Мансур Вәли-Барҗылы - Ул көннәрдә…

Здесь есть возможность читать онлайн «Мансур Вәли-Барҗылы - Ул көннәрдә…» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Ул көннәрдә…: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Ул көннәрдә…»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әлеге китапка Мансур Вәли-Барҗылының төрле елларда иҗат ителгән повесте, новеллалары, публицистик язмалары һәм юморескалары туплап бирелде.

Ул көннәрдә… — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Ул көннәрдә…», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Мин аңа бер мәртәбә әйткән дә идем, әйдә әле, аерым яшәп карыйк, дип… Күзе маңгаена менде! «Син нәрсә? – ди. – Минем бүтән мәшәкать беткән мәллә? Эшсезлектән аптырасаң, әнә балалар белән күбрәк шөгыльлән!» – ди… Аңа карап кына мин барыбер үз уемнан кире кайтмадым, билгеле. Минем әле чын табигать эчендә яшәп, шундый җирдә эшләп карыйсым килә! Күңелем сизә: ошар кебек ул миңа! Дус кызым янына да әнә шундый өмет белән барам мин… Әгәр дә ул риза икән, тотам да күченеп киләм балаларым белән! Иремнең сүзенә карап тормыйм. Мин бит чит телләр факультетын бетергән кеше… Посёлокта берәр эш табылыр әле. Мәктәпме шунда…

Билал да үз тормышында шундыйрак үзгәреш тели түгелме соң? Ул да шулай уйлый, шулай эшләмәкче була бит… Нинаның сүзенә кушылып, үз фикерен белдермәкче иде, ләкин аның әле әйтәсе сүзе бар икән…

– Беләсеңме, Билал, уңайлы квартирада, байлыкта яшәгән кеше тормыштагы иң гади, әмма иң мөһим, иң кирәк нәрсәләрнең бәһасен, кадерен белми башлый икән ул!.. Менә мине генә алыйк. Мин, Мәскәүдә туып, Мәскәүдә үскән кыз. Анда инде, үзең беләсең, болай карауга барысы да бар, барысы да җитә кебек… Әйткәнемчә, акчабыз да күп, теләгән җиргә йөреп тә кайтып була. Әмма… Әмма күңелем сизә – бу чын тормыш түгел! Кайдадыр матуррак, чынрак тормыш бар! Минем, бик соңга калганчы, әнә шуны табасым, шуңа ирешәсем килә! Әнә шул чын тормышның тәмен татыйсым килә! Ә болай… туйдырды!

Нина тынып калды. Яңадан мендәргә ятты.

Билалны да уйлар биләгән иде… Нина турындагы уйлар. Үзенең инде айлар буена башыннан чыкмаган чуалчык фикерләре… Тик менә хәзер аларның барысын да ничек итеп тиз генә сөйләп, аңлатып бетерәсең?! Әле күбесенә үзең дә төшенеп җитмәгән нәрсәләрне… Шулай да сөйләмичә булмый инде.

– Ә мин инде менә гаиләмне ташлап китеп барам, Нина… Суд безне аермады… Мин үзем китәргә булдым… Дөрес, әлегә бер генә айга, ялга диеп кенә китәм… Ләкин кире анда кайтып яшәүне күз алдына китерә алмыйм… Эштә дә күңел үсми хәзер. Анда да Алла белсен нәрсә икәнен…

Билалның үтә тыныч итеп әйткән сүзләренә Нинаның исе китте:

– О-ой, Билал… Алай кисәк кенә була микән соң ул?! Син инде… бигрәк хәтәр адым уйлагансың… Балаң да бардыр бит?

– Бар шул… Җиде яшьлек кызым бар.

– Аны ташлап китә алам дип уйлыйсыңмы?!

– Моңа кадәр аерылмый яшәвем дә шуның өчен булды инде.

– Белмим, белмим, түзалырсың микән?! Син бик бала җанлы кешегә охшагансың. Синең ише кешегә гаилә җылысы, бала иркәләү бәхете бөтен кешегә караганда да ныграк кирәктер…

– Ярый, Нина, син дә күңелне нечкәртмә әле! Күңел, күңел диеп болай да күп җәфа күрәм мин… Әнә шул күңел белән тиз алдандым, тиз әсәрләндем дә инде!.. Хәзерге акылым булса, мин хатын-кызларның да ир-атлар сыман ук гап-гади кешеләр икәнлеген белер идем… Аларның да әйбәт һәм каты күңеллеләре, таш бәгырьлеләре булганын аңлар идем… Хәзер инде тышкы матурлык кына миңа бөтен хатын-кызны да матур итеп күрсәтмәс, үзенә баш идермәс иде…

Эчендәге бөтен ачуы, моңарчы җыелган ниндидер үче чыга баруын тойды Билал, ләкин ул кыенсынмады, сүзен дәвам итте:

– Мин дә яратып өйләнгән идем төсле, Нина… Аның тәрәзә төбендә сәгатьләр буе басып тора идем. Кинолардагы сыман серенадалар сузарга әзер идем… Ләкин… Ләкин мин ул кешене бөтенләй аңламаганмын икән… Мин аның бары тик фасадына, тышкы кыяфәтенә генә алданганмын икән… Миңа, әле хатын-кыз дөньясында тәҗрибәсез кешегә, аның кем һәм нинди кеше булуы түгел, гомумән, хатын-кыз, ир-атны тартучы зат булуы гына тәэсир иткән икән.

– Йә, шуннан ни әйтмәкче буласың инде?

– Берни дә әйтмим, бары тик уйланам гына. Мин монда сиңа сөйләүгә караганда нәрсә булганын күбрәк үзем аңларга телим әле. Минем ялгышым нәрсәдә булды икән? Хатын-кызны ныграк, күбрәк белгәннән соң гына өйләнергә кирәк булганмы?

– Син, Билал, үзеңнең иң төп сүзеңне һаман әйтмисең әле… Нишләп соң син хатыныңнан риза түгел? Сиңа нәрсә җитми?

– Беләсеңме, Нина, судта сөйләгән ямьсез сүзләрне мин монда искә төшерергә теләмим. Урыны ул түгел! Ну, сиңа дөресен әйтмичә дә булмый. Мин аның күңел тупаслыгыннан, тышкы матурлык астындагы эчке ямьсезлегеннән җәфа чигәм бугай. Хатын-кыз маскасына төренгән кешелексезлекне күрә алмаганмын. Тышкы матурлыкның кибет витринасы һәм күргәзмә өчен генә яраганын аңлый алмаганмын ул чакта!.. Билгеле, мин судта кискенрәк сөйләгәнмендер, дәлилләр китергәнмендер. Ләкин төп фикерем менә шул иде…

– Әйе, мин сине аңлыйм кебек… Синдә дә әзрәк… максимализм дип әйтимме, бар икән. Без аларның үзебез өмет иткәнчә булуларын телибез икән… Ләкин мин иремнең үзгәрәчәгенә инде ышанмыйм! Чөнки… бөтенләй икенче холык бит анда! Кеше ничек шуның кадәр үзгәрә алсын инде, әкият!

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Ул көннәрдә…»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Ул көннәрдә…» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Ул көннәрдә…»

Обсуждение, отзывы о книге «Ул көннәрдә…» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x