Ә Билал кайда? Кайда ята ул хәзерге вакытта?!
Эссе җәй буе чуалчык уйлардан буталып бетә язган баш, ниһаять, ачылып, яктырып киткәндәй булды.
Билал – Якты күлдә… Якты күл, – билгеле, рәхәт җир, тыныч урман, матур ял урыны… Әмма күл шул ул, күл генә!
Ә бит әле дәрьялар да бар! Яшьлегендә Билал өчен бик тә таныш, үз булган дәрьялар! Шаулап, гөрләп агучы киң сулы ярсу дәрьялар!
Әнә шулар үзләренең бөтен чынлыгы белән күз алдына килде Билалның…
Юлга!
Эссе, һаман да эссе!
Ачык урында һәммә нәрсә янадыр, көядер күк… Мондый үтә эссе җәйдә җан ияләре бары тик яшел урманнар эчендә, якты күлләр тирәсендә генә исән кала аладыр төсле.
…Билалның ял вакыты бетте.
Көндезге унбергә ял йортының төп бинасы каршына бәләкәй генә автобус килеп туктады. Билал белән бергә китүчеләрнең күбесе инде байтактан бирле көтеп тора икән, шуңа күрә автобус килеп туктау белән алар, зур-зур чемоданнарын күтәреп, ишеккә ташландылар. Ул ачылуга, этешә-төртешә, эчкә дә үттеләр. Кечкенә автобус тиз арада халык белән тулды.
…Билал исә ял йортыннан ашыкмый гына чыкты.
Әйе, монда, Якты күлдә, бик ошады аңа! Нәрсә генә булса да, эченнән әллә нәрсәләр уйлап бетерсә дә, барыбер ял итте ул бирегә килеп. Бераз хәл җыйды.
Инде автобуска да утырырга вакыттыр дип, ишек янына килсә аптырап китте: автобус шыплап тулган, аяк басар урын да юк! Халык эсседән, тыгызлыктан нишләргә белми азаплана.
Инде Билал да шунда кермәкче булгач, күпләрнең йөзләре бозылды. Моның барысы өчен әйтерсең ул гына гаепле.
Барыбер кереп басарга кирәк иде аңа. Автобусның икенче ягыннан килеп портфелен шофёр кабинасына куйды да үзе яңадан ишеккә килде. Якында торган бер егеттән ипләп кенә бераз кысылуын үтенде. Тегесе көч-хәл белән әзрәк селкенгәләп алды. Шуннан соң Билал, бер аяк белән басарлык кына урын табып, шуңа урнашкандай итте.
…Автобус эчендәге һава кызганнан-кыза бара.
Кешеләр, җилләтергә теләп, автобусның бөтен тәрәзәләрен, өстәге барча люкларын ачып бетергәннәр. Тик болар берсе дә ярдәм итми. Кешеләргә һава җитми, аларның тыннары кысыла, ачулары килә.
Әмма автобус ни өчендер кузгалмый, һаман кузгалмый. Кешеләр, зар-интизар булып, шофёрны көтәләр.
Ара-тирә сүзләр ишетелгәләп куя:
– Кузгалсак, бара башласак, ичмасам, һавасы әйбәтләнер иде. Сулыш алуы җиңеләер иде.
Бу теләк әкренләп барысының да уртак максатына әверелә. Кузгалырга иде, бара башларга иде тизрәк! Югыйсә… Югыйсә бит…
Менә, ниһаять, шофёр егет чыга.
Автобус кузгалып китә. Ул торган саен тизлеген арттыра бара. Әкренләп кешеләргә дә җан керә. Алар җиңелрәк сулый, бер-берсенә мәрхәмәтлерәк карый башлыйлар. Йөзләрендә елмаю да күренә хәтта…
Әйе, – дип уйлап куя Билал. – Алга барганда, һава да сафланып китә шул! Сулыш алуы да җиңелләшә!.. Автобуста гына түгел, тормышта да, җәмгыятьтә дә шулай! Алга бару кирәк! Алга таба хәрәкәт кирәк! Димәк, көрәш кирәк!»
…Шул ук автобуста, шул ук юлдан, әмма инде бүтән уйлар белән Билал үзенең шәһәренә кайтып бара.
Юк, ул кача алмый икән… Аңа кайтырга кирәк икән!
– Шул ук дәрәҗәдә акылны югалту, башны җую үз гомеремдә бүтән беркайчан да булмады шикелле… – дип, бик серле итеп сөйләп китте безгә ул кичне рәссам Эмиль әфәнде.
– Ул елны миңа бер айга якын Мәскәүдә яшәргә туры килде. Китап бизәүче рәссамнарны андагы үзәк нәшрият үрнәгендә осталык арттырырга, тәҗрибә уртаклашырга дип җыйганнар иде. Урнашуыбыз да башкала үзәгендәге иң затлы кунакханәдә булды. Чөнки без, провинциядән җыйналган булсак та, үзегез беләсез, андый-мондый гына халык түгел, рәссамнар бит! Ә ул чагында җитәкчеләр кем белән ни рәвешле эш итәргә кирәклеген бик яхшы беләләр иде. Хәзергеләр сыман түгел! Әйе…
Менә шул… Мәскәүгә килеп байтак кына яшәлгән дә иде инде… Бер кичне Мәскәүдә яшәүче таныш рәссам минем номерга кунакка килергә итте бит. Ул инде, өендә дүрт стена арасында ятып, усал хатын итәген саклап туйган, күрәсең, шуңа күрә, җай чыкканда, бер ирек ачып аласы килде, ахрысы, моның. Аннары, үзегез беләсез, Мәскәү халкы, гомумән, бушлай сыйланырга бик тә ярата бит ул!
Миңа кунакка килгән әлеге танышым белән шактый гына гәпләшеп утырдык без. Аннары кунагым өйдәге усал хатынын искә төшерде дә ашыгып җыена башлады. Мин дә инде аңардан арый төшкән идем, шуңа күрә артыгын кыстамадым, үзебез яшәгән бишенче каттан аска хәтле моны озата чыктым.
Без торган кунакханәдән метро ерак түгел иде. Ярар, анда хәтле барып йөрмә инде, дип кызу-кызу өенә чапты бу. Ә мин исә номерда утырып нык кына туйганмын икән, кышкы салкынга, рәхәт һавага чыккач, тиз генә кире керәсе дә килми башлады. Йөрим шунда кунакханә ишегеннән бик ерак китмичә генә таптангалап. Әле генә ап-ак кар явып үткән, ул кунакханә алдындагы шактый киң мәйданны тип-тигез аклык дәрьясына әйләндергән. Үтеп-сүтеп йөрүчеләр дә сирәк. Шәп! Романтично!
Читать дальше