Билал Нинага шоколад конфет сузды… Коньяктан соң әле берни дә капмады бит… Нина аның кулы якынайганны тойды, ләкин кымшанмады… Шоколад конфет сизелер-сизелмәс кенә хәрәкәт белән Нинаның иреннәренә орынды… Шунда Билалның учы Нинаның кайнар яңагына тулысынча тиеп кенә өлгергән идеме, әллә аның учы Нинаның битенә якынаеп, сыланып кына алган идеме, шул мизгелдә Нина: «Аһ…» – дип, кисәк кенә борылды һәм… иреннәр – бер-берсен бик-бик озак көткән төсле зарыккан иреннәр – магик көч белән үзләренең бердәнбер һәм уртак утына ташланды…
– Аһ!.. Нишлибез без!.. Әгәр Халидә уянса! – Нина, иреннәрен кисәк аерып, ашыга-ашыга шулай диде… Бу сүзләрдә акланырга теләү дә, үзенең ашыгуы өчен уңайсызлану да бар сыман иде… Ә Билалның уң кулы аның йомшак билендә калды…
Төш белән өн арасындагы шундый бер сәер халәттә тагын күпмедер гомер утырдылар. Ә Халидә уянырга уйламый да, кымшанмыйча да диярлек рәхәтләнеп йоклый бирә. Баласы гына йокы аралаш авызын чыпылдаткалап ала һәм сирәк-мирәк ниндидер сүзләр әйткәләп куя.
Биш йолдызлы савытта инде күп калмаган иде. Алар, бер-берсенең күзләренә текәлгән хәлдә, әллә эчемлекне, әллә бер-берсенең күз карашын дөньядагы иң тәмле ризык итеп тагын кабып куйдылар… Бу юлы шоколад кирәк түгел иде инде…
Бераздан купедагы утны сүндерделәр… Поезд тәгәрмәчләре ашыга-ашыга тыкылдый бирде… Ул, югары цивилизацияле Европаның үзәгеннән килеп, еракка, төньякка чаба иде…
– Билал…
– Әү.
– Йоклыйсыңмы?
– Юк. Йокламыйм.
– Бернәрсә сорыйммы?
– Сора… Рәхим ит.
– Синең моңарчы мондый эшкә тарыганың бар идеме?
Билал бер мәлгә уйга калды. «Заманнан артта калгансың дип миннән көләргә җыенмыйдыр бит… Хәзерге хатын-кызны белмәссең».
– Әйдә, болай итәбез, Нина!
– Әйе, Билал… Мин сине тыңлыйм.
– Әйдә, бүген барысын да ачыктан-ачык сөйләшәбез. Бер-беребездән бернәрсәне дә яшермичә! Сиңа минем алда кыенсынасы юк, миңа шулай ук синнән уңайсызланыр сәбәп күренми.
– Әйдә, Билал! – Нина кискен бер хәрәкәт белән яткан җирдән башын күтәрде дә терсәгенә таянды. – Башта мин сөйлимме сиңа үзем турында?!
Ул күз карашын стенага күчерде, кулын җайлабрак куйды… Аның бармаклары Билалның тәненә тиеп-тиеп алалар… Ул, бик сак кына итеп, пианинода моңсу да, ягымлы да көй уйнаган кебек. Гүя аның бармаклары клавишларга кагылып-кагылып ала, ә иреннәре арасыннан ул уйнаган көй үзе чыга… Каяндыр эчтән, йөрәк түреннән үк чыга ул моңлы авазлар…
– Иремә яратып чыктым мин… Байтак кына белә дә кебек идем аны. Чөнки институтның соңгы ике курсын без бергә укып бетердек. Ул заочнодан безнең группага күчте… Хәзер инде менә ике балабыз бар. Бер кыз, бер малай үстерәбез… Кечесе дә мәктәпкә бара инде… Анысы шулай, балалар үсә үсүен, тик нишләптер минем өчен хәзер тормышның кызыгы китте. Нигә дип сорыйсыңмы? Әйтәм: ну, менә мин балаларымны үстердем, аякка бастырдым, ди. Тагын алга таба нәрсә инде?! Җирдә, үзем кебек үк, җанына урын таба алмаган адәмнәр санын арттырдыммы? Минем кирәгем шуның өчен генә идеме?! Бу гына бик аз бит… Шуңа күрә яшәүнең әллә ни сере, кызыгы калмады хәзер минем өчен…
Нина, ашыкмый гына, үз эченнән уйлана-уйлана, тыныч тавыш белән сөйли дә сөйли… Ә Билал дәшми. Тыңлый бирә…
– Ә ирем… Ул үзенең эшенә чумган! Аның өчен яшәү дигән нәрсә ай саен план үтәүгә генә кайтып кала! Аның айлык планны, еллык планны үтисе бар!.. Мин аны кызганам да, билгеле, мескенне… Ләкин кешегә бер генә бирелә торган яшәү дигән нәрсә шулай көн-төн дөнья куып, чутсыз акча туплауга гына кайтып калмаска тиештер бит инде! Алай гына булса бик тә күңелсез ләбаса! Белмим, белмим! Әллә инде хәзер без үзебез туеп сикерә башладык… Әллә яңа гына чын-чыннан яши башларга уйлыйбыз?! Чын-чыннан кеше булып.
– Нина, ә ирең синнән канәгатьме соң?..
Билалның бу соравына Нина көлемсерәп кенә куйды:
– Һе, канәгать булмыйча тагын!.. Әйтәм бит, аның хатын-кыз, гаилә мәсьәләсендә таләпләре зурдан түгел. Заманча мебель куелган иркен квартирасы бар, эшенә иртән машина килеп ала. Кайтуга, чибәр генә хатыны каршылый… Ә акча күп безнең, мин хәзер аның кыйммәтен дә югалтып киләм бугай инде… Күп булса, ничектер акчаның да кызыгы китә икән ул…
Болары инде Билалга моңа кадәр ишетергә туры килмәгән сүзләр иде, шулай да гаҗәпләнүен артык сиздермәскә тырышты:
– Әйе, һәр гаилә үзенчә бәхетсез, ә бөтен бәхетле гаиләләр бертөсле, дигәнме әле Толстой бабай…
Ә Нинаны үз уйлары биләп алган иде, ул сүзен дәвам итте:
Читать дальше