– Кара әле, кызык кына килеп чыга бит бу!.. Минем шуның ише нәрсәне хатын-кызларда да күзәткәнем бар. Бик күп кенә кызлар хәзер үзләрен ирләрчә тотып, ирләрчә кыланып абруй казанмакчы була. Хатын-кызга хас йомшаклыкны, назлылыкны, сизгерлекне, күңел нечкәлеген үткән чор калдыгы дип ышандырырга тырышалар. Замана хатын-кызы үткен, кыю, тапкыр булырга тиеш, янәсе. Ул ирләрдән берничек тә калышмаска тиеш!
– Ну, әйтәсең дә инде… – Ләйсирә җитди генә сөйләшкән җирдән кинәт елмаерга итте, кулындагы нечкә генә үлән сабагы белән Билалның колак артын кытыкларга кереште.
«Моның ише сүз күпкә китте, ахры», – дип уйлап алды Билал. Аның инде ничә мәртәбә «хатын-кыз белән җитди сүзне артык күп сөйләшергә ярамый» дип, үз-үзенә сүз биргәне бар. Аның уйлавынча, бу табигыйлеккә каршы килә, бу – ясалмалык!
Әмма башлаган сүзен әйтеп бетермичә туктый алмый ич инде ул! Аннары, Ләйсирәгә сөйлим дип, ул бит әле үзе дә кайбер нәрсәләрне ачыклый. Сөйләгәндә, байтак әйбер үзеңә дә ачыграк күренә башлый.
– Менә бер генә нәрсә әйтәм дә аннары мондый акыллы сүзләрне туктатабыз, кадерле Ләйсирә туташ! Шуны әйтмәкче булам мин: боларның барысы да шәһәрләшү аркасында килеп чыга шикелле. Чөнки шәһәрдә яши башлаган ир-атка физик эш, аны чын мәгънәсендә ир-ат итә ала торган эш бик аз кала. Шуның өстенә әле тагын акыл хезмәте белән шөгыльләнүче ир затлары күбәйде. Билгеле, болар объектив процесс дип йөртелә. Ләкин киң мәгънәдә алып каралган табигать өчен бу, чыннан да, объектив микән соң? Бу – кешелек җәмгыятенең үзе өчен генә объектив түгел микән? Ә чынлыкта табигатькә, табигыйлеккә каршы килә торган нәрсә түгел микән бу? – Билал, сөйли башлаганда, тиз генә туктар кебек иде, әмма сүз артыннан сүз агыла торды, ул алай тиз генә туктый алмады. – Хәзер кеше үз кыланмышларын табигать белән, аның мәңгелек һәм гаять көчле кануннары белән ризалаштырмыйча эшләргә өйрәнеп килә. Ул бары тик җәмгыять кануннарын гына санга сугарга ияләнгән хәзер. Ә болай итү, минемчә, тирән һәм зур ялгышка китерергә мөмкин. Ни өчен дисеңме?! Менә ни өчен. Чөнки кеше җәмгыять продукты гына түгел әле ул! Ул табигать продукты да әле! Табигый кануннар да искә алынырга, санга сугылырга тиеш!
…Ләйсирә каршысындагы юкәгә караган да ята бирә. Билалның сүзләре аңа ничек тәэсир иткәнен тиз генә аңларлык түгел. Ике кулын ияк астына куеп, терсәкләренә таянган ул. Әллә тыңламауның бер формасы бу, әллә әнә шулай уйлана-уйлана тыңлый – кем белсен!
– Җә, җитте! Бүтән мондый фәлсәфә сату юк! Шушындый ямьле көндә, шушындый гүзәл кызга моның ише сүзләр сөйләп ятканымны белсәләр, дөньяның бөтен ир-аты җыелып, мине асып куяр иде!
– Мин синең сүзләреңне бик яхшы аңладым, Билал. Ләкин ул хакта үзем бер сүз дә әйтә алмыйм. Уйланган нәрсәм түгел чөнки. Моңа синең генә баш җитә. Минем баш юкарак.
– Юк, алай димә син… Просто хатын-кыз натурасы башкачарак бугай инде ул. Үзең бая әйткәндәй, алар күбрәк күңел белән тоялар бугай дөреслекне, табигыйлекне, чынлыкны…
– Шулай шул… Әйдә, су керәбез, Билал!
Ләйсирә тиз генә сикереп торды да Билалның кулыннан алды. Аны сөйрәп диярлек торгызды. Сүз белән мавыгып, аркалары инде нык кына кызган икән, башта әзрәк юынгалап тордылар. Аннары Билал эчкәрәк керде дә Ләйсирәгә су сипте. Ләйсирә дә аңа ике куллап җавап бирде. Куыша-куыша, эчкәре үк кереп киттеләр. Бу юлы да рәттән, янәшә йөзделәр. Су рәхәт, кояш шәп кыздыра, алар әлегә бәхетле – тагын ни кирәк мондый көнне сау-сәламәт булган адәм баласына?!
Шулай төшке аш җиткәнче рәхәтләнделәр алар көн саен. Аннары ял йортына менәләр. Ашап алалар. Билалның бүлмәсенә кайталар. Билал диванга ята, үз урынын Ләйсирәгә бирә. Көн саен шулай черем итеп алырга өйрәтте Билал Ләйсирәне дә.
Йокыдан торгач, көн дә диярлек урман сукмагына алып чыкты ул аны. Әз-мәз гөмбә дә таптылар. Савытлары булмагач, аларны агач төбендә калдырып китәләр иде дә аннары «ак болыт астына» яшереп куелган гөмбәләрне таба алмыйча аптырап бетә иделәр. Хәер, гөмбә табу идемени соң төп максат?!
Ә беркөнне, икәүләп йөргәндә, аларга Василий Петрович очрады. Кулына юан гына таяк тоткан, гадәтенчә салмак кына адымнар белән килә. Башта Билалларны танымады шикелле, йөзен дә, адымнарын да үзгәртмәде. Биш-алты адымнар калгач, Билалны танып алды да, кояштай балкып, кочагын җәйде:
– Менә бит нинди идиллия, ә! Кешегә нинди бәхетләр эләгә!
Ул туктап, әллә кайчангы танышлар шикелле, һәр икесе белән кул биреп күреште. Үзе бертуктаусыз елмайды, балкыды. Билал бу кешенең никадәр киң күңеллелегенә, никадәр олы җанлылыгына сокланды. Теге көнге әңгәмәдән соң, күрәсең, ул Билалны үз иткән. Менә хәзер Билалның бәхетле булуы Василий Петровичның үзе өчен дә бик олы куаныч, бәхет шикелле. Шушы минутта, ахрысы, Билалның күңел төбендә йөргән бер уй да калкынды. Ул да күңеле булган чакларда бер фикерне кабатлый иде бит. «Керсез күңелле кешеләрнең бәхетле булуы минем үз бәхетем кебек» дигән сүзне. Менә шуны гел-гел искә төшерә ул. Әле хәзер дә, үзләре алдында чын-чыннан куанып торган Василий Петровичны күргәч, яңадан шул исенә төште… Әллә Василий Петрович та шундыйрак микән? Аны да кеше бәхете шулай нык сөендерә микән?! Алайса, үзе дә бик яхшы кешедер ул!
Читать дальше