Без барыбыз да менә шундый «социалистик реалистлар» инде, чөнки алдавыч табигать безгә кичәге чынбарлыкны аллы-гөлле итеп күрсәтә торган күзлек кидерә. Кичәге көн матуррак, әлбәттә, чөнки без яшьрәк булганбыз, чибәр булганбыз һәм офыкларыбыз очсыз-кырыйсыз сыман тоелган.
Мүкләк сыер янында басып торган бу малай Атнадагы Фәриттер инде. Менә аның ачык, көләч йөзе кемне дә ышандыра. Аның елмаюы алдамый.
Папкадагы иң соңгы биттә мин йөгрек каләм төшергән хатын-кыз сурәтен күрдем. Юк, Азат аның йөзен ачмаган, матур иякле ак овал гына калдырган. Кем ул? Түбәндәрәк – озын толымнарын алга ташлаган кыз бала сурәте… Бусы кемгә ишарә? Әлбәттә, Ганҗәгә – Азатның тәүге мәхәббәтенә.
Азатның калын блокнотын мин профессор фон Клейн дәфтәренең дәвамы сыман кабул иттем, чөнки монда Азат та үзенә ошаган яки үзен сискәндергән хикмәтле сүзләрне язып барган… Шушында ук кайбер көндәлек вакыйгаларны да теркәгән, үзенең уй-фикерләрен кәгазьгә ышанып тапшырган. Аның блокноты Ишембаевлар кулына кермәве ничек әйбәт.
Блокноттагы кайбер юлларны сезгә дә тәкъдим итәм.
«ХIХ гасыр ахырында Тютчев: «Мөмкин түгел Россияне аңлау гакыл белән, Гомум аршын белән үлчәү мөмкин түгел», – дип күкрәк суга. «Мондый илгә ышанырга ярыймы соң, Тютчев? Аңа таянырга ярыймы?» – диясе килә бу искиткеч нәфис шагыйрьгә. Ә бүгенге «совоклар»дан: «Мондый илең белән мактанып буламы соң, бичаралар?» – дип сорыйсы килә. Хәер, мин сезнең авыздан «Туган илдән туйган ил яхшы» дигән яман сүзне дә ишеттем… Тамак туйган ил дә туйдыра икәнен мин бик яхшы беләм. Александр Пушкин: «Миңа рәхәт булган җирдә – минем Ватаным», – дип әйткән, имеш. Олуг шагыйрьнең – олуг хатасы бу. Мин моны Пушкинның беркайчан да (!) туган иле чикләрен атлап чыкмаган булуы белән генә аңлатам.
ХХ гасыр башында Андрей Белый да:
Юк бул күздән,
Югал, и Россия,
Россиям минем! –
дип юкка гына сызланмагандыр, гамьсез Россияне аңлый алмый гаҗиз булганга әйткәндер».
«СССР – нәкъ театр сәхнәсе шикелле, монда чынбарлык хыялый күренешләр белән буталып беткән, большевистик сценарий буенча уза торган мәҗбүри тамашада уены-чыны бергә, монда икейөзлелек эчкерсез иман белән, чеп-чи ялган чын тугрылык белән кара катыш, монда уенчык хәнҗәр дә йөрәкне яралый…»
«Безнең галимнәребезгә гап-гади укымышлылык җитми».
«Хезмәт кешене барлыкка китергән дә аннары аңардан янә хайван ясаган…» Яки «Кешене хезмәт тудырган һәм калган эшне аракыга тапшырган». (Азат Сәйдәшев профессор Клейн белән бәхәскә керә иде шикелле.)
«Бәдән ачлыгы бер нәрсә, ә менә фикер ачлыгы… Анысы СССРда беркайчан да өзелеп тормаган, цензура тамыр җәя барган саен, елдан-ел көчәйгән генә. Нәтиҗәдә чынлап та яңа тип кеше – «совет кешесе» – партия карарларын «Ура!» кычкырып бердәм хуплый торган һәм үзенең наданлыгыннан, хәбәрдарсызлыгыннан, зәгыйфьлегеннән, ихтыярсызлыгыннан хурланып, үз-үзенә ачу итеп аракы чөмерүче, тозлап-борычлап сүгенүдән һәм хатынын табалаудан тәм табучы икейөзле, ике стандартлы мескенчәк бәндәләр (Homo sovjeticus яки, теленә шайтан төкергән бер эстрада җырчысы әйтмешли, «совоклар») барлыкка килгән. Һәм бу чир тиз генә үтмәс шикелле. Моның өчен өч-дүрт буынның дөнья кичүе кирәк».
«Совок»ны коммунистлар «тискәре селекция» ярдәмендә барлыкка китергәннәр. Кайчандыр селекционерлар көтүдә кып-кыска, аеры аяклы сарык бәрәннәре тугач, шуларны кушылдыру юлы белән, тәбәнәк кенә киртәне дә сикереп үтә алмый, ягъни кача алмый торган яңа токым сарык чыгарганнар. Совок менә шундый аңгыра сарык инде. Бичара мутант!»
«Радиотапшыруларны томалау китапларны утка ягуга тиң. Моны беренчеләрдән булып Һитлер эшләгән, аннары сугыштан соң «Америка авазы», «Азатлык» һ.б. Көнбатыш радиостанцияләренең «авызын томалау» эшенә сталинчылар алына. Ә китапны утка ягу фикере б.э.к. 213 елда ук борынгы Кытай императоры Цинь Шихуандиның киңәшчесе Ли Сы дигән кешенең башына килгән, имеш. Ул бу идеясен үзе үк тормышка ашырган һәм берочтан фикри дошманнарын тереләй җиргә күмәргә боерган. СССРда күпме китап юк ителгәнен исәпләп чыгарып буламы икән?»
«Тереза ана, Альберт Швейцер, академик Сахаров, Сергей Ковалёв кебек изге кешеләр – абсолют вөҗдан ияләре дә яши дөньяда. Аз алар, бармак белән генә санарлык, әмма бөтен Җир планетасын әкияти филләр дә, кит балыгы да, үгез дә түгел, шушы чандыр Сахаровлар үз җилкәләрендә күтәреп торалар. Калган бәндәләр – әзергә бәзерләр генә. Алай гына да түгел, алар Сахаровларны таптап китәргә дә күп сорамыйлар, аннары, рухияти һәм матди бөлгенлеккә төшкәч, әле кичә генә үзләре көлгән, мәсхәрә иткән, рәнҗеткән кешеләргә табына башлыйлар. Бу табынуга да ышанмыйм мин, чөнки кешене аллалаштыру һәрвакыт фаҗига белән тәмамлана».
Читать дальше