Шулай да авылларны кайбер фидакяр затлар саклап кала әле. Яңа йортлар салына, аларга карап, өмет уяна: «Күрәсезме! Ирексөяр бүген / Яңа йортлар сала авылында»… Авылны яшәтү өчен көрәшкә күтәрелүчеләргә рәхмәтебез чиксез.
Әлфия Ситдыйкова – үзен поэма жанрында сынап караган һәм бу өлкәдә уңышларга ирешкән, бүгенге күзлектән караганда, сирәк шагыйрьләрнең берсе. Шигырь язучылар күп дибез, аларның язганнары, шигырь булудан бигрәк, шигъри парчаны хәтерләтәләр. Поэма кебек фикер киңлеген сораучы, күп көч таләп итә торган, чиксез иҗат потенциалы барлыкны раслаучы жанрга егетләр эше дип караучылар бар иде. Инде хәзер андыйлар да сирәгәя. Әлфия Ситдыйкова – дистәдән артык поэма язган шагыйрә. Лирик-фәлсәфи стильдә, озын тезмәләр түгел, ә конкрет сюжетлы, гомумиләштерүләр белән, образ-персонажларның эш-гамәлләрен күрсәтеп, төрле символ, сурәтлелектә лирик накалны югалтмыйча, тасвирда эздән чыкмыйча, нык кул белән эпик планда язылган әсәрләр алар. Шагыйрә сәяхәт итәргә ярата. Шуның нәтиҗәсе буларак, татар поэзиясенең офыгын киңәйтерлек яңа әсәрләр туган. «Абай илендә», «Кырым көндәлекләре» кебек әсәрләрен күз алдымда тотып әйтүем. Ул һәр әсәрендә укучыны күз уңында тота, һәр шигыре, поэма, балладасы укучы белән сөйләшү төсмерен ала. Шуңа күрә дә шагыйрәнең күңел дулкыны укучыныкы белән тәңгәл киләдер. Төрле очрашуларда аның шигырьләрен яратып тыңлыйлар, китапларын сорыйлар. Иҗат кешесенең бәхете менә шул инде.
Факил Сафин, филология фәннәре кандидаты
Телем кирәк бүген кешеләргә
Үр менгәндә каршылыклар булса,
Үпкәләмим бер дә язмышка.
Күрәселәр күктә билгеләнгән,
Табышлар да, хәтта ялгыш та.
Көрәшләрдә, димәк, чыныга-чыныга
Яшәр өчен, җиргә килгәнмен.
Шөкер итеп кабул итәм шуңа
Тәкъдир язган һәрбер бүләген.
Сөенәм мин һәрбер аткан таңга,
Һәрбер көнгә, һәрбер мизгелгә.
Мин яшәгән һәр көн – ул минеке,
Һәр минутын яшим үземчә.
Киртәләрне ватып үтәр өчен,
Рухи көч тә өстәп бирелгән.
Сукмагыма яуган яфракларга
Алтын йолдыз диеп үреләм.
Рәхмәт, язмыш, каршылыклар белән
Сыныйсың син минем ныклыкны.
Җиңелү һәм җиңү барын аңлап,
Чыныктырып яшим холыкны.
Яшәү – үзе олы бер могҗиза,
Кирәклегең тойсаң һәркөнне.
Яшьни алсаң яшен уты булып,
Чикләмәсәң уйда иркеңне.
Җылы сүзең ятка кызганмыйча,
Дәрман өсти алсаң күңелгә,
Шул мизгелдә дөнья бер могҗиза,
Тылсым булып күзгә күренә.
*
Кемнәрнедер, кипкән яфрак төсле,
Җил иркенә куя язмышы.
Ә кемнәрдер давылны да җиңә,
Читкә этеп куеп ялгышны.
Офык белән офык арасына
Чигеп үрә затлы бизәкләр.
Гомер-тауның иң очына менә
Шуңа күрә җирдә сирәкләр.
Менәселәр килә тау башына,
Бөркет кебек канат кагынып.
Әйткән сүзем калсын кешеләрнең
Күңеленә балдай ягылып.
Таянырга нокта эзлим җирдә,
Дөньясы киң, тормыш катлаулы.
Алга барам томан ера-ера,
Җиңел түгел әмма атлавы.
Нокталар күп, таяныйммы дисәм,
Әйләнә дә куя өтергә.
Мин тырышам, җебен чуалтмыйча,
Гомер йомгагымны сүтәргә.
Таянырга нокта эзлим җирдә,
Йөрәгемне кысып кулыма.
Дөрләп янган өмет учагыннан
Якты сибелә барыр юлыма.
Сынар өчен яралткандыр Ходай
Җиргә килгән һәрбер баласын,
Каш белән күз якынлыгы иткән
Яшәү белән үлем арасын.
Ялгышлар да булган, кем генә соң
Хаталардан хали була алган?
Адәм белән Һаваны да Ходай
Җәннәт бакчасында сынаган.
Бу дөньяның барлык моң-зарларын
Җыя-җыя йөрәк түремә,
Сындырмыйча сабыр канатымны,
Менеп киләм гомер үремә.
Көне-төне юк-бар уйлап йөрим,
Вак-төяккә уем бәйләнгән.
Азмы-күпме авыз итеп яшим
Ачы-төче сыек әйрәннән.
Аркылыга-буйга йөреп иңлим
Аллы-гөлле хыял дөньясын.
Аллы-арты килсен борчу-шатлык,
Ут-суларга төшү булмасын.
Иртә-кичем аклы-каралы да,
Кайчак күрмим акны-караны.
Азмы-күпме аркылыга-буйга
Үлчәп йөрим ике араны.
Читать дальше