– Но надо было жить и исполнять свои обязанности… – дигән нәтиҗәгә килә!
Бу сүзләр бүген безне дә уйландырырга тиеш дип саныйбыз.
…Ярый, хатны чиксез озын язып булмый. Сау булыгыз!
Биредә, үзебезнең эш бүлмәсендә, Сезнең белән очрашуга ышанып калабыз! Без элекке, көчле Билалга ышанабыз! Сәлам белән дусларың».
II
Хатны укып чыкты Билал.
Аннары, бер мәртәбә укудан гына берни дә аңламыйча, шундук аны өр-яңадан укый башлады. Тагын бер кат укыды.
Шуннан соң инде, баскан урынына кадаклап куелган сыман, бер адым да атлый алмыйча, бик озак вакыт тәрәзәгә карап торды. Ләкин хатка язылган сүзләр инде байтактан бирле рәхәт җәй кочагында, ял иркендә яшәүче кешенең башына тиз генә сыя алмыйлар, ул сүзләр Билалның тормышына ниндидер зур конфликтка тарыган көчле геройлар хакындагы китаптан адашып килеп кергән төсле иде. Ә Билал үзе, аның яшәеше андый кискен сүзләргә һич тә лаек түгел, ул, ничек кенә яшәсә дә, барыбер саф һәм керсез намус белән калыр шикелле иде!
Ни өчендер бары тик әнә шулай гына булырга тиеш иде сыман.
Ә менә биредә аны дуслары бик зур начарлыкта гаеплиләр. «Курыктыңмыни? Качасыңмыни? Син шундый кешемени?..» – диләр.
«Мондый хәл булмаска тиеш! Юк, бу дөрес түгел!» – дип, ниһаять, хатны өченче мәртәбә укый башлады Билал. Бу юлы инде креслога утырып, иркенләп. Хаттагы һәрбер юлны, һәр җөмләне аерым-аерым алып, нәрсә язылганны тәмам аңлап җитәргә теләп укыды ул.
Әйе, чыннан да, шулай иде шул. Ничә еллар буе бергә эшләгән дуслары аны качуда гаеплиләр иде.
«Барыбер дөрес түгел! – Ул, сүзен расларга теләгәндәй, аны барысыннан өстен чыгарырга ашыккандай, кулындагы хатны конверты-ние белән тумбочка өстенә атты. – Минем хәлне аңламыйсыз, аңлый алмыйсыз сез! Сез гаепли генә беләсез!»
Ярсыган, үзен үзе яклап, хәтта сугышыр хәлдә урыныннан сикереп торды. Кечерәк кенә холлның иңен-буен бер итеп, арлы-бирле йөрергә тотынды. Эчендә, күңелендә моңарчы җыелып килгән сүзләре, уйлары, бөтен газаплы кичерешләре менә хәзер, ниһаять, юл табып, кайнар ташкын булып тышка агыла иде.
«Юк! Сезнең берегезнең дә минем хәтле иртә таңнан кичке караңгыга кадәр бүлектә калып, уртак эшебез булсын-булсын дип җан атып, бөтен дөньяны онытып эшләгәнегез юк! Сез шәһәр егетләре! Сез үз көчегезне акыл белән исәпләп, дөрес бүлеп кенә файдалана беләсез! Автомат машина кебек… Ә мин менә алай булдыра алмыйм! Мин үземнең яраткан эшемә муеннан чумып, җаным-тәнем белән бирелеп кенә эшли алам! Әнә шуңа күрә… Шуңа күрә мин аның өчен артыгын борчылам да. Чөнки минем өчен җан бирү белән бер ул!
Менә бу кеше белән дә, бөтен сәнгатьнең, архитектураның кан дошманы булган яңа директор белән дә эшләргә һәм аны җиңәргә, аны килештерергә кирәк дисез сез! Ә мин аны, гомумән, күралмыйм! Безнең архитектураны бетерер өчен яралган адәм ул! Аның белән ничек бергә эшли алыйм мин! Моның өчен бит миңа тимер булырга, җансыз булырга кирәк!»
Әнә шулай бик озак кайнады, дулады Билал.
Бу минутта ул бары тик үзен генә хаклы, дөрес итеп сизә иде. Аны беркем дә аңламый, аңларга теләми иде. Һәм менә бу хат инде аны бирегә, ял йортына килеп изәр өчен иде.
Аннары… хатны теләр-теләмәс кенә барып алып, бүлмәсенә кертеп атты. Үзе шундук кире чыкты. Әйтерсең анда ниндидер тешли торган явыз җәнлек бар!
Ниһаять, һавага, җәйге кич канат җәйгән табигать кочагына чыкты. Бу юлы гадәтенчә урман юлы белән түгел, аллея буйлап китте.
Биредә дә күзенә берни күренмәде. Аның бөтен барлыгын ярсу, ачу биләп алган иде. Ул, нәрсәнедер раслап, ышандырып бетермичә, бер дә тынычлана алмас төсле иде.
Шулай күзенә ак-кара күренмичә йөргәндә, аны берәү туктатты. Гаҗәпләнеп күтәрелеп караса, Василий Петрович икән! Аңа караган да елмаеп тора.
– Йә, нәрсә булды?.. Нигә шулкадәр тыз-быз йөренәсең… инде кайчаннан бирле?
Бераз ык-мык итеп торганнан соң сөйләми булдыра алмады Билал. Үзләренең эшендә туган хәлне энәсеннән җебенә хәтле сөйләп бирде.
Ул сөйләгәндә, Василий Петрович бер дә бүлдермәде. Бары тик тыңлады гына.
Билал бетергәч тә, сүз башларга ашыкмады. Алар сүзсез генә бардылар да бардылар. Як-ягына яшь юкәләр утыртылган аулак аллея менә шушы сүзсез әңгәмә өчен иң кулай урын иде.
– Беләсеңме мин сиңа нәрсә сөйлим хәзер, Билал?! – Василий Петрович барган җиреннән туктады. Акыллы коңгырт күзләре тагын да уйчанланып китте. – Үз башымнан кичкән бер бик гыйбрәтле вакыйганы сөйлим мин сиңа хәзер…
III
…Кырык бернең көзендә булды бу. Төп-төгәл исемдә. Бүгенгедәй.
Читать дальше