Мансур Вәли-Барҗылы - Ул көннәрдә…

Здесь есть возможность читать онлайн «Мансур Вәли-Барҗылы - Ул көннәрдә…» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Ул көннәрдә…: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Ул көннәрдә…»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әлеге китапка Мансур Вәли-Барҗылының төрле елларда иҗат ителгән повесте, новеллалары, публицистик язмалары һәм юморескалары туплап бирелде.

Ул көннәрдә… — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Ул көннәрдә…», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Билал Нинага табарак борылып утырган иде, соравын биргәндә, күзләренә күтәрелеп карады. Зур зәңгәр күзләр, тыныч кына карап тору мөмкин булмаган күзләр иде алар!

Нина аның кыюсыз карашын, әлбәттә, бер секундта сизеп алды, ләкин үзе тиз генә күтәрелеп карамады. Яңа танышын үзенә бераз ияләндерү идеме бу, бөтен чибәрлеген күздән кичерергә мөмкинлек бирү идеме, әллә бөтенләй безнең башыбызга да килмәгән бүтән бернәрсә идеме – ничек кенә булмасын, аның бөтен кыланышы ипле, табигый, ягымлы килеп чыга…

Билал да тора-бара аңа таба ешрак карады, баштагы кыенсынуы әкренләп бетә барды. Ул кыенсыну урынына эчкә ниндидер җылы хис, инде байтактан бирле татылмаган рәхәт ләззәтле тойгы тула, җыела бара иде. Моны, әлбәттә, әллә нинди нечкә җепләр аша Нина да бик яхшы аңлап утырадыр, ләкин тыштан ул берни дә сиздерми. Бары тик тагын да ягымлырак тавышлы, назлырак карашлы, йомшаграк хәрәкәтле генә була бара…

Билал сирәк-мирәк бер-ике сүз кыстыргалап куя, Нина күбрәк үзе сөйли, үзе ачыла. Әйтерсең менә хәзер Билал күз алдында ямь-яшел болыннан бер зәңгәр чишмә бәреп чыкты да шул чишмә челтер-челтер агып, җырлап ята… Билал шуның йомшак ярында искиткеч рәхәтлек кичереп утыра гүя…

– Менә юлга чыккач кына, Халидәнең туган көне икәне исебезгә төште… Төмәнгә барабыз, дип җенләнеп йөреп, бөтенләй онытканбыз! Әйдәгез, Мәскәү эчемлеген сез дә авыз итеп куегыз. Әле аны биредә поезд буфетыннан гына алдык.

Нина йолдызлы савытны аңа табарак кузгатып куйды. Аның пешкән чия төсендәге маникюрлы бармаклары пыяла савыттагы йолдызларга кушылып китте. Әйтерсең Билал каршыннан бихисап күп һәм тирә-юньгә ут, ялкын сибүче йолдызлар өермәсе узды…

Юк, Билал артыгын кыстатырга һич тә яратмый… Гомумән, кешенең иң әйбәт гадәте дип аның табигыйлеген, үзен бервакытта да, беркем алдында да көчләп һәм ясалма кыяфәттә тотмавын исәпли. Әнә шуны ул иң дөрес яшәү дип саный… Теге яисә бу кешенең ихласлыктан качуын ул бары тик курку дип бәяли, үзенчә яшәү кешенең хәленнән килми, эчке көчсезлек дип күрә… Яисә инде әлеге кеше, ниндидер чит холыкны, үзенеке булмаган рәвешне үзләштереп, берәр максатка ирешергә тели… Әлеге чит холык аңа шуның өчен кирәк.

– Әйдәгез, сезнең өчен, Нина! Сезнең менә шушы сихри гүзәллегегез өчен!

Билал, үзенең теленә шундый баллы сүзләр килүгә аптырый төшеп (шәрабның илһам китерә диюләре хак инде әллә), төбенә әз генә, матур итеп кенә эчемлек салынган стаканны Нинага сузды. Нина аны нәфис бармаклары арасына килешле генә бастырып куйды. Аның әз генә кыстату исәбе дә бар төсле иде… Соң, әлбәттә, Билал кыстарга тиеш иде инде аны… Бүтән кем булсын?!

– Безнең танышу хөрмәтенә була инде бу, Нина ханым… Шушындый матур итеп танышу бик сирәк буладыр әле ул! Төн… Безнең поезд, шау-шулы Европаның үзәгеннән килеп, Ерак Төньякка китеп бара… Югары цивилизацияле Европаның уртасында яшәп тәмам туйган, интеккән адәм балалары, икенчерәк, табигыйрәк тормыш эзләп, бүтән якка, икенче материкка – әлеге атаклы Европадан читкәрәк, ераккарак ашкына… Чыдап булмаслык эссе дә, шул ук вакытта кеше өчен өшеткеч салкын да булган зур-зур таш шәһәрләр, алардагы көн-төн туктамый дәвам итүче ыгы-зыгы, бетмәс-төкәнмәс ашыгу, каударлану, нервлану адәм балаларын, инде тәмам гарык иткән… Аларның, адәм балаларының, хәзер чын тормыш белән, үзләрен табигый зат буларак канәгатьләндерә алырдай тормыш белән яшиселәре килә. Алар чынлыкка, табигыйлеккә бик тә, бик тә сусаганнар.

Билал, уйнап-шаярып кына башлаган тост сыманрак сүзен әйтә-әйтә, үзе дә сизмәстән эчендәге уйларына кереп киткән икән. Сөйләп бетергәч кенә искәреп алды. Зәп-зәңгәр тәрәзәгә карап әйткән икән ул үзенең ялкынлы монологын… Шуннан соң күзен кинәт Нинага күчергән иде, менә-менә түгеләм дип торган, түгелеп китү өчен бары тик бер генә тамчы хис көткән ике зәңгәр ут күренде… һәм шунда үзе дә, әллә нинди тыныч, ипле, сабыр тавышка күчеп:

– Әйдә әле, Нина… – диде. Ә күзе, аерылмаслык булып, әлеге ике ут учагына бәйләнгән иде инде.

Нина кайчан кыстатырга, кайчан кыстатып тормаска икәнлеген яхшы белә иде булса кирәк – савыты төбендә бик юка гына катлам калдырып, матур итеп йотып алды… Билал конфет сүтеп аңа бирим дигән иде дә, Нина әле савытын куймаган, кулыннан җибәрмәгән икән – аның бармаклары йомшак кына булып өстәл өстенә таралган, ә алар арасында, матур бер композиция хасил итеп, алсу балкышлы савыт утыра… Нина үзе дә, аз гына иелә төшеп, әнә шул сәнгать әсәренә төбәлгән…

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Ул көннәрдә…»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Ул көннәрдә…» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Ул көннәрдә…»

Обсуждение, отзывы о книге «Ул көннәрдә…» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x