Зариф Бәширов - Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар

Здесь есть возможность читать онлайн «Зариф Бәширов - Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, Публицистика, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Язучы Зариф Бәширинең замандашлары турындагы истәлекләре, «Чуаш кызы Әнисә» бәяны һәм публицистик язмалары укучыларга әдәби мирас буларак тәкъдим ителә.

Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Шуның өстенә безнең гаилә тормышы да искиткеч күңелсез, эчпошыргыч бер хәлдә иде. Кайткан чагында туктаусыз дәвам иткән җәнҗал, талаш, кычкырыштан башканы күрмисең.

Әтинең ике хатыны, ике хатынга ике оя баласы бар. Ул оялар да, юри шулай эшләнгән шикелле, бер-берсенә капма-каршы: зур әнкәйнең балалары һәммәсе дә кызлар. Ә минем әнинең зур балалары һәммәсе дә малайлар. Йорт эчендәге бөтен талаш-кычкырышның да төп сәбәбе әнә шунда.

Карт әни яки зур әнкәй минем әнинең ир балаларыннан көнләшә, аларның әтидән соң михрап иясе булып калуларын теләми. Шуның өчен дә аларны ничек кенә булса да читләтү, рәтсез бер хәлгә кую хәйләсен, юлын эзли. Аларны үзара һәм алар белән ата арасын бозыштырырга тырыша.

Минем әнием исә үзен әнә шул михрап иясе булачак ир балаларның анасы санап кукраерга тели, һәрбер эштә үз балаларын өстен куярга маташа.

Әти – чиксез коры табигатьле, үзсүзле, үз-үзенә исе китүчән, йортта ирке чикләнмәгән хуҗа булганлыгын нык күрсәтүчән бер кеше. Аныңча, йортта бер генә кеше дә аның бер генә теләгенә дә, бер генә сүзенә дә каршы килергә тиеш түгел!.. Аңа ошамаган кечкенә генә сүз дә аны тәмам җенләндерә, серкәсе су күтәрми.

Әнә шуны бик яхшы аңлаган зур әнкәй искитмәле осталык, хәйлә һәм астыртынлык белән хәрәкәт итә, ялагайлана белүе аркасында, үз гаебен дә сылап-сыйпап, яшереп калдыра ала.

Минем әнием, саф-пакь йөрәкле, артык дәрәҗәдә садә күңелле булуы аркасында, андый сылау-сыйпау, хәйлә, ялагайлану дигән нәрсәне белми. Үзе дөрес дип тапкан фикерен, сүзен ачыктан-ачык шап иттереп әйтә дә сала. Менә шуның өчен дә талаш вакытларында тукмак күбрәк аңа төшә. Әнигә төшкән бу тукмаклар аны нык яраткан, хөрмәт иткән миңа шулкадәр каты тәэсир итә, шул чагында мин, әгәр кулымнан килсә, бөтен дөньясына ут төртеп, әкиятләрдә сөйләнә торган Каф тавы артына китәрдәй була идем.

Менә шундый күңелсез, эчпошыргыч, ачу-нәфрәт тудыручы тормыш өстенә минем эшкә җигелүем дә, мәдрәсәдә булган газаплардан артык булмаса, бер дә ким түгел.

Минем агам – әнинең зур улы Габдрахман – тиз генә пишкадәмлеккә аяк басып, авыл мулласы, әни әйтмешли, «алтын багана»лык урынын аласы булганлыктан, ул ел буена диярлек мәдрәсәдә кала, авылга кайтмый. Кыр эшләре кызган чакларда гына кайтып, берәр ай эшләштереп китә. Әнинең миннән соңгы балалары һәммәсе дә ваклар. Зур әнкәйнең кызлары буй җиткән булса да, җитмәсә, тагын мулла кызлары, затлы сөякләр. Алар күбесенчә өй эчендә киндер, сөлге, җәймә сугып, күлмәк тегеп, түбәтәй сырып, барасы кияүгә придан әзерләргә тиешләр. Шулай булгач, аларны вак-төяк эшләргә, йомышка йөртеп тә, ыржыктай ялчы-хезмәтче белән кыр, урман эшләренә дә җибәреп булмый!..

Шуңа күрә дә, яз җитеп, май ае кергәч тә, мине өйгә – эшкә кайтаралар. Язгы сабан сөрү, бәрәңге утырту, каты сука, печән җыю, урак уру, иген сугу, урман кисеп утын ташу кебек эшләрнең һәммәсендә дә мин хезмәтче белән тиң. Шуның өстенә мин терлекләрне көтүгә йөртәм, каз, үрдәк, тавыкларны карыйм, аларга болыннан әрекмән яфраклары, кузгалаклар алып кайтып, тапап ашатам, әнинең бәбиләрен карыйм, каршыбыздагы Тутый кош елгасына төшеп, аларның пычрак чүпрәкләрен юам. Апаларым киндер, сөлге, җәймә кебек нәрсәләр тукыган чакларда, иртә таңнан торып, аларга шүре ясыйм, җеп катам, уратнадан 3 3 Уратна (уратма) – киләп агачы. җеп чорныйм. Шулай да мин апаларыма бик үк рәнҗүле түгелмен. Алар минем бу хезмәтләремне бөтенләй үк җилгә чыгарып ташламый: Сабан туйларында, суган кабыгы белән кайнатып, бер-икене генә булса да йомырка кызартып бирәләр; бәйрәм көннәрендә көнбагыш, прәннек кебек нәрсәләр алу өчен ике-өч тиен генә булса да, алардан акча да эләгә. Миңа дип, бәйрәм көннәрендә генә кияр өчен ак ситсыдан күлмәк теккән чакта да аның якасын бормалап-бормалап, кызыл, яшел җепләр белән кайыйлар. Мин шулар белән юанып, бигрәк тә кечкенә апамны яратуыма бирелеп, күп вакытларны өйдәге күңелсезлекләрне, авырлыкларны да онытып йөрим…

Бервакытны мин, болай өй эчендәге күңелсезлекләр хакында сөйләргә батырчылык итә алмасам да, әтиемә мәдрәсәдәге хәлләр турында нык кына зарландым. Ләкин ул бер дә әсәрләнмәгән һәм исе китмәгән рәвештә генә:

– Алаймы, – диде, – авырлык белән алган белем кадерлерәк була ул! Яшь чагында күргән авырлыклар киләчәккә юл ача…

Шуннан соң ул үзенең яшь чаклары һәм нинди авырлык белән укуы турында кыска-кыска гына итеп сөйләп бирде.

Минем әти урта хәлле игенче Таҗи гаиләсендә туа. Мин Таҗи бабайны яхшы хәтерлим. Аның уртача гына зурлыктагы такта түбәле бер өе, бер келәте, ике буй лапасы бар иде. Терлек-туары да бер ат, бер сыер да биш-алты сарыктан тора. Ләкин ул авылның башка кешеләреннән аерыла: бары тик аның гына яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасы бар иде. Дүрт йөз йортлы авылда бүтән берәү дә бу эш белән маташмый. Җәй көннәре Таҗи бабай иртәдән кичкә кадәр шул бакчасында эшли, алма, чия, кура җиләге мул булып өлгерә, яшелчә түтәлләрендә кишер, кыяр, шалкан өлгерә. Бабай үзенең төпчек улы – озын буйлы, таза бәдәнле Садри әбзәй белән яши. Аны авылда Садри солдат дип кенә йөртәләр иде. Мин һәр көнне аның Хәйретдин исемле улы янына уйнарга барам. Яшелчә өлгергән чак булса, бабай безне кыяр, шалкан ише нәрсәләр белән сыйлый, алма, чияләрдән дә коры калдырмый иде.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


libcat.ru: книга без обложки
Акмурат Широв
Павел Широв - Рыцари Морвена
Павел Широв
Галибя Идиятова - Күңелле истәлекләр
Галибя Идиятова
Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x