Бу сүзләр Мәҗит Гафуриның «Милләт мәхәббәте» дигән шигырьләр җыентыгы чыгу уңае белән әйтелде, әлбәттә.
1905 ел революциясеннән соң Россиядә булган бөтен татар мәдрәсәләрендә бердәм дулкынлану, чуалышлар башланды.
Егерме-егерме биш ел буенча укып та, алган белемнәре мулла булудан башкага ярамаганлыктан, бик күп шәкертләр, сакаллары агарганчы, муллалыкка урын чыкканны көтеп, шул мәдрәсәләрдә мүкләнеп яталар иде.
Менә бу хәл икенче төрле караш-аң тудырды:
– Мәдрәсәләргә ислах, реформа булсын, фән, урыс теле укытылсын!..
Казандагы Галимҗан хәзрәт Баруди карамагында булган мәдрәсәи «Мөхәммәдия» 1905 ел революциясеннән элек үк беркадәр ислах ителгән – реформалаштырылган иде. Менә шушындый мәдрәсәләрдә укучы шәкертләр, мәдрәсәләргә ислах кертү таләпләре белән генә калмыйча, Казан шәһәрендәге эшчеләр, төрле политик оешмалар белән бәйләнеш тотып, революция хәрәкәтендә дә аралашып киттеләр. Казанда булган бәрелешләр чорында эшчеләр белән бер сафта кулларына корал алып сугыштылар, прокламацияләр басу, аларны тарату, урамнарда тәртип саклау, оешмалар арасында хәбәр йөртү кебек эшләрне башкардылар.
Галимҗан хәзрәт мәдрәсәсе шәкертләрендә булган бу хәрәкәт Казандагы башка мәдрәсә шәкертләренә дә йогынты ясамый калмады. Минем агам укый торган Закир хәзрәт мәдрәсәсендәге (аны «Зәңгәр мәчет мәдрәсәсе» дип тә йөртәләр иде) шәкертләрнең Алафузов заводындагы эшчеләр белән бәйләнештә булуларын да мин бик яхшы беләм. Бигрәк тә шул завод эшчеләреннән «социалист Сафи» дип танылган берәүнең әнә шул мәдрәсәгә килеп яшерен җыелышлар үткәрүе миндә нык тәэсир калдырган иде.
Казан чухурлары 10 10 Элек Казан татарлары арасында «мещан» сүзе урынына «чухур» дигән сүз кулланыла иде. – З. Б.
белән берлектә, Николай патша рәсемен күтәреп, «Яшәсен падишаһы әгъзам 11 11 Падишаһы әгъзам – бөек патша.
хәзрәтләре» дип, Казан урамнарында демонстрация ясап йөргән Галимҗан хәзрәт әлеге революция хәрәкәтенә катнашкан шәкертләргә каршы кискен чаралар күрә башлады. Мәсәлән, кичке сәгать уннан соң шәкертләр мәдрәсәдән шәһәр урамнарына чыгып йөрүдән тыелдылар. Сәгать уннан соң урамга чыгып калган шәкертләр яңадан кайтып мәдрәсәгә керә алмасыннар өчен мәдрәсәләрнең капкаларына зур, авыр йозаклар салынды, таш коймалар өстенә чәнечкеле тимерчыбыклар тартылды. Шәкертләрнең урындык куеп утыра торган биек өстәлләрен ваттырып, аларны мичкә яга башладылар.
Әмма бу чаралар шәкертләр арасында тагын да ризасызлык китереп чыгарды.
Шул ук чорларда бер газетада «Низамлы мәдрәсә» дигән кискен мәкалә басыла. «Мөхәммәдия» шәкертләре, шуңардан сәхнә әсәрләре төзеп, мәдрәсәләрдә уйныйлар, җилем басмада «Изгеч» һәм «Телчән» дигән газеталар чыгаралар.
Менә шушындый хәлләр шактый көчәеп, политик төс ала башлагач, мәдрәсә идарәсе хәрәкәт башында йөргән дүрт шәкертне куарга карар бирә. Сиксән ике шәкерт, шуңа протест йөзеннән 1905 ел азагында мәдрәсәне ташлап, «Марсельеза» һәм башка революцион җырлар җырлап, урамга чыгалар. Мәдрәсәгә алтмыш кешелек кораллы полиция чакыртыла. Берничә шәкертне кулга да алалар.
Шәкертләр арасында, үзләренең таләпләре кабул ителмәү аркасында, мәдрәсәне ташлап чыгучылар башка шәһәрләрдә дә булды. Мәсәлән, Оренбургтагы «Хөсәения» шәкертләре ике тапкыр ташлап чыктылар. Хәтта Оренбургта карагруһчылар органы булган «Дин вә мәгыйшәт» журналын чыгаручы Вәли мулла 12 12 Вәли мулла – мәдрәсәи «Хөсәения»не салдырган Әхмәт байның җияне, Гани байның улы. – З. Б.
мәдрәсәсендә дә шундый хәлләр булып үтте. Галимҗан Ибраһимов белән аның шәриге һәм дусты Шәһит Әхмәдиев тә әнә шул мәдрәсәне ташлап чыгучылардан иде.
Шулай ук М. Гафури, Н. Думави, М. Укмасый, Ф. Әмирхан, К. Тинчурин һәм Г. Камал кебек күренекле язучыларыбызның да тормыш юлы шәкертләр хәрәкәте белән бәйле икәнлеге мәгълүм.
Мәдрәсәи «Мөхәммәдия»не ташлап чыккан шәкертләр әнә шул чорларда гына барлыкка килгән «Казан мөхбире» газетасында озын бер декларация сыман нәрсә бастырдылар. Ни өчен мәдрәсәне ташлап чыгулары турында аңлату биргәннән соң, алар үзләренең төрле фәннәр һәм урыс теле укуга теләкләрен белдерәләр. Ләкин моңа ирешү өчен аларда материаль мөмкинлек бөтенләй диярлек юк иде.
Шул ук вакытта Шакир Мөхәммәдьяров дигән студент «Казан мөхбире» газетасына, халыкны ярдәмгә өндәп, бер мәкалә язып чыга. Куылган шәкертләргә ярдәм эшен оештыру өчен «Ислах комитеты» төзелә. Бу комитет Первая гора урамында бер агач өйне арендага алып, әлеге шәкертләрне шунда урнаштыралар. «Казан мөхбире» газетасы аркылы җыелган ярдәм акчага икмәк, он, ярмалар китерәләр. Шунда җыелыш үткәрелеп, мәдрәсәне ташлап чыккан шәкертләр өчен курс ачарга карар кабул ителә. Бу курсның программасында шактый урын урыс телен өйрәнүгә бирелә.
Читать дальше