2008
Юк, көнләшмәм, дигән идем,
Көнләштерә икән шул.
Эндәшмәстәй кешеләргә
Эндәштерә икән шул…
«Миндә иелә торган баш юк!» –
Дип, никләр һаваландым?
Инде мин бөтенләй башка, –
Мәхәббәт дәвалады.
Сөю тирәнлеге икән
Йөрәкнең биеклеге.
Сөю биеклеге икән
Кешенең бөеклеге!
2008
Һәр язның үз кояшыдыр,
Һәр кышның үз карыдыр.
Һәр алманың үз яртысы,
Һәркемнең үз парыдыр.
Салкын,
Күңел тәрәземдә
Боз катламы, һай, калын!
Килдең,
Җан җылыңны өреп,
Эреттең лә бозларын.
Әнә
Күңел тәрәземдә
Синең иреннәр эзе.
Күренә
Ап-ачык булып
Бөтен дөньяның йөзе.
Җылы,
Синең карашыңнан
Кабынды гүя таң да.
Җан җылысы салкын кышта
Яз тудыра ла җанда!
Язлар, –
Җаның кышта калса,
Күз яшьләре ташкыны.
Әйтмә, мин лаек түгел дип, –
Җан теләми башканы.
2008
Көткән-көттергән мизгелләр –
Икесе дә изгеләр.
Көткәннең, көттергәннәрнең
Халәтләре тигезләр.
Көткән кешең барга гына,
Көттерүче бар.
Аһ, әллә аяк астында
Шыгырдыймы кар?
Очып барып ишек ачкач
Керсә җил генә,
Аһ, авырлыктан сыгыла,
Түгел бил генә…
Өметләрне салкын карга
Таптап барасың.
Оныттымы аякларың
Кая барасын?
Җан ишегемә син ачкыч
Яраткан идең.
Син мине Мәҗнүннән битәр
Яраткан идең…
Мин көтәм, ә син китәсең, –
Көтәләрмени?
Изге мизгелләрдән шулай
Китәләрмени?
Адым саен кар шыгырдый
Аяк астыңда.
Озаттым мәхәббәтемне,
Алмыйча тын да,
2008
Син, бәлки, минем кадәр үк
Ялгыз түгелдер җирдә?
Ай белән сөйләшер хәлгә
Җитмәгәнсеңдер бер дә?
Синең чәчләреңне, бәлки,
Җил генә тарамыйдыр?
Сине жәлләп, кара күктән
Ай гына карамыйдыр?
Миңа гына өзмисеңдер,
Бәлки, син гөлләрне дә?
Көлеп кенә карыйсыңдыр
Минем юләрлегемә?
Шулайдыр, ләкин күңелдә
Очкын кабынып китте.
Көзге яфраклар шикелле,
Сагышлар янып бетте.
Көз җилләре уфтанмыйлар,
Чәчләремне тарыйлар.
Алар миңа мәхәббәттән
Шашкан диеп карыйлар.
Көзге җилләр, соңгы гөлләр…
Кыр казлары тавышы…
Син килмә, көзләр барыбер
Кабат язга авышмый.
Ә барыбер дөрләмәкче
Җанда кабынган очкын, –
Белми ут, миңа бу җирдә
Яшәргә калган өч көн…
2008
Мин сине барыбер көтәм,
Килсәң дә, килмәсәң дә.
Шулкадәрләр көткәнемне
Белсәң дә, белмәсәң дә.
Беркемне дә көтми генә
Узган мизгелләрем жәл.
Сөю читләп үтте димәм,
Инде килсә дә әҗәл…
Син килмә, сөюең күптән
Кереп урнашты җанга.
Син әлегә генә шулай
Йөрисең сукмый санга…
Башкаеңа аякларың
Буйсынмас көннәр алда.
Әлегә «вакыт җитмәде»
Йә «арганмын» дип алда!
Мин сине барыбер көтәм,
Көмеш чәчле ай улы!
Хата «бу да үтәр» дию, –
Килде. Китмәс бу юлы…
Китү өчен вакыт та тар,
Кыскарган барыр юл да.
Соңгы туй атлары инде
Килергә чыккан, юлда…
2008
Син – мине, мин сине нигә,
Нигә күреп алдык соң?
Узып киткәч, тар сукмакта
Ник тукталып калдык соң?
Синең чәчең ай төсендә,
Күзләрең – тирән дәрья.
Беләм бәһасен төшүнең
Шундый да тирәннәргә.
Шуңа күңелемнән тындым,
Бикләдем хисләремне.
Ә син күзәтеп йөргәнсең
Тәрәздән кичләремне…
Хәл белергә генә, диеп
Ачтың да ишегемне,
Коеплар гына төшердең
Күңелдән бар шигемне.
Хәл белешү – изге йола,
Әмма барыбер уйла:
Нидән бу кадәр тартылу,
Җанга ник ярсу тула?
Һәм …менә вәгъдә иттең дә
Нигә килми калдың син?
Узып киткәч, тар сукмакта
Ник тукталып калдың соң?
Хәл белешү – изге йола,
Ә мин нишләргә тиеш? –
Тар сукмакта басып торам,
Тукталып калган килеш…
Читать дальше