдызлар астында» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Көзге йолдызлар астында»

Обсуждение, отзывы о книге «Көзге йолдызлар астында» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x