Фронтта безнең эшләр шәптән түгел. Немец ыжгырып килә. Бөтен яктан ут яудыра – дөньяның асты өскә килә, адәм чыдамастай мәхшәр… Ул да булмый, йә теге яктан, йә бу яктан оборонаны өзә дә әллә ничә чакрымга эчкәре үтә. Уяурак тормасаң, шул арада чолганышта да каласың. Шуңа күрә солдатлар арасында төрле хәлләр очрый, куркып калучылар да шактый.
Октябрь башларында безнең дивизия немецны берәр атна чамасы туктатып торды. Ул елны бик сирәк очрый торган хәл иде бу. Тиз-тиз оборонаны ныгытабыз, мөмкинлек туса, бәлки әле һөҗүмгә дә күчәрбез, диләр.
Ну, оборона булса да, һөҗүмгә күчсәң дә гел разведка кирәк. Шунсыз булмый.
Октябрьнең салкын бер төнендә Женя исемле украин егете белән мине җибәрделәр. Немец бездән бер-ике чакрымда булыр. Аның ныгытмалары ничек урнашканын белергә кирәк. Безгә шундый бурыч куелды.
Ике арада тирән-тирән чокырлар, адым саен агач, куак. Аларның төнлә ни икәнен дә аерып булмый. Октябрь төне дөм караңгы.
Әкрен генә атлыйбыз шулай. Абына-сөртенә калсак, немец ишетмәдеме дип, озак кына тыңланып та торабыз. Аннан тагын кузгалабыз… Тагын тыңланабыз…
Шулай байтак ара үткәч, немецлар урнашкан калкулыкка якынлаштык. Ул яктан җил искәндә, сөйләшкән сүзләре дә ишетелә башлады. Ну, безгә тагын да якынрак килергә кирәк. Ничек, каян барырга дип җай эзлибез.
Ул арада Женя пышылдый бит миңа:
– Иптәш сержант, мин әнә теге калкулыкка барып килим. Аннан күренергә тиеш. Ә сез монда торып торыгыз! – Чыннан да, алда бер бәләкәй генә үр бар иде, шуңа күрсәтә икән теге.
– Ярый, – дидем, килештем.
Китте бу әкрен генә шуышып. Тиз арада күздән дә югалды. Шуышкан тавышы да ишетелми башлады.
Мин дә тик ятмыйм. Икенче яккарак барып, тегеләрнең траншеяларын күзлим, ут нокталарын барлыйм. Шулай байтак кына гомер үтте. Инде Женя кайтырга да вакыт кебек. Ну, юк. Тагын көтеп карыйм. Һаман юк бу! Нәрсә булды икән, дим. Ул киткән калкулыкка да шуышып барып карадым – юк, беркайда да юк! Үзебез аерылышкан урында байтак кына көттем: юк инде! Юк булгач юк!
Инде дә бүтән мөмкинлек калмагач (тиздән яктырачак иде) немецның үзем күргән ут нокталарын, траншеясын истә калдырып, берүзем борылып кайттым, нишлисең…
Менә шундый бер хәл булды кырык беренче елның көзендә.
Инде хәзер сугыш беткәнгә кырык ел. Әмма шул вакыйга һич истән чыкмый! «Нишләде икән ул егет?» – дип уйлыйм.
– Теге якка качарга мөмкинме ул, юкмы? – Шул сорау гел тынгы бирми.
Хәзер аның турында бөтен белгәннәремне хәтергә төшерәм. Холкын, табигатен тулысынча аңламакчы булам. Кем икәнен, кем булуын ахырынача төшенәсем килә!
Юк, болай без күрергә өйрәнгән куркакка охшамаган иде ул. Андый түгел иде… Ну, менә шунысы да бар: бер дә үзенә кыенлык китерергә яратмый иде инде! Теләсә нинди җай табып, теләсә нинди хәйлә белән барыбер үзенекен өскә чыгара иде! Әнә шул яктан бик шома иде. Аның нинди дә булса изге санаган нәрсәләре, ныклы иманы булуын да сизмәдем мин.
Әйтәм бит, һаман искә төшә, кайта-кайта уйлыйм – качарга мөмкинме ул, юкмы? Мондый кеше, мондый натура иң авыр чагында икенче якка чыга аламы, юкмы?
Әйтмим, сугышта төрле хәлләр була. Кеше хәбәрсез дә югала. Ләкин мин күпләрне белә, аңлый идем: юк, бу ташлап качмаячак! Моның белән разведкага барырга була!.. Ә байтагында әле икеләнәсең – авыр чагында ничек булыр бит дисең… Кайберсен инде алдан ук сизеп, белеп торасың – моның белән, разведкага барып булмый. Бу, иң беренче җай чыгу белән сине сатачак, ташлаячак!
Ә менә теге егет хакында мин әле һаман үземә ачык кына җавап бирә алмыйм. Кем, нинди кеше булды ул? Фронтта безнең хәлләр авыр чак иде бит…
IV
Әйе, Василий Петровичның хикәяте гыйбрәтле.
Билал аны авызын ачып дигәндәй, бик кызыклы кино карагандай мавыгып тыңлады. Ә аннары, бүлмәсенә кайткач, Василий Петрович сөйләгәннәрне бик озаклап миенә, башына сеңдереп утырды.
Кешене ныклап белү өчен, аның белән алты пот тоз ашарга кирәк, диләр. Ә без менә тыныч тормышта тегене дә, моны да дус дип йөрибез. Адым саен мәҗлесләр җыябыз. Бер-беребезне мактыйбыз. Макташабыз! Ә шунда дистәләгән дустың, кайсы чыннан да дус – моны белмибез! Кемнең дошманга әйләнүе мөмкин икәнен дә белмибез!
Ни өчен белмибез?
Чөнки… Чөнки аның өчен четерекле хәлләр аша үтеп карау кирәк! Бик каты сыналу кирәк!
Уйларының әнә шул җиренә җиткәч, Билал кинәт сискәнеп китте.
Тукта… Ул үзе дә хәзер сыналу үтә түгелме соң?! Аның иптәшләре хәзер анда, әлеге Билал ташлап киткән мәхшәр кебек шәһәрдә көрәшеп яталар түгелме?! Бүген алар алгы сызыкта түгелме соң?!
Читать дальше