Синең шушы бурычларны үтәвең уку эшенә зарар итмәгән шикелле, уку эше дә шул бурычларны үтәүгә комачаулык ясамый. Чөнки кәгазьгә язылмаган, ләкин гадәткә нык кереп киткән «программа»да болай куелган: һәрбер шәкерт иң кечкенәсеннән башлап иң зурысына чаклы ел буена тик бер китап укый. Шуны укып чыккан шәкерт «уку программа»сын үтәгән була. Шуның өчен укучыдан «син ничәнче сыйныфта укыйсың?» дип сорау урынына «нинди китап укыйсың?» дип кенә сорыйлар. Сыйныф бүлмәсе дигән нәрсә юк. Ә инде ул китапта теге дөньяда янып торган җәһәннәм өстендәге кылдан нечкә, кылычтан үткен сират күперен үтү өчен бу дөньяда нишләргә кирәклегенә чаклы язылган була.
Уку вакытлары да сәгатьләп-нитеп билгеләнмәгән. Сине укытучы хәлфәнең кәефенә карап йөри. Хәлфәнең кәефенә туры килсә, ул көн саен бер тапкыр үзе теләгән вакытта чакырып алып сиңа сабак бирә. Кәефенә туры килмәсә, ике көнгә, өч көнгә бер чакыра. Шунлыктан уку эшләре алай күп вакыт алмый.
Мондагы шәкертләр уку дәрәҗәсе ягыннан өч төрлегә бүленә.
Беренчесе – мантыйк (логика) фәненең башлангыч китабы «Исагуҗи»га төшкәнгә кадәр укучылар – безнең шикелле сикытлар 1 1 Сикыт (гар.) – житлекмәгән бала. Монда «акыл, белем ягыннан җитлекмәгән» мәгънәсендә. – З. Б.
. Бу дәрәҗәне алу өчен иң кимендә җиде-сигез ел укып, гарәп теленең грамматикасын үтәргә кирәк.
Икенчесе – гарәп теле грамматикасын үтеп, «Исагуҗи»га төшеп, ханлык 2 2 Хан – фарсы сүзе, «укучы» мәгънәсендә.
дәрәҗәсенә күчү. Ул чагында инде андый шәкертне, укый торган китабының исеменә бәйләп «исагуҗихан», «шәмсияхан» дип йөртәләр. Бу дәрәҗәне үтү өчен алты елда алты китап укырга кирәк.
Әнә шул алты елда алты китапны укып үткәч, шәкерт укуның иң соңгы китабы булган «Мулла Җәлал» дигән китапка төшә һәм «пишкадәм» дигән исемне ала. Бу исемне алган шәкерт, гәрчә аның белеме ике бозауга кибәк аерырга ярарлык булмаса да, галимлекнең иң соңгы дәрәҗәсенә җиткән санала, безнең ишеләрне теләгән йомышына кушарга, теләгәнчә суктырырга хаклы.
Безнең авыл шактый зур. Аның чаклы башка татар авылларында өч-дүрт мәчет, һәрбер мәчеттә ике мулла, бер мәзин булса, безнең авылда бар булганы ике мәчет, мәчет саен бер генә мулла, чөнки авылны үз кулында тоткан Шәкүр карак белән шәкүрчеләр яңа мәчет салуга да, мулла куюга да рөхсәт итмиләр. Авылда мәчет салу, мәктәп ачу мулла-мәзин кую, староста сайлау, җир бүлү, йорт урыннарын билгеләү кебек җәмәгать эшләренең һәммәсе дә алар теләгән тәртип буенча йөртелә. Минем әтинең атасы Таҗи бабай белән Шәкүр каракның анасы бертуган булганлыктан, искә алынган мәсьәләләрдә алар бергәләп план төзи. Әнә шул план буенча, озакламый минем агам Габдрахман әти янына мулла булырга һәм, әти үлгәч, бөтенләй хуҗа булып калырга тиеш. Шәкүрнең миннән бер яшькә кече кызы бар. Ул үсеп, мин пишкадәмлек дәрәҗәсенә ирешкәч, авылга өченче мәчет салынып, мин шунда мулла һәм Шәкүргә кияү булачакмын икән.
Моны бөтен авыл халкы да белә. Шуның өчен картлар белән карчыклар урамда очрап калганда, абзыйның аркасыннан сөеп:
– Алла боерса, әтиең урынына мулла булырсың, – диләр, ә миңа:
– Гыйсмиләр мулласы булырсың! – диләр. Ягъни безнең балалар өчен салынасы мәчет мулласы дигән сүз була инде бу.
Һәрбер атна-җомга көндә зур әнкәйнең китап сөйләгәнен тыңлар өчен безнең өйгә илле-алтмышлап хатын-кыз җыела. Зуррак бәйрәмнәр алдыннан аларның саннары йөздән дә ашып китә торган иде. Һәммәсе дә сәдака китерә, кайсы бер савыт он, кайсы ярма, күбрәге пешкән икмәк алып килә иде.
Әти безне Буага укырга җибәргән чагында, зур арбага турпыша җәя дә шунда түбәләмә иттереп әлеге сәдакага җыелган икмәкләрне төйи, һәм без шуларны алып китәбез. Аларны мәдрәсәнең салкын базындагы такта сандыкка төяп куябыз да, кирәк саен алып менеп, мич куышында җылытып ашыйбыз. Менә бу инде мәдрәсәдә ашала торган төп азык!
Әмма күпләр үзләре теләгәнчә туйганчы ашый алмый, чөнки андый икмәкләр аз килә, шунлыктан ярым ач хәлдә яшәүчеләр байтак була торган иде.
Безнең әти кирәк-яраклар, чәй-шикәр алу өчен акча җибәрүдә дә алай бик үк саран түгел. Ай саен бер сум килеп кенә тора. Шуңа күрә дә безнең шикәрсез чәй эчкән чаклар бик сирәк була иде. Шулай да иске ак чәйнек капкачының төймәсен һәрвакыт өстәл тартмасында саклыйбыз; шикәр булмаган чакларда, читтән караган шәкертләр шикәрсез чәй эчәләр икән дип әйтмәсен өчен, әлеге чәйнек капкачының төймәсен тешкә кагып алабыз.
Атнага бер тапкыр шулпалы аш пешереп ашаган шәкерт бай шәкертләрдән санала. Ул яктан без дә артта бармый идек. Хәтта атнасына икешәр тапкыр пешергән чаклар да булды.
Читать дальше