Гөнаh түгел гомер итү,
Яшәүләргә омтылып…
Хисапларны ясау кирәк,
Калмасыннар онытылып…
Үткәннәрне, киләчәкне,
Кирәктер чамаларга.
Догаларны кылыргада
Вакытлар таба алырга.
«Уйланасың», нигә дисеңме,
Уйланмыйча кая барасың.
Гомер үтеп бара уйланмыйча,
Уйланып та килә каласым.
Алда әле бөтен юллар диеп,
Вакыт җитми туктап уйларга.
Ашыктыра, нидер ашыктыра,
Ирек бирми булган уйларга.
Үткәннәрдә бераз онытыла,
Хәтер битләреннән җуела…
Яңартып та булмый бик күпләрен,
Шуңа кәеф кайчак коела.
Язмыш яшәү юлы гына түгел,
Адымнарны кирәк уйларга.
Миннән уйлар, ерак түгел микән,
Күмелеп утырам шундый уйларга.
Уйлар килеп, уйлар китсәләрдә,
Аз булсада кирәк уйлану.
Булган ялгышларны төзәтүче,
Күрсәтүче юлны – уйлар ул!
Күпме җырлар язны мактаганнар,
Яз турында кемнәр язмаган,
Язлар сүзен күпме кабатлапта,
Ул сүзләрдән туя алмаган.
Кабатлана… җиhан уяна,
Сабый керә тәүге язларга…
Үсеп килә тагы яңа буын,
Мохтаҗ булып тәүге назларга.
Җылы кояшында яз аеның,
Бөреләнә яңа яшеллек.
Күрә алып олы матурлыкны,
«Бәхетле чак» – диеп дәшәрлек.
Язларда бит кеше матурлана,
Күңелләре аның пакьлана.
Яшәү өчен яңа көч табыла,
Яңа җәйләр шулай башлана…
Яз айлары никтер якын шулай,
Яз аенда әллә туганга…
Җылы кояш ныграк караганга,
Җылы хисләр күбрәк булганга.
Мәрхүмнәргә кайтчы диеп әйтмә,
Юксынулар тирән булсада.
Вакыт үткәч үкенүләр белән,
Күңелләрең ашып тулсада.
Кая булдың бергә булган чакта,
Кайда булды синең уйларың.
Аерылуга әллә ышанмадың,
Яшәү мәңге диеп уйладың.
Кемгә кирәк синең чәчәкләрең,
Сусап ятса мәрхүм догага.
Нигә аны кире чакырырга,
Чәчәк әллә дога кыла ала.
Хөрмәт күрми китә бу дөньядан,
Догалар юк hаман мәрхүмгә.
Кешеләрнең кылган изгелеге
Дога булып кайтсын hәркемгә.
Китәрбездә шулай онытылырбыз,
Үзебездә шундый булганга.
Аллаh ярдәменә мохтаҗлар без…
Ярдәм итәр, дога кылганда.
Очрашулар дуслашулар була,
Бергә яшәп күрше булабыз.
Сайлап булмый туганнарны гына,
Гoмерлеккә туган булабыз.
Берсе ерак, берсе якынырак,
Яшәүләрдә төрле җирләрдә.
Искә төшә тормыш барышында,
Шатлык яки кайгы килгәндә.
Сәләм диеп, хәл белешеп алып,
Савап – гaмәл эшли аласың.
Гади генә булган сүзләрдән,
Үзең өчен мәгънә табасың.
Туганлыкның жебе шикелле,
Очрашулар – hәрбер күрешү.
Вакыт табу, гомер агышында,
Сәбәп көтми, сәләм бирешү.
Вакыт үтә, барысы үзгәрә,
Ә туганнар кала барыбер…
Нәсел җебе белән бәйләнгәннең,
Күпләренең hаман каны бер..
Ул җепләрнең бүген ныклыгы,
Алгы буыннарга таяныч.
Туганлаклар начар сакланса,
Безнең буын өчен аяныч…
Язлар җитеп карлар эрегәч,
Утырау, утырау чирәм күренгәч,
«Карга боткасы"на вакыт җитә,
Көннәр җылынуы беленгәч.
Каргасында, боткасында түгел,
Бәйрәмендә бөтен хикмәте…
Яз килүне каршы алулары,
Салып ташлап кышның бишмәтен.
Көзге чирәм кар астыннан чыга,
Карлар әле эреп бетмәгән.
Сыерчыклар килә генә әле,
Көннәр җылыныпта җитмәгән.
Иркен сулыш алып кыштан соң,
Тәбигатькә чагып, болынга.
Учак яннарына җыелышып,
Хыял корып җәйләр турында.
«Карга боткалары» истә кала,
Боткаларның үзгә тәме бар…
Кемнәр, кайчан гына булсаларда,
«Карга боткасы"ның яме бар.
Сау бул дип, кыш дәшәдә инде,
Каршылыйм шикелле язларны.
Өлгереп булмады укырга,
Көз көне утырып язганны.
Гoмернең кадерле көннәре,
Кыйммәте бик олы- югары.
Кичәдән кадерле бүгене,
Яшәүдән туялган юк әле.
Шөкер әйт бүгенгә, үткәнгә,
Бүгеннең дәвамы—иртәгә.
Өметләр яңара кабаттан,
Яңа көн каршылап иртәдә.
Күңелгә өстәлә ышаныч,
Адымнар ясарга тагында.
Без барыйк, адашу ярамый,
Юнәлеш hәм өмет барында.
Барам мин, бер нигә карамый,
Курыкмыйм тукталып калудан.
Ни кирәк күңелгә тагыда,
Син дөрес юллардан барудан.
Исемнәр, булалар төрлечә.
Кайвакыт кушыла, белмичә.
Әйтергә кайчакта уңайсыз,
Булганга мәгьнәсе бер ничә.
Читать дальше