Зариф Бәширов - Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар

Здесь есть возможность читать онлайн «Зариф Бәширов - Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, Публицистика, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Язучы Зариф Бәширинең замандашлары турындагы истәлекләре, «Чуаш кызы Әнисә» бәяны һәм публицистик язмалары укучыларга әдәби мирас буларак тәкъдим ителә.

Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Әмма матбугаттагы мондый пырдымсызлык, минемчә, бөтенләй эзсез югалмый. Егерменче-утызынчы елларда бу шаукым – әдәбият әһелләренең бер-берсенә ташлануы – зур фаҗигагә әверелде.

Оренбургтан киткәч, З. Бәшири Пенза, Тамбов якларында, Җидесу өлкәсенең Капал шәһәрендә мөгаллимлек итә.

Яшьтән үк әдип чуашларның тарихы, көнкүреше белән кызыксына. Бу гаҗәп тә түгел, Чүти бит чуаш авыллары белән янәшә генә утыра. Оренбургта вакытта ул «Шура» журналында «Чуашлар» дигән әтрафлы зур мәкаләсен бастыра. Бераздан шушы мәүзугъ аның әдәби иҗатына да килеп керә. «Чуаш кызы Әнисә» бәянын киң даирә укучылар яратып кабул итә. Чыннан да, бу әсәр матур тел белән язылган, аңардан бертөрле лирик җылылык бөркелә.

Гомумән, чәчмә әсәрләрдә аның иҗади мөмкинлекләре киңрәк ачыла. Балалар өчен язылган «Ефәк корты», «Шаян Фәһим» әсәрләре дә шуңа дәлилдер дип уйлыйм. Шигырьләренә исә нәфислек җитми, күп очракта алар коры кычкыруга, тамак ертуга кайтып кала. Юкка гына Ш. Бабич үзенең мәшһүр «Китабеннас» әсәрендә З. Бәширигә мондый эпиграмма багышламый:

Әй, Зариф, чык ялтырап, тик бар да китсен аптырап,
Дошманыңны калтырат, борчакларыңны шалтырат.

Аның Октябрь фетнәсенә кадәрге шигырьләренең күбесе – милләт язмышын кайгырткан декларатив язмалар. Беренче җыентыгы да «Милләт кайгысы» дип атала. Хәзерге «милли» шигырь язучыларга аңардан шактый өйрәнергә мөмкин.

Әлбәттә, З. Бәшири – милләт алгарышын җаны-тәне белән теләгән зат. Баласына нинди исем бирүгә карап, кешенең кем икәнен әйтеп була. Улларына шагыйрь Ясүкәй, Чыгтай дигән исемнәр куша.

Ул күп язган. Арада, билгеле, бүген дә рәхәтләнеп укырлык шигырьләр бар. Үз заманында исә Тукай, Дәрдемәнд, Рәми, Бабичларны санаганнан соң, Гафурилар, Укмасыйлар, Думавилар, Бәшириләр, Сүнчәләйләр исемлеге башланган. Бүген дә бу исемлекнең тәртибе үзгәрмәде. Бу үзе үк «бүген мине аңламыйлар, киләчәктә аңларлар» дигән өметнең буш икәнлеген раслый булса кирәк.

Сәяси юнәлешләрдән һәрвакыт читтә торган, әмма унынчы елларда ялган донослар аркасында охранка тарафыннан әтисе һәм абыйсы Габдрахман белән беррәттән эзәрлекләнгән З. Бәшири дә патша төшерү мәрәкәсен сөенеп каршы ала, юксыллар хакын даулап, үзенә хас шигырьләр дә яза; әмма, күрәсең, бу буталышның асылын тиз аңлап ала: татарның кызыл авызлары белән тулган Казан, Уфалардан читтәрәк яшәргә ниятли, Төркестанда кала, андагы үзбәк, уйгур, татар газеталары белән хезмәттәшлек итә, Урта Азия дәүләт университетында үзбәк, уйгур телләрен һәм әдәбиятларын укыта. Шушы елларда ул «Үзбәк әдәбияты», «Уйгур әдәбияты» исемле хезмәтләрен дөньяга чыгара. Әсәрләрен үзбәк телендә дә яза (мәсәлән, «Ефәк күлмәк»), шулай ук ул беренче уйгур газетасы «Садаи Таранчы»ның беренче мөхәррире буларак та билгеле.

Билгеле, «заман корабыннан» иске әдәбиятны себереп түгәргә җыенган яшь «пролетар» шагыйрьләр өчен ул комган кебек үк чит була. З. Бәшири моны аңласа да, ярашып карый, әдәби мохиттә казганырга омтыла, «кызыл» шигырьләр дә язып азаплана. Ләкин алар зәгыйфь һәм шактый ук көлке чыга. Утызынчы елларда ул Донбасска килә, берара андагы «Пролетар» газетасында эшләп ала. Күрәсең, заман белән тигез атлап, эшчеләр тормышын өйрәнеп, советча әсәр язарга да теләгәндер. Тик, шул чакта Донбасста сөргенлектә булган Шәйхи Маннур үзенең истәлекләрендә язганча, яшьләр аңа сәерсенеп һәм көлеп карый. Карт шагыйрьнең (юкса аңа әле илле дә тулмаган була!) эшче темасына язган «Поезд китте хутлап-хутлап, стансада торды туктап-туктап» дигән юллары телләргә күчеп, З. Бәширине «шөһрәткә» күмә.

Ничек кенә «кызыл» һәм уяу булырга тырышмасын (икенче хатыныннан туган улларына Фрит, Сизгер дигән исемнәр куша) иске милли әдәбият вәкиле, мулла малае булган әдип большевистик репрессиядән котыла алмый. Төрмә-лагерьларда аңа «яңа тормышның» бөтен ләззәтен кичерергә туры килә.

Иреккә чыккач, ул кабат Уфага кайтып төпләнә. Монда аны, әлбәттә, беркем дә кочак җәеп каршы алмый. «Тукай дошманы» дигән кара тамга аны үлгәнче эзәрлекли. (Камил Мотыйгый язмышын искә төшерик, ул Тукайның яңа «дусларыннан» котылыр өчен үз-үзенә кул салырга мәҗбүр була.) Югыйсә үз заманында татар дөньясында Тукайның сатирасына кем генә эләкмәде икән? Эчтән авыр кичерсә дә, мондый гайбәтләрдән З. Бәшири өстен кала белгән. Холык шундый. Ул үзенең замандашлары турында истәлекләр язарга утыра. Гасыр башында татар әдәби мохитенең эчендә кайнаган, гаҗәеп кызыклы тормыш юлы үткән кешенең бу истәлекләре безнең әдәбият өчен гаять әһәмиятле. З. Бәшири истәлек, хатирә язу өчен зарур булган искиткеч хәтергә ия була. Аның бу вакыттагы тормышын күзаллау өчен Миркасыйм Госмановның «Ябылган китап» (Казан, 1996) дигән әсәреннән бер өзек китерү урынлы: «Әниебез Гөлҗиһан (1905 елда туган) ике-өч ел Капалда мөгаллимлек итүче Зариф Бәширидә укый… <���…> Әниебезнең сүзләренә караганда, Зариф Бәшири ихлас күңелле тәрбияче, тырыш мөгаллим, зур шагыйрь, әмма шәхси тормышында бик бәхетсез кеше булган. Шулар хәтергә нык сеңеп калганмы, мин бер елны Зариф Бәширине махсус эзләп киттем. 1960 елның гыйнвар ахырларында, кышкы каникул вакытында булды бу хәл.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


libcat.ru: книга без обложки
Акмурат Широв
Павел Широв - Рыцари Морвена
Павел Широв
Галибя Идиятова - Күңелле истәлекләр
Галибя Идиятова
Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x