Алтмышыма кайтар мине! –
Адаштырма язларда!
Риза! Риза! Коенырга
Көзге ташкын-назларда!
Кулларыңа ал кулымны, –
Әйт карап күзләремә:
«Синсез миңа авыр!» – диген, –
Ышанам сүзләреңә.
Алтын-көмешләр дә бирмә,
Вәгъдә бүләге итеп.
Җылы шәл сал иңнәремә,
Ярый, чигүле читек…
Һәм… капма-каршы утырып,
Чәй эчик – нинди ләззәт!
Ташкыны кирәкми көзнең,
Бирсен тамчылап, азлап.
Күзләреңдә җылы караш,
Телеңдә җылы сүзләр.
Һәр көн мине иркәләсен, –
Тагы ни кирәк, юләр!
Әй күктән өзелгән күңел!
Күкләрдә йөреттең шул.
Чынлыкта түгел, җанымны
Хыялда эреттең шул!
2009
Салкын. Синең хакта уйлар
Җылытырмы, дисәм,
Суверен җил өй эчендә
Бертуктамый исә…
Күлмәк эченә дә керә,
Керә юрган астына.
Тукталып тормый керәчәк,
Син җаныңны ач кына.
Җил кермәсә дә, җанымда
Зәмһәрир кыш уртасы.
Әллә инде бу уенны
Чынлап та туктатасы?
Ни өемә, ни җаныма
Яз китерә алмасаң.
Үзең киткәч тә, өемдә
Яз җилләре калмаса,
Ике уй бәрелгән чакта,
Чакмадай кабынмаса,
Сине миңа китерердәй
Тылсымы табылмаса,
Өйдәге салкынны гына
Ачуланырга кала.
Булган булса, мәхәббәтне
Салкын тарта да ала…
Минем өйдәге суверен
Җил таратыр дөньяга,
Мәхәббәтнең учакларын
Һаман шул җилләр яга.
Февраль. Ап-ак кар өстендә
Учаклар дөрләп яна.
«Җанымны җылытыгыз!» – дип,
Якын киләм, дивана…
Учаклардан килгән салкын
Җанымны өтеп ала…
Син – мираж, учаклары да
Бары уемда яна…
2009
Инде менә икенче көн
Телефон тора өнсез.
Минем күңелдә кояш юк,
Яшимен хәтта төнсез…
Инде, ай-һай, икенче төн
Ай качып йөри миннән.
Хәтта җилләре китерми
Ялгыш бер хәбәр синнән.
Инде, аһ, икенче төнне
Күзләргә керми йокы.
Телефон эндәшми һаман,
Хет син чәчеңне йолкы…
Хәтта кайтавазлар үлгән,
Сиңа җитмиләр барып.
Җаннар шундый ераклашкан –
Сүнәләр, ахры, арып…
Икенче көн, икенче төн,
Инде мин дә икенче.
Бу миндә сөюсез халәт, –
Булса икән үткенче!
Дәш кенә, кояш чыгачак!
Чыгачак ай тәгәрәп!
Бары синең белән генә
Минем дөньям түгәрәк!
2009
Син миңа дәшмәгән көнне
Беләсеңме ни була? –
Дөньяның җаны өши дә,
Җанга ап-ак кыш тула.
Син дәшмәсәң тагын бер көн,
Салкын җиле кузгала.
Күңел мөлдерәмә тула
Һәм… әйләнә бозга да.
Дәшмәвеңә өченче көн,
Беләсеңме нинди хәл? –
Җанда язгы ташкын ясап
Агып киткән йөрәк жәл…
Дәшмәвеңә дүртенче көн, –
Минсез калуыңа күн!
2008
Нигә бүген эндәшмәдең? –
Дәшмәдең: «Нихәл?» – диеп.
Күрәсеңме, үләннәрнең
Ауганын кара көеп?
Син бүген нигә дәшмәдең? –
Дәшмәдең: «Киләм», – диеп.
Җилләр гөлләр өстенә дә
Карларны киткән өеп…
Син бүген дә эндәшмәсәң,
Белмим, ниләр эшләргә?
Күңел гөлләрен сындырып,
Карлар тора төшәргә…
2008
Әйтәсем килә –
Әйталмыйм, –
Тота мине горурлык.
Әйтер сүзем
Шундый юкса,
Баш июгә торырлык.
Әйтү түгел,
Бар дөньяга
Кычкырырга телимен,
Тик ачкан авызны каплап,
Тешләп куям телемне.
Бикләнгән хисләр
Богауда.
Авыр иде болай да…
Тамар яшем эчкә йотып
Ялварамын Ходайга:
Ярлыкагыл халәтемне,
Тәмугмы бу? Оҗмахмы?
Барыбер ут, яныйм диеп
Кочмакчымын кояшны!
Миннән көлә-көлә генә,
Кояш яктыра бара.
Янганга да, сүнгәнгә дә
Юкмыни соң бер чара?!
Мин түгел,
Сүнә вулканнар,
Агызып утлы яшен.
Көтмәгәндә яшь кенә кыз
Сорады миннән яшем.
Халәтемне
Тоемлады:
Вулканнар эчтә яши.
Сөртмә тамган яшьләремне, –
Миндә вулкан күз яше!
2008
Киләм диеп,
Инде тагын,
Тагы да вәгъдә иттең.
Ә мин көттем,
Һәм әле дә
Биге ачык ишекнең.
Ишек түгел,
Күңел ачык, –
Көтә бит ул мәхәббәт.
Көткәне әгәр килмәсә,
Тагы ала җәрәхәт.
Тагын, тагын
Вәгъдә биреп
Килмәвеңнең ни сере?
Җанымда,
Шәмнәр шикелле,
Мәхәббәт назым эри.
Читать дальше