Мансур Вәли-Барҗылы - Ул көннәрдә…

Здесь есть возможность читать онлайн «Мансур Вәли-Барҗылы - Ул көннәрдә…» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Ул көннәрдә…: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Ул көннәрдә…»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әлеге китапка Мансур Вәли-Барҗылының төрле елларда иҗат ителгән повесте, новеллалары, публицистик язмалары һәм юморескалары туплап бирелде.

Ул көннәрдә… — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Ул көннәрдә…», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

«Тукта, ә сул як сәкедә кем соң?» Билал анысын да карап алды. Икенче сәкедә дә хатын-кыз иде. Ул биш-алты яшьлек баласын кочаклаган да, башын артка ташлап, тыныч кына йоклый бирә.

«Әйе… кызык хәлгә эләктем бит әле мин… Бүген Вахитлардагы бер мәҗлестән качып котылдым дигәндә, инде монда икенчесенә килеп кабаммы?!»

Әмма үз шәһәрен һәм андагы үз фатирын ташлап китеп баручы төнге юлчыбызның бирегә – үз купесына керми хәле юк иде. Ул ишекне кирегә тартып куйды да, әле генә килеп баскан кеше төсле, акрын гына шакыды.

Беренче шакуга эчтән тавыш бирүче булмады. Билалның кыенсынуы, чыннан да, бик көчле идеме, әллә теге ханым укый-укый йоклап ук киткән булдымы, – һәрхәлдә, аңа ишекне ныграк итеп яңадан шакылдатырга туры килде.

– Әйе, әйе, керегез! – Күрәсең, ханым беренче шакуны да ишеткән, ләкин нигәдер көттерүне кирәк тапкан яисә укыган дөньясыннан аерылып өлгерә алмаган. Югыйсә тиз генә арада шундый матур чиста тавыш белән җавап бирә алыр идемени?!

Кулындагы иләмсез портфелен тар гына ачылган купе ишегеннән көчкә сөйрәп, Билал эчкә үтте. Аскы сәкеләрдә буш урын тапмагач, әйберен өскә – сул як киштәгә куйды. Аның астагы үз урынын алганнар иде…

Ул, купега килеп кереп, әллә ни күп хәрәкәт тә кылырга өлгермәде, ләкин шул арада сизеп, тоеп өлгерде: ханым сәер бер елмаю белән Билалның һәр кыймылдавын күзәтеп ята иде. Аның яту рәвеше Билал кергәч тә алышынмады диярлек, бары тик китабы гына читкәрәк күчте.

– Сез бер дә кыенсынмагыз… Бу сезнең үз купегыз бит. Тик менә без генә… сезнең урынны алганбыз, ахры.

– Ә, юк, юк, анысы өчен борчылмагыз, – дигән булды Билал, ханымга таба борылып. – Мин түбәнге урынны барыбер сезгә биргән булыр идем…

– Рәхмәт… Тукта, мин торыйм әле… Югыйсә болай сезгә дә уңайсыз бугай…

Ханым халатын рәтли-рәтли торып утырды, ябынып яткан җәймәсен почмакка табарак этеп куйды… Зәп-зәңгәр тәрәзә фонындагы бу зифа сын ниндидер әкияти тәэсиргә ия иде. Аның әле тәртипкә китерелмәгән чәчләрендә, мендәр рәхәтлегеннән аерылырга өлгермәгән тәнендә төн уртасы серлелеге белән кушылган, көчәйтелгән сихер, тылсым, күз буу хикмәте чагыла иде. Күрәсең, хатын-кыз төнлә генә, әле аның да билгеле бер сәгатьләрендә генә шуның кадәр сихергә ия була торгандыр…

Ниндидер бер мизгелдә аларның күз карашлары очрашты. Гаять тиз арада акыл ирешә алмаган әллә нинди берсүзсез сөйләшү булып узды. Билал ни эшләргә белмичәрәк калган бик кыска бер моментта яшь ханым гаҗәеп эчкерсезлек белән:

– Әйдәгез, танышыйк. Мин Нина булам! – диде. Билалга таба назлы гына итеп кулын да сузды.

Билал аның кулын үзенең зур учына алды. Ияләнгән гадәте буенча нык итеп кысып җибәрүдән куркып кына, ләкин шул ук вакытта бу матур тәнгә җавап та бирә алырлык итеп кысты ул аны…

Ә үз исемен әйтергә кирәклеге соңыннан гына башына килде.

– Ә мин Билал исемле! Сезне төн уртасында борчып йөрүче адәмнең исеме шулай була, – диде ул, бераз каударлана төшеп.

– Соң, нинди комачаулау булсын инде бу… Без дә йомыш белән йөрибез, сез дә дуамалдан гына төн уртасында юлга чыкмагансыздыр… Әйдәгез, кыенсынмагыз, менә монда утырыгыз…

Ул Билалга үзе белән янәшәдән урын күрсәтте. Билал теләсә, теләмәсә дә, җәелгән урынга утырырга мәҗбүр иде. Ничә сәгатьләр буе аяк өсте йөреп поезд көткән кеше мондый йомшак, уңайлы урыннан ничек баш тарта алсын соң?!

Аннары, купедагы бердәнбер буш урын бит әле бу. Калган бөтен җирдә чемоданнар, төенчекләр… Шулай булгач, инде тагын кая утырасың!

III

…Билал үзендәге аруны, кыенсынуны җиңәргә тырышып утыра, ә Нина, һичнигә исе китмичә, җай гына сөйли бирә:

– Халидә белән бергә эшлибез без… – Ул, сизелер-сизелмәс кенә ым ясап, йоклаган ханымга таба күрсәтте. – Менә бер атнага ял алдык та Төмән өлкәсендәге дус кызыбыз янына барып кайтырга уйладык. Бик матур җирдә, тайга уртасындагы посёлокта яши ул анда… Минем ир каршы иде, билгеле. Ну, минем бәхеттән әни килде. Ә минем ирем чит кеше алдында бик тә тату күренергә ярата!.. Шәп сыйфат бит, әйеме?! Тик сез аны бик изге кеше икән дип уйлый күрмәгез тагын, шактый югары постта утыра ул, шуңа шыкая бераз.

Үзе белән әле генә танышкан бу ханымның шулай тиз арада эчен бушатып ташлавына Билал гаҗәпләнеп куйды. «Ирен дә өнәми генә телгә алды бит әле шул арада… Хәер, нишләп миннән куркып торсын инде ул! Мин аңа кем соң? Җиде ят бер кеше бит… Бүтән җирдә гомергә дә очрашмаячак, күрешмәячәк очраклы бер юлдаш бит мин аңа…»

– Мәскәү каласы ни хәлдә яшәп ята соң?

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Ул көннәрдә…»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Ул көннәрдә…» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Ул көннәрдә…»

Обсуждение, отзывы о книге «Ул көннәрдә…» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x