Ни генә әйтсәң дә, рус әдәбияты – безнең остазыбыз һәм мәктәбебез ул. Гаребтә булсын, Шәрыкта булсын, бүген ХIХ гасыр рус әдәбиятына үрнәк өлге итеп карыйлар. Кичәге әдәбиятка… Чөнки рус әдәбиятының да бүгенге көне – тирән кризис. Шүрәлем әллә кайчаннан колагыма тукып килә: «Олуг рус әдәбиятының гына түгел, татар яки, әйтик, башкорт әдәбиятының да бүгенге хәле мөшкел, – ди. – Сезнең дә олпатларыгыз дөнья кичте… Бүгенге әдәбиятта җим тапмагач, җитди тәнкыйтьчеләрегез борынгы әдәбиятка кереп чумарга мәҗбүр. Аптыраган үрдәк нишли?.. Дөрес, шомарак белгечләрегез бүгенге әкияти шәрә корольнең күзгә күренмәс әдәби күлмәген мактаган, хәтта аерым кимчелекләрен тапкандай булып кыланалар… Күз буарга маташулары».
Рус классикасын тәрҗемә итү эшенә татар каләм осталарының үзләрен тартасы иде, юкса инде менә ярты гасыр гына бардыр, бу эш нәшрият хезмәткәрләре кулына төште. Кәсепчеләр исә тәрҗемә эшенә акча эшләү ысулы диебрәк карыйлар. Хәер, әдәби тәрҗемә Язучылар берлегенә әгъза булып керергә юл ача – карьеристлар өчен, җим буларак, моның да роле зур.
Янә шунысы кызганыч: вакытлы матбугатта әдәби тәрҗемәләр турында тәнкыйди мәкаләләр юк дәрәҗәсендә аз. Чын, милли тәрҗемә мәктәбе бездә булмады. Бу факт кулыбыздагы «Сүнмәс утлар балкышы» китабының эчтәлеге белән дә раслана. Югыйсә бит заманында, «җепшек» илленче еллар ахырында, Нурихан Фәттах, Америка галиме һәм фантасты Айзек Азимовка хат язып, үзенә килгән җавапны һәм, ялгышмасам, Азимовның неандерталь малае турындагы бер хыялый хикәясен, үзе тәрҗемә итеп, журналыбызда бастырган иде.
Кәбирләнүчән американнар өчен без, фәкыйрьләр, неандерталь малае гына түгел микән? Әйттем исә кайттым.
Чит телдән турыдан-туры тәрҗемә итү мәсьәләсе һаман хәл ителмичә кала. Инглиз, француз, немец, испан һ. б. милләт язучыларын русчадан тәрҗемә итү оят безгә, оят. Гомәр Хәйямның президент Путинны да сокландырган мәшһүр робагыйлары татарчага, сайлап-сайланып кына, нигездә, рус теле аркылы тәрҗемә кылынганнар… Бусы – икеләтә хурлык. Татар әдибе үзенең элгәрләрен – гарәп-фарсы шагыйрьләрен – һәм шәрык поэзиясен биш бармагын белгән кебек белергә тиеш. Үзбәкләрдән үрнәк алыйк. Безнең президент Гомәр Хәйямны татарча укысын. Өстәвенә компьютерчы кыз бер-ике хәрефен алмаштырса, Гомәр Хәйямның башкортчасы да әзер булыр… Конкрет бу очракта, әүвәлдәге кебек, башкорт укучысы да безнең йогынтылы даирәбездә калыр.
Язучылар берлеге каршында, һич югы, гарәп телен өйрәнү түгәрәге оештырылсын иде. Шунда ук гарәп шрифты куелган компьютерда эшләргә өйрәтсәләр, тагы да әйбәтрәк. Гарәп теле сүзчән хәзрәтләребезнең кагылгысыз биләмәсе генә булып калмасын, әдип кеше дин әһеле белән тигез торып гәпләшә һәм, кирәксә, бәхәс кора алсын. Коръәннең татарчага югары сыйфатлы тәрҗемәсе юклыгы да гарәп телен белмәвебездән килә бит. Коръәннең башка төрки халыклар кызыгырлык һәм безгә иярерлек яхшы тәрҗемәсен булдырсак иде. Бу – әдипләр һәм галимнәр бурычы, бу эшне дин әһелләребезнең ялгыз гына ерып чыга алмаячагы күренде инде.
Борынгы төрки телебезне өйрәнсәк, күпләгән хакыйкатьләрнең ата-бабаларыбызга ук мәгълүм булганлыгын күреп таң калыр идек. Ерак элгәрләребез хәтта һинди фәлсәфәсен белгәннәр, Кытай (Чин) ачышларыннан хәбәрдар булганнар, Юпитер (Айгыр) һәм Сатурн (Зөхәл, Туфрак йолдыз) планеталарының хәрәкәтен хисаплый алганнар, Бөек бозланыш чорына кадәр үк Ай фазаларын күрсәтә торган уч төбе хәтле генә таш календарь уйлап тапканнар, табигый таш «мөгезбака» сыртына йолдызлы күк йөзе картасын төшергәннәр… Борынгы элгәрләребезнең интеллектуаль казанышлары, чыннан да, искитмәле.
«Әйдәгез артка!» дигән өндәмәдән курыкмыйк, ул безгә җуйган максудыбызны табарга ярдәм итәр.
Сүнмәс ут янында хыялланып утырып, уйларымда әллә кайларга каерып кергәнмен, тарих карурманында яшьти Шүрәлем белән адашып, Сүз башым истән дә чыккан бугай… Күңел төпкеленнән әллә нинди археологик катлам-сәхифәләрне актарып алды бу Китап.
Юк, юк, борчылмагыз, – бар да истә.
Шәмдәлләрдә генә утлар яна… Дәртле Мәнд кабызган шәм ялкыны «Менә сүнәм… сүнәм», – диеп леперди.
Утлар сүнәр. Хәтәр җилдән бигрәк, аны вакыт-патшаның битараф сулышы сүндерә. Шулай да күз алдыма котсыз яман сурәт килә: вәйран хәрабәләр арасында сүнгән учак көлен җен туеның салкын җиле бөтерә, тузгыта…
Утлы, тере күмер сүнгәч, аны үле күмер, диләр.
Өмет кенә сүнми. Адәм күңелендә аның гәрәбә утыдай бәләкәй электр чаткысы барыбер саклана.
Читать дальше