Тормыш дәвам итә алга таба,
Кайта-китә хыял иленә.
Дөнья күзләп тора яшәвемне,
Таянган да нечкә биленә.
Тәрәзәмне җилләр килеп какты,
Тойды йөрәк ялкын сулышын.
Кайсы гасыр җиле ниләр сөйли,
Болгый-болгый хәтер кылычын?
Җилнең телен аңлар ачкычымны
Күңел эзләп тапты ишектән.
Кол Гали һәм Тукай, Хәсән Туфан,
Мөдәррисләр сүзен ишетәм:
«Гасырлардан килгән мирасыбыз
Югалмасын, – диләр, – саклагыз!
Тәрәзләрне җилләр каккан чакта,
Ябылмасын күңел капкагыз.
Шигырь җиле булып исәбез дә
Халык хәтерен шулай барлыйбыз.
Ачыгыз сез тәрәз-ишекләрне,
Исән булса әгәр җаныгыз!»
«Ава-түнә, дөнья буйлап килә…»
Ава-түнә, дөнья буйлап килә
Җил-буранлы усал зилзилә.
Ачык-тишекләрне барлый-барлый
Бер елый да, аннан бер көлә.
Көч-куәтен җигеп, зыян-зәвер
Салып уйный, иңләп җиһанны.
Әйтерсең лә җирдә туфан купкан,
Җен-пәриләр баскан дөньяны.
Елап-сыктап җирдә ауный җилләр,
Моңлы-зарлы үксү тавышы.
Тынсыз-өнсез итәр бер мизгелдә
Үзәкләрне өзәр сагышы.
Күк күкрәтеп, дөбер-шатыр килеп,
Коеп ява көчле яңгыр да.
Кырып-себереп, бөтен шакшылыкны
Тели, ахры, юып алырга.
Иксез-чиксез дөнья буйлап чаба
Җил-буранлы усал зилзилә.
Вату-җимерү иң зур максатымы,
Чистарыну микән, кем белә?!
1
Ничәмә кат өмет алданды да,
Ничәмә кат җаннар таланды.
Кичәге көн бүген таный алмый
Бишегеннән төшкән баланы.
Намус, вөҗдан дигән төшенчәләр
Күмелеп калган кара тузанга.
Кул селтәгән гасыр мең ялгыштан
Сабак алмый чорлар узганга.
Сугышлардан, шартлаулардан гына
Җуйганмы соң Җирем баласын?!
Сулыш алуыннан мәхрүм итеп,
Жәллад утка илтеп салмасын.
Акча – патша. Тормыш итү – уен.
Йозаклар нык, ачкыч югалган.
Ачы көлү тавышы ишетелә
Колхоз корган шанлы еллардан.
Булдыклылар – кулак… Сөрелделәр
Үз иленнән, салган өеннән.
Бүре булып аваз салды иблис,
Теш ыржайтып тишек өненнән.
Ачлык белән миллионнарны кырды,
ГУЛАГларга илтеп черетте.
Буйсынмаганнарны, утка салып,
Кайнар чуен кебек эретте.
Шахталарда күмер тузанына
Батып калды күпме уллары.
Ишелде баз, өмет коткармады,
Сузылганда өскә куллары.
Кыйммәт башка хәзер. Кемдер өстә,
Астагылар һаман таптала.
Тарих битен ачкан һәрбер көннең
Эчтәлеген бизәп, тап кала.
Ак тапларны кемнәр аңлатыр соң
Алмаш булып килгән буынга?
Татар бүген ятлар казанына
Койган канда госел коена.
Унберенче елның июль ае.
«Булгария» Идел төбендә.
Йөз егерме ике кеше гомерен
Тартып алды әҗәл бер көндә.
Туар өчен яралганнар китте,
Бер гөнаһсыз сабый балалар.
Чәчен йолкып, яр буенда үкси
Балаларын җуйган аналар.
Яр буйларын чәчәкләргә төреп,
Күпме генә көтеп йөрсәң дә,
Берсе дә бит кире кайта алмый,
Фәрештәләр сулыш өрсә дә.
Бу – кисәтү язмыш тарафыннан,
Җан айнытыр өчен чакыру.
Күпме дәвам итәр сүзсез үксү,
Ләгънәт укып, бушка аһ ору?..
Тик бер генә кеше гаеплеме,
Илебезгә килгән казага.
Без вөҗданны сукыр бер тиенгә
Саттыкмы соң әллә базарда?!
Милли аң да төшеп калган баштан.
Урыслашты тел вә каныбыз.
Үлмәс борын тере мәет булдык,
Каңгырып йөри җирдә җаныбыз.
…«Локомотив» очты. Кырык өч җан
Җир тартуны җиңә алмады.
Бер секундта хоккей командасын
Газраилнең авызы ялмады.
Ахырзаман галәмәтеме бу?!
Төркем-төркем үлә кешеләр.
Азгынлыгы өчен җәмгыятьнең,
Югалтулар өчен кем түләр?!
Түләүчеләр – очын-очка ялгап
Көн күрүче, белә һәммәбез.
Тормыш арбасына ат җиккәнче
Сынган ласа ныклы тәртәбез.
Йөгән кидермәгән гомер атын
Иблис алган, ахры, җитәкләп.
Хәлдән тайган атлар дөнья буйлап
Алга атлый, әмма титаклап.
Егылганчы йөгәнләргә кирәк
Һәм җигәргә кирәк арбага.
Бардыр әле аек акыл белән
Алга караучылар арада.
Шул ышаныч шартлап сынмасын да,
Өметләрне җилләр екмасын.
КЕШЕЛЕКНЕ саклап, КЕШЕ булып,
Кичик шаулы тормыш елгасын.
Читать дальше