Безнең заман кешеләренең йөрәгендә яхшы романтика, канатлы романтика яши. Алар һәркайсы үзенең йөрәгендәге кадерлеләренә карата: «Ут эчендә йөргән чакларында җуйгандыр ул мине дисеңме? Юк, җаным белән ышыклап алып чыктым һәлакәтләр аша мин сине!» – дип әйтә ала торган кешеләр алар.
Әдәбиятка килүнең икенче елында, 1926 елда ук инде «Безнең башлар давылларда, данлы давылларда гомер итәләр: һәр икәүнең гомере – тиңсез роман, һәр берәүнең көне – хикәя» дигән фикергә килгән идем. Гомер юлларым әле дә менә шул: алдан төсмерләнгән романтика җилкәнендә еллар диңгезе аша киләчәккә табан баруда дәвам итә. Яхшы мәгънәдәге романтика – кеше җанының канатларыдыр, күрәсең. Табигатькә, аның кешеләренә карыйсың да, күзләр камаша. Рәхмәт аңа – романтикага: тормышның ямьнәренә сокланырга һәм чыдам булырга өйрәтә ул.
Еллар һәм юллар безне һәркайда шундый кешеләр белән очраштырды. Бу китаптагы кайбер шигырьләрдә сурәтләнгән Хабул образының үрнәге (прототибы) Лысьва заводы пролетариаты арасында яшәгән бер зимагур металлург иде. Утлы, канлы бунтка әверелеп киткән сыйнфый көрәшкә катнашучыларның берсе буларак, ул асарга хөкем ителә. Әмма муенына дарның сабынланган элмәге кидерелгәндә, асып үтерүне егерме еллык каторга белән алмаштыру турындагы телеграмма килеп төшә. Шуның аркасында гына үлми кала. 1917 елда Себердән, каторгадан кайткач, эшафотта басып торган чагындагы кичерешләрен ничектер тыныч кына, гади хәл итеп кенә сөйләп биргән иде. Үлемгә хөкем ителүне, бәлки, ул чынлап та җиңелрәк кичергәндер: аның йөрәгендә бит үзен үзе юатырлык, вөҗданын тынычландырырлык канатлы, дәртле романтикасы булган; ул бит, үз сүзләре белән әйткәндә, «канга батса баткан, әмма буржуйның да башын вата алган», һәм бу «гаебе» өчен үз суды түгел, ә кан дошманы царизм суды хөкем иткән бит аны.
Кешелек дөньясында, үзләрен күреп белгән һәм күрмәгән остазларым-йолдызларым бар. Шуларның берсе – элеккеге Россиядәге милләтләрне халыклар төрмәсеннән азат иткәне, җир йөзендә беренче тапкыр социалистик дәүләт төзегәне, соңгы васыятьләрен әйткән сәгатьләрендә башка халыклар белән беррәттән татар халкы исемен дә телгә алганы – һәрвакытта гомерем, иҗатым күкләрендә Казык йолдыз булып балкып тора. Тормышымның томанлы, болытлы көннәрендә дә иманым кебек булып йөрәктә яшәде ул. Остазларымның икенчесе Галимҗан абый булып төсмерләнә.
Әни, миңа татар телендә исемнәре булган йолдызларның урыннарын табарга өйрәткәндә: «Әнә шул Казык йолдыз тирәсендәге Җидегәннәргә карап, төннең кайсы сәгате икәнен белерсең, юлларыңны ачыкларсың…» – дигән иде.
Аларны, йолдызларны, төрле меридианнардан күзәтергә туры килде. Алар һәркайда, монда да, Көнчыгышта да шул ук урыннарда икән. Кеше дә шулай: үзенең «Казык йолдызы»на карата кайсы төштә, кайсы җирдә булса да, беркем дә, берни дә аны үзенең асыл орбитасыннан чыгара алмый икән.
…Син дә бит бер
Туктарсыңдыр, йөрәк.
Ә шулай да нигә син… тыныч?
Менә шундый – яшәп туялмаслык
Гаҗәп нәрсә шул син, и Тормыш!
Хәсән Туфан 1970
Денем син, бәгърем, туган тел,
Күрәсең, шуңа күрә,
Башымны идерсәләр дә,
Йөрәгем аягүрә лә,
Йөрәгем аягүрә.
Зирәк илем, кыю, чая илем,
Сиңа бит бер сүзем бар минем, –
Йә үлемемдә шуны, йә теремдә
Искә ал идең:
Һәр эшне мин
Башкардым тик бары
Синең өчен кирәккә күрә.
Кирәк төштә утка-суга кердем
Бата-чума һәм яна-көя.
Йөрәгемне, илем,
Кул кылмаган
Саф рәхмәтең синең иркәли.
Дулкынланып шулай, канатланып
Үтеп барам гомер үтәли.
Һәлакәтләр юлда очрый калса,
Кирәк булса корбан булуым,
Дөнья сиңа әйтә алыр, илем:
– Үзең кебек иде бу улың!
Сиңа, илем, антым бу минем.
Мин тик шуны әйтмәкче идем.
1956
«Иске көнгә, нәләт төшкерегә…»
Иске көнгә, нәләт төшкерегә,
Ни дисәң дә аңа аз сыман:
Мин каралып беттем ул тормышта
Сусыз җирдә үскән каз сыман.
Карт-корылар әйтә торган иде:
«Кырыктан соң акыл утыра…»
Акыл микән? Кырык аръягында –
Анда картлык көтеп утыра.
Мин «калошка утырмыйча гына»
Утырмакчы идем акылга,
Эшнең алай барып чыкмаслыгын
Аңлаттылар миңа – факырга…
Читать дальше