Ә ни-нәрсә үзгәрде? –
Зәңгәр күге күгәрде.
Җил абынып егылды,
Тамакка ни тыгылды?
Таркатырга төенне,
Җылытырга өемне
Бер сүзең җитә иде,
Җан эреп китә иде…
Хушлаштың,
китеп бардың, –
Ишелде язмыш ярым.
Миңа яшәргә калдымы,
Тоеп җирдә син барын?
Кояш, ай,
йолдызлар – күктә.
Сукмаклар карсыз инде.
Очарга диеп талпынган
Канатлар парсыз инде.
2010
Йокы ташлап китте бүген, –
Уйларымда бары син.
Барлап чыктым көннәремнең
Берәм-берәм барысын.
Синсез узган көннәр үтте
Хәтәр сират күперен.
Төзәтергә дә укталдым
Гомеремнең күп җирен…
Үткәнне үзгәртеп булмый,
Киләсене – кичереп.
Син мине исерткәнсең ич,
Сөю сутын эчереп.
Иләс-миләс җырлап йөрим,
Тотып төзәт хет хәзер.
Мин җырчы дивана булып
Гомер итәргә әзер.
Бүген йокы ташлап китте,
Уйларымда бары син.
Бәхеткә мангансың икән
Көннәремнең барысын.
Яшәү дәвам итсен өчен,
Миңа кирәк бары син!
2010
Кояш юкта ай да ярый,
Ярый җиделе лампа.
Ярап куя чыра-шәм дә,
Ярый, син барсың әл дә.
Син булмасаң, көнем төндәй,
Синсез айсыз – кара төн.
Лампаларым елап сүнсә,
Син шәм тотып киләсең.
Нәни куышыбыз якты,
Җылы, сиңа җылышкач.
Әмма түгеләм дә китәм,
Күңелкәем тулышкач.
Шәм түгел, кояшы җитми,
Куыш түгел, күк кирәк.
Бер мизгелдә бар галәмне
Очып әйләнә йөрәк…
Шәм яктысына ярашып,
Әгәр дә без кавышсак,
Бу сәер халәт булачак
Җавап тапмас табышмак.
Кояш чыгар, ай да калкыр,
Шәм-лампа янар-сүнәр.
Хыялын читлеккә япты
Дип, күңел миннән көләр.
Уйлап карармын дидем дә,
Менә шундый уй инде.
Күңел каршы, бетте барсы, –
Иртәгесен туй инде…
2010
Син килмәсәң дә түзәм мин,
Елый көзге көн генә.
«Сары яфрагым, сөям!» – дип
Әйтер сиңа кем генә?
Яфрак өчен вакыт башка,
Мизгелләре гасырдыр.
Мин көтәм, хәзер ишекне
Синең куллар ачырдыр…
Ябык ишек, җанда бер шик:
Яратуы чынлапмы?
«Яратам!» дип кабатлады
Ул үз җанын тыңлапмы?
Ябык ишек, бикле күңел,
Телефон – кара шәүлә.
Син дәшмисең ничәнче көн! –
Мин өйдә – җансыз гәүдә.
Син килмәсәң дә түзәм мин,
Түзәлмиләр тирәкләр.
Тып та тып тама алардан
Җиргә сары йөрәкләр.
Син дәшмәсәң дә түзәм мин,
Уфылдап елый җилләр.
Шулкадәр тартылуга да
Каршы торала ирләр…
Өзеләм, җилгә тотынып
Барып кунам тезеңә.
Ахры, иртәрәк ышандым
«Сөям!» – дигән сүзеңә.
Өзелгәнче сыный язмыш
Мәхәббәт уты белән.
Каберемне җылытасың
Син кайнар учың белән…
2010
Мин – яфрак,
Көз дә кәүсәмнән
Өзелмәскә исәбем.
Көзгә аңлатып буламы
Язгы бөре хисләрен?
Мин – бөре, –
Кышка кергәндә,
Бары төренәм генә.
Яз җитүгә чишеләм дә
Бары тереләм генә.
Тагы яфрак
Булырмын да
Җырлармын җәй буена.
Көз, диләр шул яфракларның
Алтын гомер туена.
Бөре, яфрак,
Кәүсә булыйм.
Җырлап китим җырымны.
Ни булсам да, җырым белән
Бизәп китим чорымны.
2010
«Киләм», – дидең, «Көтәм», – дидем.
Көтмәскә булган да бит.
Ялгыш сүзне җанга якын
Итмәскә булган да бит…
Көттем, әле ничек кенә! –
Бөтен дөньям үзгәрде.
Тәрәзәдән карый-карый,
Күзкәйләрем күгәрде.
Куелмаган самавырны
Урыныннан кузгаттым.
Каралмаган почмакларның
Һәммәсенә күз аттым.
Сәерсенде гөлләрем дә,
Үзгәргәч урыннары.
Искә алдым инде күптән
Онтылган ырымнарны.
Ишек тоткаларын сөрттем,
Йөземә салдым кершән,
Яктырак күреним диеп,
Хәзер үк килеп керсәң.
Өстәлдә кайнар самавыр
«Килми» диеп уфтана.
Суынды кыстыбый, җыры
Самавырның туктала…
Бер тәрәзгә, бер сәгатькә
Карыйм, инде килмәдең.
Ялгыз чәй эчүнең нинди
Икәнлеген белмәдең.
Ялгыз чәй түгел, тозлы чәй
Эчтем, яшьләрем тамгач.
Тәрәз пәрдәләрен яптым,
Карап күзләрем талгач.
Читать дальше