1 ...7 8 9 11 12 13 ...44 Берәүләр әнә шундый сүзләрне авызларыннан төкерек чәчә-чәчә сөйләсәләр, икенчеләре баш чайкап: «Ходайның кодрәте, ә! – дип куя. – Аллаһы Тәгалә диннең дошманын җәзалыйм дисә, болытсыз-яңгырсыз көндә дә яшен җибәрә икән, ә!» Ул эшне башкару өчен Җәбраил фәрештәне кушкандыр инде ул, Аллаһы тәбарәкә вә тәгалә хәзрәтләре!»
Минем әти исә нинди генә җирдә, нинди генә мәҗлестә булмасын, яңача укуга каршы сүзләр кузгалган чакларда, аларны ялганга чыгарып, мондый укуны дәртләнеп мактый иде.
Быел ул мине дә шундый ният белән Акъегет мәдрәсәсенә имтиханга алып барды.
– Әйдә әле, улым, син дә барып күр әле, ошармы икән ул сиңа, – диде.
Бакча эченә салынган ике катлы зур мәктәп. Аның түбәнге катындагы җыйнак бүлмәләрендә читтән килеп укучылар тора. Югарыгы катында уку – класс бүлмәләре. Пакь, таза, бөтен җирләре балавыздай итеп юылган һәм кара парталар тезелеп киткән бу бүлмәләргә кергәч тә мин үземне яңа дөньяга чыккандай хис иттем, һәм күз алдыма Буа мәдрәсәсе ыржаеп килеп баскандай булды.
– Тагын да шул дуңгыз абзарына барырмын микәнни?
Аңа булган нәфрәтем кабат көчәйде. Акъегеткә юл буенча куркып-каушап бардым:
– Андагы шәкертләр миннән әллә нинди җавап бирә алмаслык сүзләр сорап йөдәтмәсәләр ярар иде, – дим.
Ул заманда нинди генә бер мәктәп яки мәдрәсәгә башка бер шәкерт килмәсен, аны дәррәү ун-унбиш шәкерт сырып алалар да төрле яктан йолыккалыйлар, көләләр, мыскыллыйлар, аңарга тузга язылмаган нәрсәләр турында сорау бирәләр иде:
– Сәлсәбила, җәлҗәбиланың мәгънәсе ничек?
– Мөселман пәриләр, җеннәр кайда күбрәк булалар? Менә шуннан соң сүз көрәштерү, талаш-тартыш китә.
Азагы агач башмаклар белән сугышып беткән чаклар да еш була иде.
Ләкин минем юлдагы уйларым да, куркуларым да бушка чыкты, чөнки мондагы шәкертләр мине бөтенләй башкача каршыладылар:
– И-и, син Буа шәкертемени?.. Алай булгач, син безнең өчен кадерле кунак икән!
Алар мине ачык йөз белән, дусларча култыклап алдылар да мәктәп тормышы белән таныштыра башладылар.
Мәктәп ишегалдында мунча: шәкертләр атна саен шунда кереп юыналар. Зур ашханә. Анда һәрвакыт куб кайнап тора, теләгән чагыңда чәйне эчә бир. Аның янында киң чуен плита, кастрюлеңне куй да аш пешер. Ашханә янында якты, җылы юыну бүлмәсе. Болар беренче күрүдә мине бик тә гаҗәпләндерде, әлбәттә.
Мондагы укучылар арасында дәрәҗәләр дә юк, тик бер нәрсә бар:
– Кайсы сыйныф шәкерте?
Класслар арасында бер-берсенә кимсетеп, түбәнсетеп карау булмаган шикелле, зуррак класста укучылар да борыннарын һавага чөеп йөрмиләр. Һәрбер класста ничә төрле фән укыла.
Тантаналы имтиханда миңа бик нык тәэсир иткәне география һәм уку дәресләре булды. Имтиханга кергән унбер-унике яшьлек бала уку китабындагы хикәяләрне укып чыга да аннары, китапны ябып куеп, аңлатырлык итеп сөйләп бирә…
Шундый ук балалар географиядән сөйләгән чагында, барлык җир йөзе синең күз алдында уч өстенә төшерелгәндәй җанлана. Алар сине әле Пекинга, әле Парижга, әле Истанбулга илтеп кертәләр… Ә мин сигез ел укып, үзебезнең Цивил шәһәре кайсы якта икәнлеген дә белмим.
Имтиханнар бетеп, кайтырга чыккач, әти миннән сорый:
– Ничек, улым, мондагы тәртип һәм укулар сиңа ошадымы? – ди.
– Ошамаган кайда инде ул! – дим мин. – Буа әчелеге түгел инде бу!..
Әти дә көлеп җибәрә, аннары кайтарып сорый:
– Алай, шәт, син дә шунда килеп укыр идең?
– Бик килер идем дә, сез рөхсәт итсәгез…
Мин әтинең мондый сүзләрне, әгәр кәефенә туры килә калса, хуплаганлыгын бик яхшы беләм. Шуңа күрә мин «сез рөхсәт итсәгез» дигән сүзләрне өстәп куям. Шуңадыр инде ул, ризалык күрсәтеп:
– Мин үзем дә шулай уйлыйм шул, – ди.
Дөрестән дә, ул үз сүзендә торды: көз җиткәч тә Акъегеткә укырга китерде.
Мин бу мәктәптә дә дүрт ел укыдым. Әмма һич шик ләнми шуны әйтә алам: бу мәктәп минем аңымны, дөньяга, тормышка булган карашымны киңәйтте, мине, начармы-яхшымы, әдәбият мәйданына кертеп, матбугат хезмәтчесе ясады!
Гариф хәлфә мин барганның икенче елында мәктәптә тәрәккый мәҗлесе 4 4 Тәрәккый мәҗлесе – «милләтне алга җибәрү турында утырыш» мәгънәсендә.
дигән бер нәрсә оештырып җибәрде. Менә шул мәҗлес, утырышлар аша мин беренче мәртәбә Мәҗит Гафури иҗатына килеп чыктым.
Һәрбер кече атна көндә кич белән үткәрелә торган бу тәрәккый мәҗлесенә, шушы мәктәпнең олырак шәкертләреннән тыш, шактый зур булган Акъегет авылының аңлырак картлары, яшьләре белән тирә-як авыллардан да күп кенә кешеләр килә торган иде.
Читать дальше