Мансур Вәли-Барҗылы - Ул көннәрдә…

Здесь есть возможность читать онлайн «Мансур Вәли-Барҗылы - Ул көннәрдә…» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Ул көннәрдә…: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Ул көннәрдә…»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әлеге китапка Мансур Вәли-Барҗылының төрле елларда иҗат ителгән повесте, новеллалары, публицистик язмалары һәм юморескалары туплап бирелде.

Ул көннәрдә… — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Ул көннәрдә…», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Ә менә адәм баласы өчен, ныклап уйлап караганда, боларның берсенең дә артык әһәмияте юк икән… Тып-тыныч кына калып уйланган чакларында үзенең пар канатлы икәнен тою гына кирәк икән аңа…

II

Ниһаять, төнге вокзалга җан керде, каядыр югарыга, күзгә күренмәстәй урынга элеп куелган репродуктор «Мәскәү–Төмән» поезды килүен хәбәр итте. Шул сүзләр белән бер үк вакытта диярлек көнбатыш яктан тепловозның көчле прожекторы да күренде. Вокзал тирәсендәге барлык почмакларны үзенең куәтле нур көлтәсе белән тиз-тиз генә айкап, көчле бер сихер иясе кебек бик тиз якынлашты ул поезд.

Билал үзенең билетында күрсәтелгән вагонга үтте. Нишләптер аңа проводник та очрамады… Әллә инде йоклый иде…

Шулай да, үз вагонының тамбурына кереп баскач, ул эчкә үк узарга ашыкмады әле. Кулындагы портфелен тимер идәнгә куеп, ачык ишеккә таба борылды. Китәр алдыннан саубуллашу өчен, соңгы тапкыр шәһәренә күз салырга теләде. Бу калага карата күңелендә бер-бер җылы хис уянуын көтте. Ләкин стенасының буяулары уңып һәм пычранып беткән, биек һәм ярым караңгы тәрәзәләре, әллә нинди бер шом сибүче вокзал бинасы Билал гомер иткән шәһәрнең үзе кебек үк күңелдә җылы хис тудыра алмады. Киресенчә, төнлә бу вокзал бинасы әкиятләрдәге куркыныч җанварга охшый икән. Безнең төнге юлчыбызның болай да шәп булмаган кәефен ул тагын да хөртиләтте. Аны тагын да күңелсезрәк, ямансурак уйларга тартты.

Билалның монда бердәнбер кызы кала… Ул инде менә хәзер, менә бу минутларда: «Әти кая? Кая китте ул?» – дип йөридер, әнисен аптырата торгандыр… Ә аның әтисе Билал менә китеп бара… Кызын калдырып китә ул. Бәгыре телгәләнсә дә, тешен кысып түзә-түзә китеп бара.

Монда аның дуслары да кала. Эшендәге фикердәшләре, иптәшләре… Аларга үзенең китүен әйтеп тә тормады Билал. Кан кызган чагында шулай килеп чыкты инде – иптәшләрен кисәтүне кирәксенмәде. Ә дөресен генә әйткәндә, аның күңелен, җанын аңлап бетерүләренә шикләнде Билал. Аңлап бетермәгән көе аңа каршы төшәрләр дип уйлады. Шуңа күрә аларга әйтеп тә тормады. Үпкәләрләр, билгеле. Тик соң шул инде. Хәзер берни дә эшләп булмый!

Әнә поезд да кузгалырга итенеп кымшана башлады. Билал да баскан урыныннан купты, портфелен кулына алды. Бүтән кеше күренмәгәч, тышкы ишекне дә аның үзенә ябарга туры килде. Әнә шул авыр тимер ишекне шапылдатып ябуы үзенең ничә ел гомер иткән шәһәре белән саубуллашуы булды сыман.

Шулай итеп, төнге юлчының төнге сәфәре башланды. Ул вагон эченә үтте.

Хәзер инде Билалга монда үз купесын эзләп табарга һәм тизрәк кереп ятарга, онытылырга, ял итәргә кирәк иде…

Менә беренче купе… Менә икенчесе…

Аның билетына «тугызынчы урын» дип язылган, димәк, ул урын шушында – өченче купеда булырга тиеш.

Монысы ярый ла, үз урынын тапты бугай ул, ләкин хәзер кеше йоклый торгандыр бит инде. Аларны борчымый гына ничек кереп ятарга соң?

Бу арада аның күптөрле шик-сораулар белән газапланган җанына тагын бер «корт» килеп керде. «Мин монда да артык кеше, ахрысы…» дигән уй иде ул. Моңа кадәр бер генә җирдә дә үзенә ипле, җайлы урын таба алмаган нечкә җан биредә тагын бер мәлгә шик-шөбһә дулкыны арасында калды.

Ә бераздан, үзен җиңеп, ишекне шакымыйча гына тартып карарга булды. Шудырмалы ишек, бәлки, әкрен генә ачылып та китәр әле? Ипләп кенә, бик зур саклык белән тоткага тотынды – шылт иткән тавыш та чыкмады. Аннары, берәр минут чамасы шулай торгач, акрын гына ишекне уң якка таба этеп карады. Билалның бәхете – ишек төнгә бикләнмәгән булып чыкты.

Тар гына ачылган ишек ярыгында төн уртасы өчен шактый көчле тоелган яктылык күрде Билал. Бу аны бик тә гаҗәпләндерде. «Төн уртасында нишләп әле ут яна соң монда?» Билгеле инде, мондый очракта сыңар күз белән генә карамыйча да булмый. Билал да шулай итте, ишеккә таба иелә төште, эчкә күз салды… һәм… шактый ук аптырап калды.

Эчтә, уң яктагы сәкедә, яшь кенә бер ханым китап укып ята иде… Юка ак җәймә аның гәүдәсен яртылаш кына каплаган. Ачык яшел төстәге халаты аның зифа буен һәм күкрәкләрен яшерә алмаган. Ханым мендәрен терсәк астына салган да, кырын яткан килеш шуңа таянып, ниндидер китап укый…

Күрәсең, китап дөньясына ул шактый тирән чумган, аны бәхетле бер тойгы, серле халәт биләп алган… Әнә шул хисләр кочагында бу яшь ханым бөтенләй эреп беткәнгә охшый. «Хатын-кызны бары тик мәхәббәт кенә шулай мавыктыра аладыр», – дип уйлап куйды Билал.

Аннары күзе өстәл өстенә төште. Анда ачылган эчемлек савыты, поездда чәй эчә торган стаканнар һәм тагын әллә нинди кәгазь савытлар… Конфетлар, печенье, ипи, ит кисәкләре дә күренә…

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Ул көннәрдә…»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Ул көннәрдә…» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Ул көннәрдә…»

Обсуждение, отзывы о книге «Ул көннәрдә…» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x