Нәҗибә Сафина
Өтерләр юк йөрәк тибешендә. Шигырьләр
«Сөю – ләззәт, сөю – газап…»
Сөю – ләззәт, сөю – газап!
Ә шигърият? –
Ләззәттән дә, газаптан да
Авыррак.
Иҗат – ләззәт, иҗат – газап.
Ә мәхәббәт? –
Үзе ләззәт, үзе тылсым,
Үзе хәят!
Сөю – ләззәт, сөю – газап,
Сөю – иҗат!
Тылсымнарын белсәң генә
Ит иҗтиһат!
2007
Мин…
Синең яратуыңнан
Кабындым ла мин.
Мин әле янганга гына
Янасың ла син.
Син…
Әгәр дә сүнә калсаң,
Мин дә сүнәрмен.
Ялгызлык салкынына да,
Бәлки, күнәрмен.
Син
Ышандырган идең бит,
Яшәү – ут, диеп.
Сиңа – минсез, миңа синсез
Яшәү юк, диеп…
Син
Инде ышандыр мине,
Утны ут түгел диген!
Мәхәббәттә табып булмый
Ут белән суның чиген…
2009
Килгәнсең, әй, көткәнсеңдер,
Карап кайтыр юлыма.
Гөлчәчәкләр тоткансыңдыр
Миңа сузар кулыңа.
Көткәнсең, әй, зарыгып ла,
Өмет кайтыр дигәндер.
Минут-сәгать узулары
Йөрәгеңә тигәндер.
Һәм син башың түбән иеп
Китеп баргансың инде.
Андый мизгелләр минем дә
Башкайларымны иде.
Көткәндә атмады таңы,
Кояш чыкмады балкып.
Төн буена ай йөзеннән
Түгелде генә салкын.
Көткәндә килмәде сөю,
Көтмәгәндә ташыды.
Ала алмадым берничек
Мәхәббәттән башымны.
Югалттым башны-йөрәкне,
Үз-үземне югалттым.
Табармын, табармын диеп,
Үз-үземне юаттым…
Табарсың, бу мәхшәр дөнья
Бутала гына бара.
Актан – кара, карадан акны
Аерып алып кара…
Күге – соры. Суы – соры,
Ае – соры, Кояшы…
Әй дөнья, шулайлар итеп,
Җангынамны кыймачы!
Ул килгән, мин килмәгәнмен.
Ул белгән, мин ник белмим?
Ул мәхәббәтеннән мәҗнүн,
Ә мин нишләпләр йөрим?
Шашып яратасы килә! –
Кем кирәк бу җаныма?
Боерык бирәлми санга җан,
Җан бирәлми санына…
Һәм мин тагын килми калам
Мәхәббәт каршысына.
Табаннарым басып тора
Газапның камчысына.
Килгәнсең җәй уртасында, –
Бер чәчәк таҗы юкмы?
Яфрак-телләр әйтеп тора:
«Өмет итәсең юкны.
Әгәр ул чынлап яратса,
Җәйдә гөлсез киләме?
Ул синең нинди чәчәкләр
Сөйгәнеңне беләме?
Белми, теләми белергә
Җаның нидән эрүен.
Җаныңны эретә алмагач,
Никләр кирәк йөрүе?
Ник «яратам» диюләре,
Кочкан-үпкән булулар?
Ышанмаган килеш кенә,
Кочагына тулулар…
Сусаганда су бирмәгәч,
Ут якмагач җаныңа,
Кочак-кочак гөлләр тотып,
Бер килмәгәч таңыңа…
Нигә инде «соңдыр» дию?
Мәхәббәт соңламый ул!
Гомер фасыллары дигән
Сүзне дә аңламый ул.
Хәтта гомер көзендә дә
Мәхәббәт – алсу чәчәк!
Гомернең соңгы мизгеле
Җитсә дә, ул киләчәк!»
Ә син чәчәксез килгәнсең,
Ярый, мин килмәгәнмен.
Мәхәббәт гөлсез дә була,
Дигәнгә күнмәгәнмен.
Бары шуңа зәңгәр күктән
Ява йолдыз чәчәге.
Җанны эретер сөюнең
Беләм бер киләчәген.
Җир – чәчәкләр патшалыгы! –
Гомер буе өзсәң дә,
Һәрбер көн өчен яңасы
Булыр иде кесәңдә.
Бер ромашка йә күкчәчәк,
Гөлбадраннан алтын шар,
Көзнең дә үз матурлыгы, –
Хуш исле зәгъфраны бар.
Юк, син мине яратмыйсың, –
Килмә, әйтмә бер сүз дә!
Хыялсыз кеше бу җирдә
Мәхәббәтсез дә түзә.
Гөлләр арасында калыйм
Төсле хыяллар белән.
Гөлсез, төссез бу дөньяның
Кирәкмәгәнен беләм.
2009
Мин җиргә түбән төшкәнмен,
Ә гавам карый күккә.
Шундый да тирән төшкәнмен,
Терәлгәнмен иң төпкә.
Ә кеше кошка кызыга –
Очканга, канатлыга.
Мин исә иярә алмыйм
Җәяүлегә, атлыга.
Мин төшкән тирәнлек, беләм, –
Халкым йөзгән тирәнлек.
Җанны батырыйммы әллә,
Хакыйкатькә керәм дип?..
Ә халык дигәнең гали, –
Җанын җибәрми төпкә,
Үзе батса бата, әмма
Җанын ул чөя күккә!
2009
Читать дальше