Урманның бу җирләренә кояш нурлары да бик сирәк үтеп керәләр. Монда һава дымлы, тирә-яктан урманның хуш исе аңкый…
Урман эченнән аермачык булып шау-шу ишетелә башлады.
– Эһе! Ишетәсезме?.. Якынлашабыз. – Бәдри ага кулы белән алга таба күрсәтте: – Анда безнең беренче поток шаулый.
Бераздан алар мәш килеп торган зур аланлыкка килеп чыктылар.
– Менә ул данлыклы беренче поток. Кара син аны! Бу поток, әй, тугыз ай буена инде леспромхозның күчмә Кызыл байрагын үзендә саклый.
Директорның йөзендә канәгатьләнү тойгысы балкый иде. Ул изүләрен чишеп җибәрде һәм, эшнең барышын яхшырак күрергә теләп, ахрысы, тип-тигез итеп киселгән түгәрәк өстәл хәтле зур нарат төбенә менеп басты. Аның тәҗрибәле күзләре гигант цехның – лесосеканың – ничек эшләвен, нинди ритм белән тибүен шунда ук билгеләделәр:
– Молодцы, әй!..
Чыннан да, күңелне алгысытып куярлык күренеш иде бу. Аланлык хәлиткеч бәрелеш барган сугыш кырыен хәтерләтә иде. Һавадан очып килүче снаряд, мина шартлагандагы кебек тавышлар чыгарып, электр пычкылары чыжылдый. Шунда ук бомба гөрселдәвен хәтерләтеп, бер-бер артлы агачлар ава. Берничә урында, һавага саргылт-кара янгын төтене бөркеп, ботак өемнәре яна. Акрын гына искән җил белән лесосекага таралган шул куе төтен эченнән, атакага күтәрелгән танклар кебек, берьюлы дистәләрчә юан агачларны бөтен килеш тагып КТ-12 маркалы трелёвка тракторлары килеп чыгалар. Самолётлар гүләвен хәтерләтеп, күчмә электростанцияләр эшли. Тимер юл платформалары янында берничә колач юанлыгындагы имәннәрне уенчык урынына гына чөеп йөрткән электрокраннар, лебёдкалар, транспортёрлар шыгырдый. Дәртле хезмәт кайный!..
– Урманның менә шулай шаулавын мин күбрәк яратам, әй, – диде Бәдри ага, елмаеп.
Директор Ниязны, тракторлар салган киң юл буйлап, лесосекага алып кереп китте. Иң элек алар агач аударучылар янына туктадылар.
– Менә алар – урманны шаулатучылар! – Директор тәбәнәк кенә буйлы бер егет янына атлады. – Менә, кем, Нияз, таныш булыгыз, безнең новаторыбыз – Илдархан Хуҗиев.
Егет тирләгән маңгаен җиңе белән генә сыпырып алды да, елмаеп, Ниязга кулын сузды.
– Бераз тирләтә, – диде ул, сүзен дәвам иттерә алмавына уңайсызланып. – Менә минем ярдәмчем… – Ул таза гына гәүдәле егеткә күрсәтте. – Николай белән бергә эшлибез.
Илдархан билендәге каешын рәтләп куйды да, пычкысын алып, карт каек агачы янына килде. Ярдәмчесе Николай да аның артыннан атлады.
Бәдри ага, алар ягына күрсәтеп:
– Күрәсеңме, җаен белеп эшлиләр егетләр. Ботак кисүчеләргә, бигрәк тә тракторчыларга агач тарттырырга уңай булсын өчен, агачларны бары тик бер генә юнәлешкә аударалар, – диде.
Ниязга боларның барысы да күптән таныш булса да, ул директорның сүзен бүлдермәде.
– Илдархан кискән җирдә эшкә комачаулый торган төпләр калмый, агачлар җил уңаена да аумыйлар, бер-берсен тоткарламыйлар да… Шуңа күрә тракторчылар да, ботак кисүчеләр дә аның участогына бик теләп, шатланып баралар.
Илдархан кулындагы электр пычкысы ачы тавыш белән чыелдап җибәрде. Егет агачның авасы ягын киртләде дә каенны кисәргә кереште. Тирә-якка йомшак пычкы чүбе чәчелде, күз иярмәс тизлек белән пычкы агачның үзәгенә якынлаша башлады. Карт каен йомшак кына шартлап куйды, һәм пычкы кискән урын киңәеп ачылып китте…
Әле бая гына биек һәм юан булып үсеп утырган каен, гомер буе бергә үскән, җил-давылларны бергә кичергән күрше агачларга тотынып калырга теләгәндәй, бәрелә-сугыла ава башлады. Аның бөдрә башы мул булып коелган яфраклар өермәсе эчендә бөтенләй югалып калды…
Илдархан үзенең ярдәмчесе белән икенче агач янына күчте. Алар артыннан агач төпләре, киселмичә калган вак куаклыклар арасыннан, кара еланга охшап, электр кабеле шуышты. Егетләр икенче агачны аударганда, теге каенның ботаклары селкенүдән туктамаган иде әле.
Директор белән Нияз тимер юл платформаларына таба атладылар. Биредә шау-шу аеруча куәтле иде. Тракторлар, бер-бер артлы манёвр ясап, урманнан юан агачларны өстерәп чыгаралар һәм аларны платформа янына бушаталар. Электрокраннар һәм автокраннар ул агачларны вагоннарга төйиләр. Тирә-яктан нарат сагызы һәм агач исе аңкып тора.
Шулвакыт Бәдри ага, производство киңәшмәсенә катнашасы кешеләрнең кайберләрен күреп килим әле дип, сал өстеннән барган кебек бер бүрәнәдән икенчесенә сикерә-сикерә, күчмә электростанция ягына китеп барды.
Платформалар янына килеп туктаган бер трактор йөген бушатырга да өлгермәде, кечкенә генә кызыл флаг таккан икенче трактор эстакада янына килеп тә җитте. Нияз шул алдынгы тракторчыны күрергә теләп алгарак атлады һәм башына җилфердәп торган флаг төсле үк косынка бәйләгән Көлемсәрне күреп хәйран калды.
Читать дальше