Көлемсәр, кабинадан яртылаш чыгып, көр тавыш белән алдагы тракторчыга кычкырды:
– Вася, тизрәк кыймылда! Югыйсә үкчәңә басам…
Майланудан күн кебек ялтырап торган комбинезон кигән Вася, ап-ак тешләрен күрсәтеп, кычкырып җавап кайтарды:
– Басмыйча гына тор әле! Синең өч-дүрт чыбык тагып, тракторны бушлай куып йөрүеңә мин гаеплемени?..
Вася тагын нәрсәдер әйтте, тик Нияз шау-шу аша аның соңгы сүзләрен ишетәлми калды. Ул Көлемсәр алып килгән агачларга карады. Агачларның саны һәм күләме, чыннан да, алдагы тракторларныкыннан шактый кимрәк иде.
Нияз, трактор туктап торудан файдаланып, Көлемсәр янына йөгереп килде һам аның кулын кысуын үзе дә сизмичә калды:
– Көлемсәр!..
Ниязны күргәч, Көлемсәр ничектер каушап, аптырап китте, бары: «Исәнмесез!» – дип кенә җавап кайтара алды.
Нияз аның кичәге кара урман турындагы җырын исенә төшерде:
Туа шунда матур фикер,
Туа анда яңа хисләр шул,
Карурман кергәч…
Ул үзенең соклануын яшерә алмады. Дөресрәге, яшерергә дә теләмәде. Хәер, бу бер соклану гына да түгел иде бугай. Ниязның күңел түрендә горурлыкка охшаган ниндидер бер җылылык дулкыны туды. Кинәт кенә әллә нәрсә булды да куйды шунда. Үзәкләргә үтеп керерлек моңлы тавышы белән җырлаучы, җыйнак, хәтта бераз үсмер малайларныкына охшашлы чандыррак гәүдәле Көлемсәрнең шундый катлаулы машина артында утыруын күрү иләсләндереп җибәрде аны.
Нияз кичә аның ни өчен алай тиз генә кайтып китүенең сәбәбен сорамакчы иде дә тыелып калды.
Аларның аерылышулары, чыннан да, Нияз өчен ничектер сәеррәк булып тоелды. Яшьләр, өйләренә тарала башлагач, урамга чыктылар. Ләкин Көлемсәр, кичә пристаньда очраган шадра мастерны күрү белән, «Хушыгыз!» – диде дә йөгереп барып аны култыклап алды. Алар, яшьләр төркеменнән аерылып, икәү генә караңгы тыкрыкка кереп югалдылар. «Абыйсы микән әллә?» – дип уйлап куйган иде Нияз. Тик ачык кына бер нәтиҗәгә килә алмады.
Кичә дә, бүген дә Нияз бары тик бер генә теләк белән, Көлемсәрне күрү теләге белән генә яшәде. Менә ул аның каршында. Зур кара күзләр, нечкә иреннәр. Тик озын толымнары гына җыйнак итеп җыелып куелганнар.
– Көлемсәр!.. – дип кабатлады Нияз һәм әйтәсе сүзен оныткандай тотлыгып куйды. Ләкин Көлемсәрнең сораулы карашын күргәч, бөтенләй югалып калды. Ул башкача очрашуны көткән иде. Билгеле, бер-берсенең кочагына ташлану кебек фикердән ул ерак тора иде. Шулай да үз кешеләр, бер-берсенә кирәк кешеләр кебек очрашырлар дип уйлаган иде ул. Ә монда әнә «Көлемсәр!..» дип дәшүгә үк, «Нәрсә тагын?..» дигән төсле сораулы караш. Юк, юк! Нияз алай бик тиз югалып кала торганнардан түгел. Ул мондый гына уңайсыз хәлдән чыга алыр…
Нияз берни булмаган кыяфәт белән сүзен дәвам итте:
– Көлемсәр, бирче тракторыңны. Бер генә рейс ясап карыйм…
Көлемсәр гаҗәпләнде. Елмаеп, бик телисез икән, рәхим итегез дигәндәй, җилкәләрен сикертеп куйды һәм кабинадан чыга башлады.
Нияз тиз генә плащын салып, аны янәшәдәге бер төп өстенә атып бәрде дә кабинага менеп тә утырды…
Нияз иң элек китерелгән агачларны бушатты, аннары, тракторын үкертеп, бер урында зырылдатып кире якка таба борды. Ул да булмады, тирә-якка төтен катыш сөрем исе бөркеп, икенче, аннан өченче тизлеккә күчеп, гадәттәгедән катырак шаулап урман эченә кереп тә югалды.
Ун-унбиш минут та үтмәде, авыр йөк тартудан әлсерәгән ат кебек пошкырына-пошкырына чыгып килүче трактор күренде.
Алда, эстакада янында трактор торуын күргәч, Нияз тормоз бирде һәм, кулъяулыгына кулларын сөртә-сөртә, кабинадан сикереп төште.
– Рәхмәт, Көлемсәр, – диде ул һәм башын иде.
Алдагы трактор кузгалып китте. Көлемсәр «Ярар, мин дә кузгалыйм инде» дигән кыяфәт белән Ниязга карап алды да кабинага кереп утырды. Кабина өстендә утырып торган Тәмир, машина платформа буена килеп туктау белән, урыныннан атылып төште дә агачларны эләктергән чокерларны ычкындырды. Шунда ук: «Тарттыр!» – дип сызгырып сигнал бирде…
Директорның, әйләнеп килгәннән соң, беренче сүзе шул булды:
– Йә, ничек?
– Шәп, – диде Нияз. – Тракторчыларыгыз бигрәк тә яхшы эшли икән.
– Дөрестән дә, бу мәсьәләдә безнең леспромхоз республикада иң алдынгылардан санала. Хәзер мин сиңа иң алдынгы тракторчыбызны күрсәтим әле. Бу сменада булырга тиеш үзе.
Бәдри урман эчендәге тракторлар ягына таба борылып карады:
– Көлемсәрме әллә?
Директор, хәйләкәр елмаеп, Ниязның күзләренә карады:
– Кара, кара, әй! Исемен дә белеп өлгергәнсең бит инде. Беләсеңдер, трелёвка тракторында хатын-кызларга эшләргә рөхсәт ителми бит. Безгә ул үзсүзле кызый белән байтак тартышырга туры килде. Бәхәс Казанга кадәр барып җитте. Хат язган бит, каһәр! Күрәсең, аның үзсүзлелеге, үзсүзлелегеннән дә бигрәк тракторчы булам дигән теләге каршында без көчсезрәк булып чыктык.
Читать дальше