2008
Бәлки, син кыюсызланып,
Икеләнеп торасың?
Алай итсәм, болай итсәм,
Диеп, уйлар корасың?
Бәлки, син дә оныткансың,
Минем шикелле, яшең?
Күңелеңдә уйнап тора
Сөю утыннан яшен…
Бәлки, бәлки, бәлки, бәлки,
Уйларга баткансыңдыр?
Берсе дә түгел, син кайтып
Йокларга яткансыңдыр.
2008
Туктатабыз бу уенны,
уен бу…
Күңелләрне әрнетерлек
дуен бу…
Хис дигәнең вакыт кебек
агымдыр.
Юкса минем акыл керер
чагымдыр.
Кая керү, ярларны да
җимерә.
Яшь бара, дип уйламый да
кимергә.
Тартылабыз, тартынабыз,
кыен ла.
Кочу-үбү – алар бар да
уен ла…
Ә шулай да кулларыбыз
кулларда.
Инде белмим тагын ниләр
уйларга.
Үз дигәнен таләп итәдер
бу тән.
Тукта, йөрәк, сине тыңламыйм
бүтән…
Күзләренә бер карыйм да,
юк бүтән…
Бу – мәхәббәт, гомер буе
мин көткән.
Чү! Яшәү ул бары сөю
икән бит!
Сөймәс өчен дөньясыннан
китәм бит…
Юк, туктый гына күрмә
син, уен!
Ялгышның да ялгышы ла
бу уем.
Яратмаганнар китсеннәр
дөньядан.
Яшәр өчен сөям мин
өр-яңадан!
2008
Чит кеше булып эндәшмә,
Эндәш гел үзең генә.
Дәшүеңне көтеп торам
Болай да түзем генә.
Чит-ятлар теленнән күчкән
«Привет!» кирәкми миңа.
Бары үзең булган өчен,
Күңел тартыла сиңа.
Миңа үз тавышың кирәк,
Сүзләрнең җандагысы.
Суларның чишмәдәгесе,
Нурларның таңдагысы.
Шаяртып кына да хәтта
Читләштермә үзеңнән.
Болай да бит гомер буе
Мәхәббәтсез түзелгән.
Мин бит сине танып алам
Әйткән тәүге сүзеңнән!
Үзең булсаң, хисләреңне
Укый алам күзеңнән!
2008
Киткәндә сагынмам кебек, –
Янымнан куам.
Мәхәббәткә шул минутта
Мин нокта куям!
Ул китүгә үк, шул нокта
Үзгәрә башлый.
Зурая кояш кадәрле,
Диңгездәй ташый…
Ноктаны җуеп ук ташлый,
Ничек җуймасын! –
Ташкын ялгыш уйларымның
Эзен куймасын!
«Мәхәббәтсез яшәү юк ул,
Булса – фаҗига.
Килә, каршы ал, – дип, – аны!» –
Күккә ай чыга.
Һәм… тагын икебез генә
Бөтен җиһанда…
Кил генә, күлмәк тегәрмен,
Син ай булсаң да…
2008
«Яратам! Яратам!» – дисең, –
Күтәреләм күкләргә.
Мондый тылсым гомрендә дә
Тәтеми ул күпләргә.
Ә мине яратучы бар, –
Мин диеп җан атучы.
Мин дип, иртән уянучы,
Мин бар дип куанучы!
Болай гына, бул ай гына, –
Мине ай да ярата.
Төн буена хәсрәтләрен
Миңа сөйләп тарата.
Таң атуга, ул да китә,
Кайтып китә өенә.
Әллә синең, әллә айның
Торыргадыр көенә?
Син китүгә, тәрәзәмә
Ай килә, ә мин кертәм.
Кочагыма алып, аны
Назларымда эретәм.
Әгәр шундый хыянәткә
Түзә алсаң, тагы кил!
Әгәр китсәң яннарымнан,
Ай – минеке, шуны бел!
2008
Тән сөелеп сөенгәндә,
Моңнарда калса җаның.
Бу мәхәббәт түгел әле, –
Сатачак кына даның.
Тәнгә – ләззәт, җанга – газап, –
Бу җанның оятыннан.
Мәхәббәт кошың бөтенләй
Чыкмаган оясыннан.
Тән – җисми шул, нәфесле,
Җан тора хистән генә.
Акылны хискә кушуны
Чыгарма истән генә.
Пәри башка, җен башка.
Хискә акыл кушылмаса,
Менеп кунаклый башка.
Һәм… тәгәрисең аска.
2008
Тукта әле, уй агымы!
Туктал бары минутка!
Җанымны ташлаган идем
Уйсыз чакта мин утка…
Уй йомгагының җеп очын
Бер ычкындырсаң кулдан,
Гыйсъян йөрәк әзер тора
Чыгып китәргә юлдан.
Тукта, уй! Туктачы, Вакыт! –
Кермә җанымны ватып!
Шушы яшькәчә сөюне
Карамаганмын татып.
Йөрәк акылга буйсынмый,
Җаным буйсынмый санга.
Йөрәк читлеген, җан санын
Ташлагач килдем аңга…
Караңгы төшкәнме дисәм,
Мин икән инде… анда…
. . . . . . . . . . . . . . . . . .
Тыңламады шул акылны
Йөрәге дә, саны да…
2008
Көтмәгәннәргә беркайчан
Сөйгәннәре килмәсен.
Алар көтү шатлыгын да,
Хәсрәтен дә белмәсен.
Читать дальше