III
Ләйсирә киткәннән соң, бик кәефсез йөрде Билал.
Ниндидер бүләк көтеп алданган сабый бала кебек үпкәләгән, ачулы иде ул.
Аннары ял йортының рәхәт тормышы аны әкренләп үз кочагына алды. Ул яңадан үзенең ияләнгән яшәү рәвешенә кайтты. Йокыдан торды, ашады-эчте, су коенды, йөреп килде, йоклады. Тагын ашады, тагын йөреп килде, тагын су коенды, тагын йоклады.
Тик әнә шул ипле тормышы тагын бер мәртәбә бозылды аның. Уйламаганда-көтмәгәндә килеп кергән бер куркыныч төш бозды аның тыныч ялын. Һич тә истән чыкмастай, чәчләрне үрә торгызырдай куркыныч иде ул төш!
Каян килеп керә диген син аны!..
Имеш, Билал… кулына бик зур, галәмәт зур пычак тоткан да… кызы Раушания йоклап яткан караватка таба килә! Билал үзе елый, үзе, үзәге өзелеп: «Кызым! Кызым!» – дип кабатлый. Ә үзе һаман килә, һаман якыная. Кулында – пычак. Ниндидер көч аны этә, арттан этәрә – Билал шуңа каршы торалмый, туктый алмый, отыры якыная… Менә ул пычагын да якын китерә! Үзе, торган саен кычкырыбрак: «Кызым!» – дип кабатлый. Ә Раушания, берни сизмичә, мыш-мыш килеп, тыныч кына йоклый бирә. Билалның ярдәм сорап кычкырасы килә, кемгәдер үзен туктатырга кушасы килә, тик күпме көчәнмәсен, тырышмасын, тавыш чыкмый, ул кычкыра алмый. Бары тик елый гына. Ә үзе кулының һаман якыная барганын күрә.
Көч-хәл белән ычкынды ул шушы вәхши төштән. Уяну белән, шундук барып утын кабызды. Аннары, әзрәк тынычлану өчен, кранны ачып, битен юып алгандай итте, су да йотты. Шуннан соң караватына килеп утырды да:
– Уф-ф Алла! – дип куйды. – Уф Алла… Тагын нинди җәза инде бу!
Билалның төшләргә ышану гадәте бар иде. Төш белән чынбарлык арасында әлегә кеше аңлап җитә алмаган зур бер бәйләнеш булырга тиеш дип саный иде ул. Әнә шуңа күрә үзенең төшләренә әһәмият бирә, алар хакында байтак кына уйланып йөри иде.
Ә бу юлы уйлану гына түгел, яктыра башлаганчы йоклый алмады Билал. Тәмам йокысы качкан иде. Һич кенә дә йокыга китәрлек түгел иде.
– Нәрсә дигән сүз бу?! Нинди куркыныч хәбәр бу миңа?! Шул сораулар аның миенә кызган ук кебек килеп кадалдылар. Әмма аларга җавап таба алыр дәрәҗәдә түгел иде аның башы. Бары тик сорауларның зың-зың итеп баш миенә килеп кадалуы гына ишетелә кебек иде. Һәм ара-тирә «Раушания» дигән бик кадерле исем чагылып китә иде.
Төн тәмам эреп бетеп, инде көн беленә башлаганчы, әнә шулай миңгерәп утырды да яктыргач кына тынычлап яңадан йокыга китә алды.
Әмма ул яман төш һич тә хәтердән чыгарлык түгел иде инде. Быелгы кайнар кояш кебек баш очындагы гомерлек эссе юлдашына әйләнде Билалның.
НИШЛӘРГӘ?
I
– Ну, кызык та кеше инде син, ә?
Соңарып кына кичке ашка килеп кергән Билалны егетләр көлешә-көлешә каршы алды.
Билал аларның ни өчен шулай көлүләрен аңламады. Шуңа күрә, өстәл янына килеп җитсә дә, аптыраган кыяфәт белән басып тора бирде. Тегеләр һаман дәшмәгәч:
– Ә нәрсә бар соң? Ни булган? – дип сорарга мәҗбүр булды.
Сергей Николаевич, ашавыннан бүленеп, аңа текәлде.
– Нәрсә, нәрсә! Яныңа кызлар үзләре килеп йөргәч, син хәзер совет почтасын санга да сукмыйсыңмыни?! Әнә иртәдән бирле бер хат ята анда сиңа! Йөгер тизрәк!
Ләкин Билалның исе китмәде. Ипләп кенә урынына кереп утырды. Аның хат көтәр кешесе юк бит, бәлки, шаяртуларыдыр. Аннары биредә хат алу, хат язу ише мәшәкать белән изаланасы да килми иде. Билалның лаеклы ялы бит бу! Бөтенесеннән, барысыннан туеп киткән кешенең үзе теләгәнчә яшәргә хакы бар бит инде!
Кичке ашын бик тынычлап, тәмләп ашаганнан соң, тәмам байларча кыяфәттә урамга чыгып барышлый гына алды ул үзенә килгән хатны.
Хат, матур гына чәчкә төшерелгән гади конвертка салынган булса да, шактый калын иде. Билалны әллә инде әнә шул калынлыгы куркытып калдырды, әллә көтелмәгән булуы бераз сагайтты – кулына алгач та, аны ачарга ашыкмады. Салмак кына адымнар белән үзенең коттеджына таба атлады.
Эчкә кергәчтен дә әле үзенең бүлмәсенә үтәргә ашыкмады. Холлдагы кресло янында туктап алды. Ниндидер дөнья мәшәкате, дөнья кайгысы алып килгән бу хат белән тыныч бүлмәнең күнегелгән яшәү рәвешен бозасы, монда килгәч инде ияләнә башлаган уңайлы, ипле яшәү көен җибәрәсе килми иде. Әнә шул рәхәтлеге бик кадерле иде дөнья ыгы-зыгысыннан арыган Билалга! Теләр-теләмәс кенә конвертны ачты. Ачкан вакытта почта штемпеленә күзе төште. Анда Билал калдырып киткән шәһәр исеме иде. Канәгатьсез бер чырай белән генә укый башлады.
«Исәнмесез, Билал әфәнде!
Сезнең тыныч ялыгызны бүлеп, хат язарга җөрьәт итүче кешеләр кемнәр икән дип аптырамагыз – без әле бу: Хәмит, Котдус, Марат. Безне онытмагансыздыр дип уйлыйбыз.
Читать дальше